"Константин Борисович 30 елга якын Дәүләт җыелышы-Корылтай белән җитәкчелек итте. Баш сәясәтче, закон чыгаручы, галим, педагог, яклаучы, дус, интеллигент һәм батыр генерал. Шул ук вакытта күп китап укучы лирик та. Алыштыргысыз шәхес. Ул шундый берәү генә иде. Безгә ул җитмәячәк. Сәясәттә мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул һәрвакыт: “Үз фикерләреңне үлчәп сөйләргә, ашыкмаска, яхшы уйларга кирәк, чөнки безнең законнар кешеләр файдасына гына булырга тиеш", — дип өйрәтте.
Ул хәтта зур булмаган мәсьәләләрне хәл итү өчен дә ачык иде һәм безгә ярдәм итә алмаганда үзен уңайсыз хис итте. Ләкин кирәк җирдә кыю булды. Бер очракны мәңгегә истә калдырдым. Бер конференция барганда ниндидер активист трибунага сикереп менде дә аңлаешсыз сөйли, кычкыра башлады. Шунда Константин Борисович: "Микрофонны сүндерегез. Тынычланырга ирек бирегез, ул бик дулкынланган. Римма Әмировна, җыелышны алып барыгыз!“ - диде. Мин үзем дә югалып калдым, сәясәт өлкәсендә күптән түгел генә эшли башлаган идем. Ә ул: "Беркайчан да югалып калмагыз!“ — дип үтемле киңәшләренең берсен бирде".