Исегезгә төшерәбез, параальпинист 20 майда дөнья рекорды куеп, планетаның иң югары ноктасын кулларында яулады. Спортчы сүзләренә караганда, 8000 метр биеклектә кар, боз һәм таш арасында ул күбәләк күргән.
- Эверестка менгәндә иң гаҗәп мизгел минем өчен бөтенләй тау булмады. Без 8300 метр билгесендә бишенче лагерьга күчкәндә, минем каршымда кинәт күбәләк пәйда булды. Башта мин хәтта үз күзләремә үзем ышанмадым. Күбәләк? Мондамы? Шундый биеклектә? Ләкин ул чын иде. Ул гына да түгел, очып килеп, нәкъ менә шушы урында тукталырга уйлаган кебек, минем каршыма килеп утырды. Мин шунда ук Романга кычкырдым: "Моны фотога төшерергә кирәк, югыйсә беркем дә ышанмаячак!». Ул вакытта минем моның туры килү генә булмавына ышанасым килде. Анда, биек тауларда, мине кемдер күзәтеп тора һәм ярдәм күрсәтү билгесен нәкъ менә кирәк вакытта җибәрә кебек иде. Чыннан да, әгәр дә экспедициягә кадәр минем үземә кемдер шундый хәлне сөйләсә, мин дә шикләнер идем. Ләкин анда, боз, таш һәм авыр һава арасында, бу кечкенә күбәләк миңа Эверест бүләк иткән иң көтелмәгән һәм гаҗәеп могҗизаларның берсе булды, — дип сөйләде Рөстәм.
Аның сүзләренчә, ул күбәләкне кечкенә чагында югалткан мәрхүм әнисенең җаны дип кабул иткән, шул рәвешле ул аны куркыныч юлда саклый, дип уйлый.
Фото: Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрләре