

Аэропортта аны гаиләсе, дуслары, җанатарлары һәм журналистлар каршы алды. Беренче эш итеп ул, әлбәттә, балаларын һәм хатынын кочаклады.
"Өйгә исән-сау әйләнеп кайтуым белән бәхетлемен. Илем һәм республикам өчен мөһим җиңү белән. Мине каршы алырга шулкадәр кеше килүе бик күңелле. Туган җиргә аяк баскач, хәзер минем экспедиция тәмамланды дип әйтә алам", - диде Рөстәм.
Исегезгә төшерәбез, тауга менү 21 майда тәмамланды. 8,8 мең метр биеклеккә Рөстәм Нәбиев бары тик куллары ярдәмендә генә күтәрелде һәм дөньяда мондый юлны кул белән үтәргә батырчылык иткән беренче альпинист булды. Экспедиция апрель башында ук старт алган иде.
Соңгы биш елда альпинист кулында Эльбрус (5642 м / 5621 м), Манаслу (8163 м), Арарат (5165 м), Казбек (5033 м), Килиманджаро (5895 м), Аконкагуа (6962 м), Мәхәббәт пигы (2124 м) һәм Ирәмәл (1589 м) түбәләренә күтәрелде.
Чираттагы җиңүең белән котлыйбыз, Рөстәм!
Фото: Скриншот | Видео ТГ-канала "Честный репортаж"