─ Бүген бик авыр көн. Без күренекле сәясәтчене, республика парламентының алыштыргысыз җитәкчесен, өлкән иптәшебез Константин Борисовичны соңгы юлга озатабыз. Аның белән бергә тулы бер дәвер китә. Бу еллар буена янәшәдә тыныч кыя бар кебек тоела иде. Һәрвакыт җылы сүзе, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Каты авыруга каршы ул беренче ел гына көрәшмәде, ләкин аның зарланганын беркем дә ишетмәде. Ул үзен бик лаеклы тотты. Тыныч йокла, өлкән иптәшебез! ─ диде республика Башлыгы Радий Хәбиров хушлашу сүзендә һәм Константин Борисовичның истәлеге мәңгеләштереләчәген белдерде.
Парламент Рәисе белән хушлашырга Абхазия һәм Татарстан вәкилләре дә килгән иде.
─ Бервакытта да Константин Борисович миннән алдарак китәр дип уйламаган идем. Без, ике тугандаш республика вәкилләре, 20 ел дәвамында дус яшәдек. Без күп нәрсәләрне ─ сездән, сез бездән өйрәндегез. Безнең республикалар гади булмаган шартларда, СВО, санкцияләр вакытында уңышлы үсешә. Без иңне-иңгә терәп бик күп юллар үттек. Константин Толкачев бик зирәк акыллы, тәҗрибәле, игътибарлы, ачык кеше иде. Бу барыбыз өчен дә бик авыр югалту, ─ диде Татарстан Дәүләт советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Константин Толкачев Уфаның Көньяк зиратында җирләнде.