

Башкалабызда Бөек Җиңү һәм батыр яугирләребез хөрмәтенә куелган һәйкәлләр аз түгел. Шуларның берсе — Уфа Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданчыкта 2020 елның 22 июнендә ачылган һәйкәл-обелиск “Фронтка киткән якташларга” дип атала. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, сугыш ветераннары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Әлеге вакытта Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда 1941 елда фронтка озатуны чагылдырган гранит-бронза скульптура композициясе бердәм ансамбль булып тора. “Мин фронтка киткән якташларыбызга куелган бу һәйкәл-мемориалны бик яратам. Ул — безнең күпмилләтле республикабызның символы, дуслык, хәтер һәм хөрмәт символы”, — диде тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Нурислам Нурлыхаҗи улы Вәлиев башлангычы белән күтәрелгән мемориал бүген 81 ел элек яугирләребезне фронтка озату сәхифәсен мәңгеләштерү урыны гына түгел, ә кешеләрдә патриотизм хисе, батырлык үрнәге һәм туган илебез азатлыгы өчен кулына корал алып фронтка китүчеләргә, сугыш кырларында башын салган якташ яугирләргә мәңгелек хәтер һәм дан символы булып та тора.
Нурислам Нурлыхаҗи улының бөтен гомере халыкка хезмәт итү, башкалар язмышына битараф булмау үрнәге. Сугыш чоры баласы буларак, ветеран өлкәннәр хәстәрлеге белән яши, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә зур көч сала. Күптән түгел ул безнең редакциядә кунакта булды.
Нурислам Нурлыхаҗи улы белән аралаша башлавыма 30 ел гына бардыр. Мин аның республикада элеватор, икмәк продуктлары комбинаты директоры вазыйфаларын башкарганын яхшы хәтерлим. Ә 2007-13 елларда Нурислам абый башкаланың Киров районы ветераннар Советы рәисе булды.
— Әлеге вазыйфаны башкарган еллардагы иң зур вакыйгаларның берсе Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда обелиск ачу булгандыр, — ди ветеран. — Ул күпмилләтле халкыбызның патриотизмын һәм героик хәтерен чагылдыручы иң мөһим һәйкәлләрнең берсенә әверелде. Без, ветераннар, сугыш чоры балалары бу мемориал башкалада яшәүчеләрне һәм Уфа кунакларын тарту, җәлеп итү “ноктасы” булачак, дигән фикердә. Әлбәттә, бу мәйданның армия сафына егетләрне үгет-нәсыйхәт биреп озату, яшь буынга – бүгенге тыныч аяз күк өчен ата-бабаларына хөрмәт белән баш ию, ә балаларга батырлык дәресе бирә торган изге урын булачагына шик юк. Мемориал — тимер юлдан башкала кунакларын каршы ала торган “капка”да. Ул башкалабызның яңа символы буларак, шәһәр экскурсия маршрутында да лаеклы урын табар, дигән ышаныч бар.
Сугыш чорында туган балалар тизрәк үсә, диләр. Бу, ихтимал, сабыйларның бәләкәйдән үк шул вакыттагы тормыш авырлыклары белән көрәшеп яшәргә өйрәнүе, арбага иртәрәк “җигелүе” белән дә бәйледер. Әмма шул сынаулар кешеләргә характер ныклыгы тәрбияләргә, кыенлыкларны рух көче белән җиңәргә өйрәтә. Нурислам абыйның “гомер җебен” сүткәндә шуны аңладым.
...Нурисламга бер яшь тулганда әти-әнисен Пермь якларына шахта эшенә җибәрәләр. Туймазы районының Түбән Сәрдек авылында да ачлы-туклы яшәп көн күргән күпбалалы гаиләне гомум баракка урнаштыралар. Яшәр өчен уңайлыклары булмаган бина эче чүпрәк чаршаулар белән бүленгән була. Кешеләрне урнаштырганчы, биредә ферма маллары асралган. Ишле бала шундый шартларда ачлы-туклы көн үткәреп, әти-әнисенең эштән кайтканын зарыгып көткән. Нурисламның, апалары белән эшчеләр ашханәсенә барып, тамак туйдырыр өчен калдык-постык эзләп йөргәне әле дә хәтерендә. Сынык икмәк кисәген дә сабыйлар бүлешеп ашарга өйрәнә. Күпмедер яшәгәч, бераз тормышлары яхшыргандай була.
— Гаиләбез бераз хәл алгач, әти-әни туган якка — үз авылыбызга кайтырга уйлады. Әмма анда безне беркем дә көтми иде. Пермьгә күченгәнче яшәгән йортыбыз да нигезенә кадәр янган... Сугыш башлануы турында ишеттек. Әтине фронтка озаттык. Кырык алты яшьлек әти сугышка киткәндә без әни белән өчкә дүрт метрлы мунчада торып калдык. Аны да авыл Советы, үзегез йорт хәстәрләгәнче яшәп торыгыз, дип биргән иде. Бераздан абыйларым Нурмөхәммәт белән Нуриәхмәтне дә сугышка алдылар. Аларның икесе дә яу кырыннан кайта алмады. Өлкәненең генерал Миңнегали Шәйморатов дивизиясендә хезмәт иткәнен дә еллар үткәч кенә белдем. Менә шулай, әнкәй кочагында биш бала калдык. Яткан җиребез салам җәелгән сәке иде. Ачлыктан шешенеп беттек. Әни соң гына басудан эштән кайткач, нәрсәдер әзерләп ашата иде. Хәзер, байтак еллар үткәч тә ирексездән уйлап куям: бәлки, авыр сугыш чоры балаларының ныклыгы да табигать кодрәтенә бәйледер – яшәү өчен көрәшкәннәр исән калган. Кәлҗемә, үлән ашап үскән буынның тән сәламәтлеге дә, җан-рух сәламәтлеге дә ныграк бит, — ди Нурислам абый.
Илгә килгән хәсрәт уртаклыгы белән бераз җиңелрәк күренсә дә, гаиләгә килгәнен күтәрү авыр була. Сугыш бетәсе елны Нурисламның ике апасы, бер сеңлесе ачлыктан вафат була.
Ниһаять, 1945 елның мае — Җиңү көне җитә. Фронттан Җиңү белән кайткан әтиләрен Вәлиевларның өч баласы гына каршы ала. Ике улы — фронтта, калганнары ачлыктан үлә. Гаиләне тагын көтелмәгән фаҗига сагалап торган була. Сугыш бетүнең икенче елында, сыер белән басуда җир тырматканда сигез айлык авыры булган әниләре Мәрхәпҗамал, тулгагы тотып, басуда җан бирә.
Нурисламга бу вакытта 8 яшь була. Тол калган әти, сабыйлары турында уйлап, икенчегә өйләнә. Ул да яңа гаиләгә ике кызын ияртеп килә. Иң мөһиме — Вәлиевларның үз сыерлары була. Колхоз бер бозау бүләк итә. Нурислам исән калган ике апасы белән көннәр буе печән хәзерли, ягарга урманнан агач кисеп ташый.
Нурислам Нурлыхаҗи улы үсмер елларын болай хәтерли:
— Яшем җиткәч, беренче сыйныфка укырга кердем. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач та колхозда калырга уйладым. Бер ел фермада мал караучы булып эшләгәннән соң, бераз өс-башымны караштырдым да урта мәктәпкә бардым. Х сыйныфта укыганда иптәшләрем белән атлар каравым да файдага булды. Мәктәп безнең авылдан 12 чакрым ераклыктагы Кандрада иде. Арытаба спортка тартылуыма да укырга җәяү йөрүем йогынты ясагандыр. Өлгергәнлек аттестаты алып чыккач, янә колхоз эшенә чумдым. Клуб мөдире, башлангыч комсомол оешмасы секретаре да булып эшләдем. Безнең Ленин исемендәге колхоз районда иң эреләрдән иде, 14 авылны берләштерде ул. Комсомол оешмасында гына 600ләп әгъза исәпләнә иде. Бераздан һөнәр алу теләге белән Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Биредә тормыш чын оҗмахка тиң иде: ашханәдә тукланабыз, тулай торакта иркен бүлмәләрдә яшибез. Студентлар күмәкләшеп печән, мал азыгы хәзерли. Хәтта дуңгыз да асрадык, бал кортлары тоттык. Яшелчә-җимеш, бәрәңге, кыяр-помидорны да үзебез үстерә идек. Стипендия дә яхшы. Бер сум акча көн буе тукланырга җитә. Каникулга да күчтәнәчсез кайтмый идем...
Техникумнан соң яшь белгеч янә үз авылына эшкә кайта. Комсомол оешмасына җитәкчелек итә. Ике елдан соң комсомол путевкасы белән белгеч-агрономны Ырынбур өлкәсенә чирәм җирләрне үзләштерергә җибәрәләр. Ул биредә яңа оештырылган совхозда агроном булып эшли башлый. Ләкин ел ярымнан соң, әтисе каты авыру сәбәпле, яңадан үз авылына кайта. Әтисен җирли. Кабат Ырынбурга китешли Уфада туктала һәм очраклы рәвештә генә республика икмәк продуктлары идарәсенең бер хезмәткәре белән таныша. Шул рәвешле, әлеге очраклы очрашу Нурисламның тормышын гына түгел, хәтта язмышын да үзгәртә. Тәҗрибә туплап өлгергән яшь белгечне Башкортстанга кайтаралар һәм Мәләвезгә эшкә җибәрәләр.
— Яраткан эшем читтә булса да, туган як тарта иде. Хәтеремдә, 1956 елда райондагы урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына, махсус белем алганнан соң, эшкә үз хуҗалыкларына кайтырга чакырып мөрәҗәгать иттем. Минем техникумнан соң авылыбызга кайтуым да яхшы үрнәк булды. Язмышымның авыл, җир белән бәйле булырга тиешлеген аңлый идем. Аннары, нәкъ шушы чорда булачак тормыш иптәшем Илфира белән таныштык. Чакмагыш районының Иске Мортаза авылы кызы ул. Комсомол әгъзасы. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керү өчен документ тапшырырга Уфага килгән идем. Очраклы рәвештә генә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында таныштык. Бер күрүдә үк ошаттым. “Әйдә, өйләнешик” дигән тәкъдимне дә озакка сузмадым. Өч көннән соң никахыбыз рәсми теркәлде. Уфада түгел, Мәскәүдә азык-төлек сәнәгате институтына укырга кердем. Аннары Мәләвез элеваторында, Сибай, Бакалы, Кушнаренко ярма җитештерү комбинатларында эшләдем. Уфа икмәк продуктлары комбинатында җитәкче, Башкорт дәүләт аграр университетында проректор вазыйфаларын башкаруым узган гомер дәфтәремдә иң җимешле еллар буларак язылган, — ди Нурислам Нурлыхаҗи улы.
Нурислам Вәлиев Кушнаренко ярма җитештерү комбинатында эшләгән елларын аеруча җылылык белән искә ала. Предприятиене 1910 елда сәүдәгәр Заруцкий оештырган булган: биредә ул пар машинасын, киптерү җайланмасын эшли, динамо-машина урнаштыра. Нурислам Нурлыхаҗи улы да узган гасыр башында комбинатка нигез салган җитәкче традициясен дәвам итеп, биредә эшкә керешү белән иң башта предприятиене яңарту проблемаларын өйрәнә. Шул чордагы рәсми басма чыганакларыннан игътибарга лаек бер мәгълүмат сакланган. “Советлар Союзында беренче тапкыр — Башкортстанда, Кушнаренко ярма җитештерү комбинатында Нурислам Вәлиев җитәкчелегендә һәркайсы 4әр мең тонна ашлык сыйдырышлы металлдан 8 саклагыч төзелгән. РСФСР ашлык хәзерләү министры урынбасары Евгений Редькин сүзләренә караганда, Вәлиев СССРда беренче булып җитештерүчәнлеге 500 тоннага күтәрелгән тегермәнне үзләштерде, 600 тонналык катнашазык заводын, 120 тонналык ярма эшкәртү заводын эшләтеп җибәрде. Чынлыкта ул икмәк белән бөтен республиканы һәм күрше өлкәләрне тәэмин итте”.
Нурислам Вәлиев җитәкчелек иткән елларда Кушнаренкодагы билгеле предприятие эшчәнлеге белән танышырга билгеле партия һәм дәүләт эшлеклеләре Зыя Нуриев, Мидхәт Шакиров һәм илнең тармак министрлыгыннан җитәкчеләр килә.
Нурислам Нурлыхаҗи улы нинди вазыйфада эшләсә дә, үзен җитәкче итеп кенә түгел, ә кешелекле, гадел, сүзендә тора белүче һәм һәрвакыт хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен беренче урынга куючы абруйлы оештыручы итеп танытты. Хезмәттәге казанышларының серен дә ул беренче чиратта — тылы, гаиләсенең татулыгында, бердәмлегендә күрә. Тормыш иптәше Илфира Мәхмүт кызы белән 60 елдан артык гомер кичерде. Өч кыз һәм бер малайга гомер бирделәр. Ләлә, Эльвира, Венера һәм уллары Рөстәм тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләре үрнәгендә яшәргә тырыша. Кызганычка каршы, Илфира ханым берничә ел элек каты авырудан соң вафат булды. Авыр югалтудан соң Нурислам Нурлыхаҗи улының кулына каләм алуы да очраклы түгелдер. Тормыш иптәшенең якты истәлегенә багышлап “Гомер дәрьясы” дигән китап язды.
Киләсе елның кояшлы март аенда Салават Юлаев ордены, Русиянең һәм Башкортстанның дистәләгән медаль һәм Мактау грамоталары иясе Нурислам Нурлыхаҗи улы үзенең 90 яшен каршы алачак. Аның шушы матур гомер бәйрәмен балалары, күпсанлы оныклары белән бергә каршы алуын телибез. Ә очрашу ахырында ул бик мәгънәле сүзләр әйтте: “Әгәр син ниндидер яхшы, кирәкле гамәл эшләргә телисең икән, тормышта кайбер йөзүчеләр кебек, яр башында калтыранып суык суга керүдән куркып торырга ярамый. Суга сикерергә һәм алга таба йөзеп, максатка ирешү турында уйларга кирәк. Безнең буын шулай чыныкты. Без тирән суны йөзеп чыгу белән генә чикләнмәдек, җиңеп чыгарга өйрәндек”.
Олег Төхвәтуллин.