+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
30 Мая , 04:42

Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...

Исән булса, бүген Хәния Фәрхине туган көне белән котлар идек.

Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...
Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...

...Хәния апа исән чакта аның белән интервьюлар, мәкаләләр байтак дөнья күрде. Менә бүген якты дөньяда үзе булмаса да, туган көне белән котларга ниятләдек. Исән булса, ничек котлашыр идек икән? Бәлки, каршыма елмаеп килер иде дә: “Ии, үземнең сеңлем!” – дип яратып аркамнан сөяр иде. Бертуганы Фирүзәгә охшатып шулай дия инде, беләм, шуңа ул да миңа апам кебек.

Кызым кечкенә чакта Уфа тулы афишаларыңны күреп: “Әни, бу синме?” – дия иде, аңа ничек шатланганны белсәгез икән?! Әле бүген “Онытылыр димә” китабын икәү актарып утырдык. Бер сабыйны кочаклап төшкән фотоны күреп: “Әни, бу минме?” – ди инде 18сен тутырган йөрәк парәм.

Һәр гаиләдә үз кеше булуы, һәркемнең үзенә генә атап дәшүе туган кебек якын итә иде аны. Сәхнәдән дә “Кадерле тамашачым” диюләре үзгә иде. Тоташ залга түгел, ә һәркемнең үзенә шулай дәшә иде ул. Ул – сәхнәдә, мин – залда, янда меңәрләгән кеше булса да, бу дөньяда без икәү генә. Шулай һәркемгә җан-кардәш була белүе кабатланмас итә иде үзен. Кабатланмас...

Миләүшә Гыйлемханова,
мәрхүм туганы Нурисламның кызы:
– Хәния апа Уфага килгәндә бездә кунмыйча китми иде. Ул килсә, өйгә нур тула, табынга тәмлекәчләр тезелә. Аның матурлыгы, шаянлыгы, җор сүзлелеге, кулына гармун алып уйнап-җырлаулары... Тагын – затлы киемнәре, тәмле хушбуйлары... Ул елларда тиңе булмаган “йолдыз” булса да, Хәния апаның бер ягы бар иде – ул беркайчан да мактанмады. Кызганыч, хәзерге “йолдыз”ларның күбесенә бу чир кагылган. Ә безнең апаны мактасаң да, үзенең “фирменный” көлүе белән көлеп кенә җибәрә иде.

Безнең тавышларны охшаталар, шуңа мин аның җырларын башкарырга яратам. Кайсыберләрен сәхнәдә дә җырлыйм. Зифа Нагаеваның иҗат кичәсендә дә җырладым. Уфада да, Чаллыда да ошатып калдылар. Социаль челтәрдә мактап та җибәрәләр, ә берсе: “Үзе исән чакта кайда идең соң, хәзер аның даны аркасында йөрисең”, дип тә язган. Апабыз исән чакта мин бәләкәй идем әле – югары белем алдым, гаилә кордым, хәзер өч ул үстерәбез, үземнең зур булмаган бизнесым бар. Әмма җырдан аерылып булмый шул, без бит Фәрхи нәселе...

Фотолар: Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан.

Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...
Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...
Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...
Ул калдырган Кояш сүнмәс күңелләрдә...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас