+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
25 Мая , 03:20

"Ул - легенда!"

Русия телевидениесе тапшырулары алып баручысы, модель һәм блогер Виктория Боня барлык русиялеләрне аяксыз бер кулларында Эверестны яулаган Рөстәм Нәбиевны хупларга чакырды.

"Ул - легенда!""Ул - легенда!"
"Ул - легенда!"
Аның сүзләренә караганда, Рөстәмнең казанышы турында бөтен дөнья белергә тиеш.

- Безнең Рөстәм Нәбиев Эверестка кулларында күтәрелде. Ул - легенда! Бу дөньякүләм вакыйга! Бу хакта бөтен дөнья белсен өчен без барысын да эшләргә тиеш. Мин аның белән горурланам. Бу хакта сөйләгез, бу бик кыю, бу бик текә, бу тормыштагы барлык чикләрнең безнең башыбызда булуын исбатлый, - диде Боня, үзенең язылучыларына мөрәҗәгать итеп.

Бер ел элек Виктория 
үзе дә Эверестны  яулаган, шуңа күрә, аның сүзләренчә, ул хәтта сәламәт кешегә дә моның никадәр авыр булуын белә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас