

Совет чорында, Гагарин космоска очкач, малайлар “космонавт” булам дисәләр, кызлар “артист” тормышы турында хыялланды. Безнең гаиләдә алты баланың өчесе – малай, өчесе кыз булып, малайлардан космонавтлар чыкмаса да, араларында әниебезнең хыялын тормышка ашыручы укытучылар булды. Барыбыз да тормышта үз урынын табып, гаилә корды, балалар, оныклар үстерәләр.
Әниебез – Нәзифә Сакый кызы Псәнчина – үзе дә җор сүзле, җырга, биюгә, рәсем сәнгатенә һәвәс булса да, ни өчендер балаларының сәнгать юлыннан китүен теләмәде. Үзе яшь чактан укытучы булу теләге белән янып, безнең барыбызны да укытучы итеп күрәсе килде. “Укытучы булсагыз, һәрчак алдыгызда тамашачыларыгыз – укучыларыгыз булыр, тамашачыларга бервакытта да кытлык кичермәссез. Ә җырлый, бии, уен коралларында уйный белүегез укытучылык хезмәтегездә ярдәм генә итәр!” – дип, сәхнә турындагы хыялларыбызны кырт кисте ул. Ул чакта әти-әни сүзеннән чыгу башка сыймас хәл иде. Апам белән икебез БДУның татар-урыс бүлеген тәмамлап, укытучы һөнәрен сайладык. Ләкин 6 бала арасында үзенең сүзен сүз итүчеләр дә булмады түгел, булды.
Иң төпчек кыз булгангадырмы, сеңлебез Роза гаиләдә иркә булып үсте. Әтиебез, Шәфәгать Насретдин улы, барыбызыны да тигез яратса да, төпчегенә барыбер игътибарны күбрәк бүлде.
Роза сеңлебез, алтынчы бала булып, 1956 елның 1 Май бәйрәме көнендә дөньяга килде. Бу вакытта инде гаиләбез әниебезнең туган авылы Дәүләтколдан Күгәрченгә күченеп, татар авылында ныклап төпләнгән иде. Тормышның катлаулы вакытлары. Ишле гаиләнең балалары арасында саулыгына аерым игътибар бирергә кирәк булганнары да бар. Роза сеңлемнең дә сәламәтлеге әти-әнине бик борчый иде.
Өебез ике яклы, эчке бүлмәдә, уң якны икегә бүлеп, акшарланган ап-ак мич утыра. Ишектән кергәч тә мичкә терәтеп, идәннән югарыга сәндерә итеп эшләнгән сәке, ә астында кыш көне яңа туган бозау, кәҗә-сарык бәрәннәре өчен эшләнгән җайланма. Элек шулай була торган иде бит: 40 градуслы суыкларда, сыер бозаулагач, өйгә алып кереп, беренче угызын савалар иде. Ә мичнең аргы өлешендә зур итеп сузылган, барыбыз да тезелеп йоклый торган озын сәке. Аның өстендә калын-калын киезләр, матур тышлы мендәрләр өелеп куела. Ә инде мич янына, җылы урынга бишек эленгән. Анда сеңлебез Роза кунаклаган. Төннәрен әни шул бишек янына ята, янында кечкенәдән чирле абыебызның урыны да. Ә сәке астында оя-оя каз. Менә шул рәвешле, бер өй эчендә – бөтен тереклек җыелып яши идек. Мичтән һәрвакыт җылы бөркелеп, яңа пешкән ипи исе килеп торды. Төнлә сеңлебез елый башлап, бишек сиртмәсе тавышына мичнең бу ягында яткан бәтиләр дә уянып, сеңлемнең елавына кушылып, “концерт” башлана. Сәке астындагы каз да читтә калмый. Сеңлебезне тынычландыру әниебезгә җиңел булмаса да, шунысы кызык була иде: бала елавыннан туктагач, теге бәтиләр дә тына. Сеңлебез, барыннан да арттыра. Төннәрен генә түгел, көндезләрен дә ул яткан бишек тибрәлүдән туктамады, көндез бишек янында мин, сеңлемнән 3 яшькә генә зурракмын, бишек тибрәтүдән башка эшкә ярамыйм.
Халкыбызда: “Елак бала җырчы була!” – дигән әйтемне дә еш ишетергә туры килә иде ул чакта, хәер, әле дә шулай. Чыннан да, “Халык әйтсә – хак әйтә”гә туры килде сеңлемнең киләчәге. Тик әлегә ул турыда ашыкмыйк. Роза сеңлемнең җырга булган сәләте ачыкланганчы, әниебезгә аның сәламәтлеген ныгыту өчен байтак тырышлык салырга туры килде. Туганнан алып, сеңлемнең алгы яктан күкрәк сөякләре бераз кабарып тора иде. Нинди табибларга күрсәтсәләр дә, ярдәме тимәгәндер, күрәсең. Бер көнне әти ат җигеп, әни Розаны юрганга төреп, күрше чуваш авылындагы бер имче карчыкка алып чыгып киттеләр. Карчык колмак чүпрәсе белән коелган балның чүпрәсен эчерергә кушып, кайтарып җибәргән. Шул көннән башлап, мич башына имән агачыннан эшләнгән бал мичкәсе оялады. Файдасы тигәндер, әкренләп чирләшкә генә, ап-ак йөзле, зур күзле, чебек кенә аяк-куллы сеңлебез түгәрәкләнә, тернәкләнә барды. 5-6 яшьләрендә инде үзенең үткер, чая кыз икәнлеген белдереп, өй туздырып, уйный, шаяра, тиктормас була башлады.
Әниебез ягыннан туганнарыбыз арасында җырчылар, баянчылар, курайчылар, скрипкачылар да бар иде. Шәйморатов генерал дивизиясендә скрипкада уйнаган әниебез ягыннан кардәшебез Хәмит бабай да табыннарда скрипкасын сызып, хәйран калдыра иде. Менә шул талантлы туганнарыбыз авылыбыз читенә урнашкан өебезне бервакытта да урап үтмәде. Җәен яңгырларда, кышын бураннарда, төнгә калган чакларында бездә кунарга кала иделәр. Бигрәк тә, хәзерге Р. Гарипов исемендәге интернатны тәмамлап, сәнгать училищесында баян классы буенча укып йөрүче икетуган Баязит абыебызның бәйрәм саен кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Ә ул баянсыз кайтмый, аның яшьтәше Мидхәт абыебыз да аны якын итә. Оста баянчы, җырчы иде ул. Безнең музыкага, җырга булган сәләтебезне күргәндер, баянын жәлләми, безгә тоттыра, телләрен басарга өйрәтә, Роза сеңлебезне дә җырлатып карый, тавышын тыңлый... Шулай итеп, шундый туганнарыбызның барлык матур сыйфатларын үзебездә булдырырга тырыштык, аларга иярдек, аларга кушылдык. Роза сеңлебез дә артта калмады, киресенчә, бик үҗәт булды, җырлар өйрәтүне сорап, хәтта, елый иде.
Менә шул баянчы абыебыз бервакытны Фәргать абыебызга үзләренең өй башларында яткан иске гармунын биреп кайтарган. Иcеме генә калган гармун иде ул. Оста куллы абыем бу гармунның телләрен тал чыбыгыннан юнып эшләп, яңартып, пластилин белән сылап, җилем белән ябыштырып, ремонтлап, уйный алырлык хәлгә җиткерде. Озакламый шул гармунның тавышы, бик зәгыйфь кенә булса да, Розаны җырлатырга ярый башлады, радиодан җырлар да отып алабыз. Фәридә Кудашева репертуарындагы “Уйна, дустым, гармуныңны” җыры аеруча популяр иде өебездә. Әтиебез үзенең яраткан “Авыл көен” көйләп өйрәтте. Беренче тамашачыларыбыз әти-әни чакырган кунаклар булгандыр. Музыкага, җырга булган осталыгыбызны алар кунакларга бик горурланып күрсәтә иде. Шулай, тора-бара без сәхнәгә дә чыгардай булып җитештек.
Яңа ел бәйрәме җитте, көндез – балалар өчен, кичләрен олыларга бал-маскарадлар оештырыла. Ул чакта карнавалга “әби” булып киенү иң җиңеле иде. Әле 6 яшьлек кенә сеңлебезне “карчык” итеп киендерергә булдык: үземнең мәктәп формасының итәгенә ялтыр чәй кургашыннан башкорт әбиләре кебек ике буйлы тасма тектем, әнинең корт ефәгеннән тукылган бер бик матур яшел яулыгын, үзенә күрсәтмичә генә алдык. Чөнки әниебез үзе дә бик матур киенергә яратты, киемнәре дә аның башкаларныкыннан аерылып торды, затлы әйберләрен саклап кына тотты. Шулай итеп, киттек әзерләнеп чыршы бәйрәменә. Абый гармунны күтәреп, ә мин сеңлем Розаны җитәкләп, авыл уртасындагы клубка барып кердек. Чыршы тирәсендә балалар шау-гөр килә, ярышып, осталыкларын күрсәтә, конкурс оештыручы апа йөгереп йөри, без дә шул дулкынга барып кушылдык. Гәүдәгә бәләкәй генә сеңлемне чыршының астына диярлек бастырып куйдылар, мине утыргычка утырттылар. Мин гармунда “В лесу родилась елочка”ны уйный башлавым булды, Роза кычкырып җырлап та җибәрде, ике кулы белән итәкләрен дә селкетеп ала... Һич каушап тормадык. Әй, кул чаптылар, әй, чаптылар! Апалы-сеңелле бертуган кызларның мондый чыгышы авылда беренче тапкыр булгандыр. Иң дулкынландыргыч мизгел, әлбәттә, бүләк бирүләре! Розага 29нчы үлчәмле ирләр ноские һәм бер карандаш, ә миңа “Тройной” одеколон эләкте. Бу, хәзергечә әйткәндә, Гран-при бүләге иде. Менә шуннан башланып китте безнең артистлык тормышы. Яз җитеп, кояш кыздыра башлау белән, кышкы печәннән бушый барган сарай башында, сыерчыклар белән ярышып, концертлар куя идек. Күрше-тирәдә дә туганнарыбыз яши, аларның да балалары җыела. Билет урынына кәнфит кагәзьләре таратабыз. Бераздан өебез каршында чирәм калкып, яшәрә башлый, куйган тамашаларыбызның мәйданы киңәя. “Ал тирәк, күк тирәк, бездән сезгә кем кирәк?” кебек җырлы уеннар башлана, абыйлар-апалар безне дә катнаштыра, читләтми. Сабантуйларны әйтәсе дә юк, мин уйныйм, Роза җырлый, аннан да бүләксез кайтмыйбыз. Инде бераздан мәктәптәге кичәләрдә дә чыгыш ясый башладык, музыка укытучысы Равил абый Якиев озын тәнәфесләрдә, укучылар коридорда йөгереп, артык шаярмасыннар өчен концертлар оештыра: миңа баян тоттыра, (ул иске баянны соңгарак безгә бөтенләйгә бирде, урыны оҗмахта булсын), ә Роза мин уйный белгән “Утыр әле яннарыма”, “Күбәләгем” кебек җырларны башкара. Шулай итеп, мин гармуннан баянга күчеп, баянда шомара барам, сеңлем җырда остара. Авыл хуҗалыгы бәйрәмнәрендә, сайлауларда, сабантуйларда агитбригадалар белән чыгышлар ясау Роза сеңлем өчен үзе бер мәктәп булып, сәхнә сәнгатенә булган сөюен ныгытты гына. Гаиләдәге 6 бала да, барлык фәннәрдән дә бик тырыш булып, олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, “дүртле”, “бишле”ләргә генә укып, үзешчән музыка сәнгатендә кайнап, барыбыз да мәктәпне уңышлы тәмамладык. Аттестат алганнан соң Розаның алдына да арытаба кайда укырга керү турында сорау килеп басты: күңел сәнгатькә тартыла, тик әни генә артист тормышына каршы. Роза да катгый гына карарга килмичә, әни күңелен рәнҗетмичә, 1973 елда апам белән без укыган БДУның рабфагына әзерлек курсларына керде, әмма, имтиханнарда тиешле баллар җыя алмагач, авылга кайтты. Фермага савучы булып урнашты. Бик яратып, макталып эшләсә дә, мәктәп директоры Шәүкәт абый Жданов, инде халык арасында сәхнә йолдызы булып өлгергән кызны күрше авылдагы мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрде. Иң шатланганы әнием булгандыр моңа.
БДУны тәмамлаган апабыз гаиләсе белән Кумертау районының Таймас авылына юллама алды, мәктәптә укыта башлады. Авылның мәдәният йортына эшләргә кеше кирәк булуын белеп, сеңлебезне эшкә чакырып, янына алды. Роза Шәфәгать кызы башта художество җитәкчесе булып эшләде, бераздан аңа авыл мәдәният йорты директоры вазыйфасын ышанып тапшырдылар. Бу чорда үзешчән түгәрәктә шөгыльләнүчеләр районда, Күмертау шәһәрендә узган республика конкурсларында катнашып, диплом, грамоталарга лаек булдылар.
Әниебез дә, апам да, мин дә Роза сеңлебезгә югары белем бирү кирәклеге теләгеннән кайтмыйбыз. Мин икенче курсны тәмамлаган елның җәендә документларын БДУның татар-урыс бүлегенә тапшырдык. Мин дә аны имтиханнарга әзерләшү максатында, тулай торак бүлмәсен тапшырмыйча, аның янында калдым. Сеңлем барлык имтиханнарны да яхшы биреп, тиешле баллар җыйды.
Бер көнне, бар булган матур киемнәребезне киеп, Уфа урамнарыннан йөреп килергә чыгып киттек. Совет чоры, безнең күңелләр шул чор дулкыннарында кайнап яшәгән вакыт. Ялыбызны Ленин скверыннан башларга булдык. В. И. Ленин һәйкәле янында фотога төштек. Аннары юлбашчыбыз исемен йөрткән урам буйлап, өскә, Матросов паркы ягына юл тоттык. Опера һәм балет театры каршысыннан үтеп китеп барабыз.
З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясе ягына юл аша йөгереп чыктык. Бинаның ачык тәрәзәсе аша фортепьяно тавышы ишетелә. Икебез дә тукталып, монда йөрүебез бушка түгелдер дигән кебек, бер-беребезгә сораулы карашып алдык... “Әйдә әле, иркәм, кереп чыгыйк шунда”, – дим, ниндидер бер көч тарта бит шунда. Ул чакларда хәзерге кебек һәр ишек төбендә сакчы юк, юл ачык. Текә булмаган баскычтан, бер аудитория янына килдек. Музыка шуннан агыла икән, кемдер кушылып җырлый да. Музыка бер тына, бер яңадан башлана, эчтә үзара сөйләшеп тә алалар. Ишек төбеннән һаман китәргә уйламыйбыз, нидер көтәбез, үзебез дә белмибез ни икәнен. Музыка берзаман тынды, мин шул минутта ишекне ачып карарга батырчылык иттем... Бераз торгач, тагын... Музыкант ханым, минем кабат-кабат ишекне ачып каравымадыр, яныбызга чыкты. Ханым бик итагатьле генә, елмаеп нинди йомыш белән килүебез турында. Роза дәшмичә басып тора, мин, кыюлыгымны җыеп, сүзне башладык. “Менә бу – минем сеңлем, ул җырларга ярата, аның җырчы буласы килә”, – дип, үземнең дә артист булу хыялым тормышка ашмый калуын, инде шул хыял белән янган сеңлемне тыңлап карасагыз иде дигән үтенечемне тиз арада сөйләп тә бирдем.
БДУда ФОП дигән бүлек тә эшли иде (факультет общественных профессий). Анда күп кенә артистлар, Бәхти Гайсин, Флюра Ногманова, режиссерлардан Фазыйх абый Сәйфуллин, биюче Екатерина Варламова һ.б. студентларны җыеп, үзләренең профильләре буенча һәртөрле түгәрәкләр оештыралар иде. Күп артистлар таныш булып, бу апаны да мин танып алып, исеме белән дәштем. Ул Рәйсә Әхмәдиева иде. Безне сабыр гына тыңлаганнан соң, менә бу егетне тыңлап бетергәч, кабул итәрмен дип, фортепьяно янындагы егеткә күрсәтте. Озак кына көттек, без инде китәрбез дигәндә, ишек ачылып китеп, җырлап торучы егет килеп чыкты, ул Радик Гәрәев булган икән (соңыннан белдек). Рәйсә апа сеңлемнән яратып җырлаган җырының бер генә куплетын җырлап күрсәтүен сорады. Авылларда, сәхнәләрдә, иген кырларында минем баян астында җырлаган “Гөлмарфуга” җырын җырлап җибәрде. Сеңлем бер куплетын гына түгел, ә тулысы белән башкарды, педагог та Розаны туктатырга базнат итмәде, шуны тоеп мин эчтән генә: “Болай булгач, эш пешә!” – дип сөендем. “Сеңлем, начар түгел, җырлавыгыз миңа бик ошады, тик вокал бүлегенә инде кабул итү үткән атнада ук тәмамланды, соңлагансыз, бераз иртәрәк киләсегез булган. Әгәр теләгегез булса, мин сезне хор-дирижерлык бүлегенә тәкъдим итә алам. Аннары инде, вокал бүлегенә күчәргә дә мөмкинлек булачак”, – дип, уңай җавабын бирде. Без, әлбәттә, ризалаштык! Урамга очып дигәндәй канатланып чыктык!
Ул елларда БДУга кереп уку турында кем генә хыялланмады икән? Шул вакытта, сеңлем зур ихтыяр көче күрсәтеп, университетның кабул итү комиссиясеннән, конкурстан үткән килеш, документларын алып, (моңа анда бик аптырап калдылар, әлбәттә) шул ук җәйне сәнгать училищесына документларын тапшырып, шунда укып китте. Тик бу борылыш турында башта әнигә белдерми торуны кирәк дип таптык. Соңыннан инде әни барын да аңлады, әти дә яраткан кызы, төпчегенең теләгенә каршы килмәде, ул чакта Роза сеңлем вокал бүлегендә укып йөри иде инде.
Роза Шәфәгать кызының табигатендәге мондый кыю сыйфатлар аның шәхси тормышында да бик кирәк булды. Беренче корган гаилә учагындагы шартлар аңа сәхнә турында уйларга да урын калдырмый. Берсе артыннан берсе кыенлыклар очрап тора. Икенче баласы – улы йөрәге астында тибә башлаганда, ул Уфа сәнгать училищесын уңышлы тәмамлый. Бу диплом белән, әлбәттә, авыл җиренә кайтасы килми, аның күз алдында – зур сәхнәләр, зур заллар, зур алкышлар, оркестрлар... Аның тавышының классик операларда яңгырардай көчле сопрано булуы да шуңа этәрә. Укытучылары да аңа башкалада калырга тәкъдим итә. Ә моның өчен ике бала белән яшәргә фатир кирәк, эш кирәк, акча кирәк. Әмма балаларның әтисе театр, җыр сәнгатен аңлаудан ерак. Роза сеңлем авырлыкларга бирешми, гаиләсен сакларга тырыша, театр турындагы уйларын бераз читкәрәк куеп торырга карар кыла. Яшь чактан төрле авыр эшләрдә чыныгып үскән, нинди шартларда да югалып калмаган, нинди эшне дә җиренә җиткереп башкарган сеңлебез, нинди эш таба, шуңа риза булып, хезмәт юлын башлый. Яшәргә бер почмагын биргән мәктәпнең бер бүлмәсенә урнашып, идән юа, аннан киткәч, студент торагыннан яшәргә урын таба, анда да физик хезмәттә йөгереп йөри, шәлләр бәйләп сата, гаиләсенең матди ягын кайгырта, балаларын укытуга, тәрбияләүгә зур игътибар бирә, бер оешмада бухгалтер да булып эшләп ала. Гаиләләре фатирлы булып, барын да булдырып яши башласалар да, дөньясының бер яклы булуын аңлап, сеңлем тормышының болай озакка бармасын аңлый. Балаларының әтисеннән китәргә карар кыла. Аннары инде ул Опера һәм балет театрына эшкә урнаша, хор составында җырлый башлый. 90нчы елларның матур җәйләренең берсендә гастрольләр вакытында Роза сеңлебез киявебез Раил Кучуков белән якыннан таныша. Бу очрашу аларны гаилә тормышында якты, бәхетле, мул һәм уңдырышлы сукмакка алып килә. Беркемне дә елатмый, беркемнең дә хәтерен калдырмыйча, артта калган гаилә борчуларына нокта куеп, алар 1994 елда никахлашып, өр-яңадан гаилә тормышын башлап җибәрә.
Бүген алардан да бәхетле гаилә юктыр кебек... Икесе дә теартның иң талантлы артистлары булып, яраткан эшләрендә республикабыз сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертеп, данлыклы Опера һәм балет театрында эшләп йөриләр. Хөкүмәтебез аларның милли опера җыр сәнгатен үстерүдәге һәм халык арасында пропагандалаудагы уңышларын зурлап, мактаулы исемнәр тапшырды.
Гаиләсенә авыр чакларда шәлләр бәйләп, дөнья көткән чакларны искә алып, сеңлем әле дә кул эшләрен ташламый. Матур итеп, җылы оекбашлар бәйләп, СВОдагы туганнарыбызга, солдатларга җибәрә, улы Рамил, кызы Ләйсән дә бергәләп хәйриячелек белән шөгыльләнеп, рәхмәтләр ишетәләр, савап алалар.
Роза – Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан Республикасы Опера һәм балет театры хорының әйдәүче җырчысы. Аның янында яраткан кешесе, иҗатка илһамландыручы, таянычы – Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты, Г. Сәләм исемендәге премия лауреаты, С. Юлаев ордены кавалеры, Опера һәм балет театры солисты Раил Фаил улы Кучуковның булуы барыбызда да зур горурлану һәм шатлык хисләре уята.
Язмамны ни өчен “Күгәрчен моңы” дип атадым? Күгәрченнәр дә матур җыр сузып, гөрләшә бит. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп, Күгәрчен районының Күгәрчен авылында туганбыз, үскәнбез, дөньяга күзебез шунда ачылган, тормышка, талантка юл ярган иң якын булган туган авылыбыз барлык туганнарны үзенә чакырып, җыеп тора. Кызганычка каршы, авылыбызда туган йортыбыз күптән юк инде... Ә шулай да, анда кайтып йөрер урыныбыз бар. Сеңлем белән киявебез Күгәрченнән, үзебезнең туган йортыбыз урыныннан ерак җирдән булмаган яңа йорт сатып алып, туганнарны, әти-әни урынына җыеп, дини бәйрәмнәр үткәрәләр, корбан чалалар, авыл халкына ярдәм итеп, рәхмәт алалар. Алар – икесе бербөтен булып, тормышның ямен, гамен тоеп, шатлыкта гомер итә.
Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА,
Кыйгы районы.