

“Дуслык” төшенчәсенә бездә зур игътибар бирелә. Илебездә “Халыклар бердәмлеге елы” игълан ителүе дә шуңа ачык дәлил булып тора. Дуслык — ул зур байлык, дибез дә чынында исә илләр арасына утлы чөйләр кагып, дус-тату мөнәсәбәтләрне җимерергә омтылучылар да юк түгел. Бу соңгы елларда табигый ягулык чыганакларына бай илләргә карата бигрәк тә ачык күренә. Европа илләре һәм АКШ үзара буталышып, илебез Украина аша Европага 60нчы елларда ук сузган “Дуслык” нефтьүткәргечен томалап, диңгез буендагысын шартлатып, “кара алтын” чыганакларына бай Иранга ут ачудан да бу аңлашыла.
Бу уңайдан нефть һәм газ “эпопея”ләренең башында торган РСФСРның нефть һәм газ тармагы отличнигы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рамил Әхмәтсафа улы Госмановның фикерләре аерым игътибарга лаек. Европа илләренә “Дуслык күпере”нең ни рәвешле сузылуы аның хәтерендә бүген дә яхшы саклана. Бу хакта ул “Кызыл таң”чылар белән берлектә нәшер иткән “Үткән гомер”, “Хезмәткә – дан!” һәм “Җирсү” дип аталган китапларында яза.
Хикмәтле бабай
Күпне күргән, күпне кичергән Рамил Госманов белән безне “Кызыл таң” гәзите таныштырды. Ике ел элек, 91 яшен тутырып, ул китап чыгару нияте белән редакциягә кулъязмаларын алып килгән иде. Тормыш сәхнәсеннән килеп төшкән эшләпәле шәп бабай булды ул. Төз гәүдәле, пөхтә, бабайларча ак сакал-мыеклы, кулындагы таягы ниндидер тылсымлылык та өстәп җибәргән кебек, йомшак телле, шул ук вакытта Әлмәндәрчә җор сүзле Рамил Госманов беренче күрешүдән үк игътибарны җәлеп итте. Үзе генә түгел, аның янында “яшь сакчысы” – оныгы Радмир да бар иде. “Менә хәзер мине ул йөртә, таксида эшли. Укуын ташлады бит, — дип оныгына ымлады. – Шулай да гаилә җанлы ир-егет, ике бала атасы, оныкчыкларымның икесе дә яхшы укый, ярдәмчелләр, кая барырга кирәк, әтиләре шунда илтеп куя”, — дип аны мактап та алды. “Тик менә карчыгым гына шушы бәхетле мизгелләрне кыскартып, бер ел элек безне ташлап китте”, — дигәндә йөзенә моңсулык йөгерде. “Ике кызым, ике киявем, оныкларым, туруннарым, кече киленем, кече киявем бар”, — диде.
Гаҗәпкә калдырганы: шушы яшьтә дә акыл-зиһене камил, егәрлелеге егетләрчә. Һәркем шушы яшькә җитеп, китап чыгару теләге белән дә янып йөрми бит әле. Ул үзенең тормыш юлы белән дә таныштырып үтте.
Туган авылым Күккуян
Беренче килүендә Рамил Госмановның иң зур теләге — үзе туып-үскән Дүртөйле районы Күккуян авылының тарихы, авылдашлары һәм яшьтәшләре турында зур булмаган китап чыгару иде. Һәм күп тә үтмәде җылы хатирәләр тулы “Үткән гомер” дип аталган бу китапны бастырып та чыгардык.
Истәлекләрне автор 2004 елда, үзенә 70 яшь тулган көнне яза башлаган, 2009 елда тагын бер өлешен язып өстәгән. Соңгы елларда исә төгәлләп куйган.
Китап шулай башлана: “Бүген миңа 70 яшь тулды. Уйлап карасаң, гомер бер саплам җеп кебек кыска, бик тиз үтеп киткән. Гомернең иң дәртле, көчле һәм армый-талмый эшләп, сәламәтлек турында бер дә уйламый, дөньяга мәңгегә килгән кебек яшәгән еллар артта калды. Гомер үткәне сизелмәде дә.
Рамил Госмановның истәлекләрен укыганда аның тормыш, нәсел җебе, туган як турында уйланулары, тирән зирәклеге, шул ук вакытта хисле кеше булуы күренә. Моны китаптагы аның кыска гына шигырьләре дә исбатлый.
Кайтып йөрдем шунда бик еш кына,
Сагынганда тугай буйларын.
Әти салган нигез таралса да,
Туган йортым сине уйлармын.
Бу — аның Күккуянына чиксез сөю хисләре. Зур гына бу авыл бик матур төбәктә урнашкан. Китапны укыганда авыл халкының төрле җыеннар үткәреп, ял итеп, рухи көч һәм яшәү дәрте ала торган “Коңгырча тавы” дигән калкулык та, сабантуйларда гөрләп торган “Шланды” урманы да укучының күз алдыннан үтә. Иң авыр елларда бу урман авыл халкын ашата да, киендерә дә. “Сугыш елларында юкәдән үрелгән чабаталар иң “ходовой” товар булып, аяктан төшмәде. Мин чабатаны үзем үрә идем. Шул чабатада мәктәп юлын бик күп таптадым”, – дип яза ул.
Ә авылның тарихы XVIII гасырда башлана. Башта бу якларга Идел буйларыннан, Борай төбәгеннән, типтәр, мишәр халкы килеп утыра, аннары патша хезмәтеннән кайткан отставкадагы капитан Абдулкарам Максютов үзенә шуннан бирелгән җир биләмәләренә килеп урнаша. Биредәге халык янәшәдәге мари халкы белән дус-тату яши. Авылда ике мәчет төзелә, ике кибет була, тегермән, соңрак җидееллык мәктәп ачыла, аннары яңасы, унбер еллыгы салына. Илебез төрле чорда нәрсәләр кичерсә, авыл да шундый сынаулар аша үтә. Бер тотрыкланып, бер туздырылып, янә тергезелә. Бу хакта 90нчы елларда Күккуянда яшәүче Шәрифҗан Максютов белән Шәүкәт Якупов туплаган тарихи материаллар нигезендә журналист һәм язучы Расих Ханнанов “Күккуян, исемнәрен кем куйган” дип аталган китапта язып чыга. Авыл совет чорында Дүртөйле районының — “Большевик”, аннары “Ильич” колхозы, “Урал” хуҗалыгы канаты астында көн күрә. Авыл үсә, төзекләндерелә, бу китапта булдыклы җитәкчеләр, колхозчылар тырышлыгы белән авылны төзекләндерүгә күпме көч түгелгәнлеге түкми-чәчми языла. Анда: “Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рамил Госманов авылдашларына һәрчак ярдәм кулы суза”, – дип тә акка кара белән язылган. Колхозның хөрмәтле кешеләре белән беррәттән Рамил Госмановның да ул еллардагы фотосы урын алган. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, шагыйрь һәм язучы Рәшит Басимов та чыгышы белән шушы авылдан булган.
Санасаң санамасаң да...
Бу китап бик үзенчәлекле булып чыкты. Чөнки авылның табигатен тасвирлаудан, колхозның кыскача тарихыннан башланып китсә дә, югары урамда бергә үскән бала-чаганың һәрберсе исемләп-кушаматлап, холык-фигыльләре белән искә алына.
Кем әле бергә үскән кызлар һәм малайларның, әти-әниләре, бабалары һәм укытучыларының берсен дә калдырмыйча, аларның соңгы көннәренә кадәр мәгълүмат туплап саклый алган? Ә ул аларның барысын да җыйган, хәтер сандыгына салып куйган. Бигрәк тә сугыш еллары турында. Бүгенгесе дә читтә калмаган, дус-туганнары, авылдашлары ярдәме белән һәм үзе күргәннәре теркәлеп барган.
“Өске урам малайлары — минем яшьтәшләр, сугыш чоры булганнан, барыбыз да әтисез ятимнәр... җәй буе ач, яланаяк йөрибез, җыелышып “лапта”, “черки”, “бөке түңгәләк” уеннарын уйный идек, безнең урамда малай-шалай байтак иде.
Авыл башыннан башласак — иң беренче Алтынбаев Низай бабайның малайлары Рәзиф һәм Әнгам... Бабай авылга сирәк кайта иде. Кайда йөргәндер. “Низай кайткан тагын” дип өлкәннәрнең сөйләве хәтердә. Сугыш елларында Низай карт гаиләсе белән авылдан чыгып китте.
Тагын бер күршем – Фәйзрахман бабай. Улы Рәшит белән 3-4нче сыйныфка кадәр бергә укыдык. Рәшит 10-11 яшьләрдә кыш көне чирләп үлде. Хәзер ул урында Камилә карчыкның оныгы бик зур итеп таштан йорт сала.
Закирҗанов Әүхәт – уку алдынгысы, чаңгы ярышларында беренче иде. Үзбәкстанның Чирчик шәһәрендә пенсия яшенә дә җитмәстән вафат булган.
Сөләйманов Әфкәл – шулай ук ир уртасы яшендә вафат булган. Малай чагында: “Мин сары Гарәф кызы Тәвиләне яратам”, — ди иде. Соңыннан Тәвилә Үзбәкстанда Маргилан шәһәрендә институтта укыганда, авылдашым, дип аның янына еш бара идем. Хәзер ул Мәскәүдә яши, диләр. Карт әби булгандыр инде.
Насыйров Задә – тырыш, яхшы укый иде. Отпускка бер кайтканда янына бардым. Өй салып ята иде. Шуннан соң бүтән күрмәдем. Пенсия яшенә җитмичә авылда вафат булган.
Шакиров Дим – сыйныфта иң кыска буйлы малай иде. Яхшы укыды. Ульяновск шәһәре янында авиациядә хезмәт итә дип ишеттем. Хәтеремдә, аның белән бергә гармунда уйнарга өйрәнеп йөрдек.
Габидуллин Рибус – Әлмәт шәһәрендә яши. Рухани.
Авылда якын кардәшләрдән Әхмәтнуров Мәсгуть, Нәбиев Әхнәф абыйлар бар иде. Алар юк хәзер. Шулай итеп авылда яшьтәшләрдән икәү генә калды. Берсе – Хаков Фән, матур җырлый. Икенчесе – Ислакаев Гандәни.
Әхмәтгалиева Нәфисә – миңа туган кыз. Мәктәптән соң, 1950 елда Дүртөйледән пароходка утырып Үзбәкстанга бергә чыгып киттек. Анда Хорезм өлкәсендә кияүдә, алты баласы бар. Соңгы елларда бернинди дә хәбәре юк”.
Шушы рәвешле китапта йөзгә якын авыл кешесенең исеме искә алына.
Рамил Госмановның халыкчан шигырьләре дә игътибарга лаек. Агымсудай аккан гомер төшенчәсенең тирән мәгънәсе, туган якка, туган телгә, милли көйләргә, бүгенге тормышка, демографик хәлгә әрнү катыш сөю белән сугарылган хис-тойгылар ярылып ята аларда.
Каян килә кешедә мондый асыл сыйфатлар? Моның өчен аның тормыш юлына һәм Госмановлар нәселенә күз салып үтәргә кирәктер.
Нәсел шәҗәрәсе
Иҗат мохитендә аралашулар Рамил Госмановның хатирәләрен тагын да тирәнәйтеп җибәрде булса кирәк. Беренче китап чыгуга, икенчесенең оеткысы өлгерде. Нәтиҗәдә, янә бер үзенчәлекле китап барлыкка килде. Ул “Җирсү” атамасы белән дөнья күрде. “Җирсү” сүзе туган якны сагынуны аңлатса, биредә шулай ук буыннар бәйләнеше турында да языла. Рамил Госмановның бертуган энесе Илһам күп еллар дәвамында нәсел җебен барлау белән шөгыльләнгән, нәсел шәҗәрәсен төзегән, ни аяныч, 65 яшендә вафат булган. Бу эшне абыйсы дәвам иткән.
Әтисе ягыннан шәҗәрәнең аның башында торучы Сөләйман исемле ир узаманы XVIII гасыр башында үзенең кешеләре белән Минзәлә өязе Колай авылыннан чыгып, Борай, аннары Дүртөйленең Өчбүлә якларына, һәм әлеге җирләргә килеп төпләнгән.
Әнисе Зәйнә Сәфәрова исә Үткен авылыннан Күккуян авылына килен булып төшкән. Госмановлар нәселенең алтынчы буыны вәкиле Әхмәтсафага кияүгә чыккан. “Әни Дүртөйле районы Үткен авылыннан Закир мәзиннең кызы була. Ул Күккуян авылына бертуган апалары Кәримә һәм Сәйдә янына килеп йөргәндә әтине очрата һәм аңа кияүгә чыга. Апалары авыл муллаларында кияүдә була. Җизниләр хәлле булганга, аларның икесен дә раскулачить итеп, мал-мөлкәтләрен тартып алып, авылдан куып чыгарганнар. Ә әти — Госман карт улы Әхмәтсафа алай ук бай булмаган. Аны төрле эшләрдә эшләткәннәр. Ул янгын сүндерү посты начальнигы, бригадир вазыйфаларын башкарган. 1941 елның августында аны сугышка алалар. Ул 1942 елда Сталинград өчен канкойгыч сугышта каты яраланып, батырларча һәлак була”, – дип яза автор.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Рамил Госмановның әнисе Зәйнә Сәфәрова бик укымышлы, илгә билгеле дин әһелләре нәселеннән. Әтисе Мөхәммәтзакир Сәфәров – авыл мулласы, аның туганы Мөхәммәтшакир Бөре ахуны була. Хәтта ике (Үткен авылында да) мәхәлләдә имам-хатыйп һәм мөдәррис йөген тарткан чаклары була. Ә Диния назарәтенең рәисе, мөфти Галимҗан хәзрәт Баруди сәфәре вакытында Бөредә Мөхәммәтшакир хәзрәт белән очраша.
Рамил Госмановның әнисе ягыннан картәтисе дә җиде ел патша армиясендә хезмәт итеп, дүрт тел белә, Коръәнне яттан сөйли. 12 баласын да шуңа өйрәтә.
Гаилә учагы
Әтисе Әхмәтсафа сугышта һәлак булганнан соң, гаиләдә берсеннән берсе кече дүрт бала кала: өч малай һәм әтисе бик нык теләп тә күрү насыйп булмаган кыз. Моңа өстәп әтисенең әнисе Хәтимә карчык һәм әтисенең сигез яшьтән гарип калган сеңлесе була. Әмма сугыш вакытында моңа бернинди сылтама ясалмый. Әни кеше, балаларын калдырып, ару-талу белмичә, көне-төне колхоз эшендә була. Шуның өчен медальләр белән дә бүләкләнә. Район гәзитендә “Зирәк Зәйнә апа” дигән мәкаләдә аның сугыш михнәтләрен нинди авырлыклар белән кичерүе турында мәкалә басыла. Ул башка хатыннар белән бергә урман да кисә, печәнен дә чаба, саламын да кибәнләп куя. Алар язын 25 килограммлы орлык капчыкларын үз иңнәрендә ташый, көзен, үзләре 40 килограммга җитәр-җитмәс була торып, элеваторда 60 килограммлы капчыкларны бушата. Ә бервакыт кышкы буранда бричкада Дюртөйледән тоз алып кайтканда, ат таеп китеп, йөк юл читенә авып, тоз карга сибелә. Якын авылдан ярдәм алып килеп, тозны куллары белән җыеп йөргәндә бармаклары туңа, дәваханәгә эләгә. Шулай булуга карамастан, юктан бар итеп салымын да түли, балаларын да чын кеше итеп үстерә. Ә үзе һаман яхшы тормышка өметен өзми.
Сугыштан соң Зәйнә апа кыз туганнары белән шигъри хатлар язышып, хәбәрләшеп яши, бәетләр иҗат итә. Аларны Казаннан, Татарстан Фәннәр академиясеннән галим Ким Миңнуллин килеп язып ала. Менә аның “Улыма” дигән шигыреннән юллар (урыс телендә чыккан гәзиттән тәрҗемә): “Тормышта авырлыкларга юлыккан очракта, Сөйгәнең һәм якыннарың ваз кичкән чакта, Чыгу юлын күрми, хәлдән тайсаң, Әниеңне уйла. Аның йөрәге бала дип яна учакта”.
Авылда аны остабикә буларак хәтерлиләр. 94 яшькә җитеп, авылда балаларының тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә мәңгелеккә күчә.
Үзбәкстанда
“Кайда гына бармый, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы”, — диелә халык җырында. Бу юллар Рамил Госмановка да атап әйтелгән кебек. 8 яшендә әтисез калып, 1941 елда мәктәпкә барып, аны ничек тә тәмамларга тырыша. Ач-ялангач булса да, укуда сынатмый, алдынгылар рәтендә була. Балалар күбрәк нәнәй тәрбиясе ала. Нәнәләре балаларның өс-башын ямап, юып кидерә, ашата. Рамил 13 яшендә үк колхозда эшли башлый. Колхоз басуларында эшләгән тракторларга үгез җигеп су һәм керосин ташый.
1948 елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Ул чорда бик күп милләттәшләребез җылы якларга эшкә китә торган була. Рамил Госманов та Үзбәкстанга, икетуганнарына китеп, үз көчен сынап карарга була. Туган тиешле кыз белән бернинди документсыз, бер тиен акчасыз мең михнәт кичеп, Хорезм өлкәсенә барып җитәләр.
Аннары Фирганә өлкәсендә эшкә урнаша, үзбәк телендә кичке мәктәптә укый. Читтән торып Ташкент халык хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. Үзбәк телен белгән, исәп-хисап эшен яхшы үзләштергән егетне статистика органнарында үз итәләр һәм Фирганә статидарәсенә караган Кува район статистика бүлегенә баш инспектор итеп билгелиләр. Рамил Госманов урындагы оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеген тикшереп, нәтиҗәләрен матбугатка бирә. Отчетлар “Ферганская правда”, “Пахта өчен” (“Мамык өчен”), “Ленин юлы” өлкә һәм район гәзитләрендә басылып чыга. Шул рәвешле ул кимчелекләрне бетерү өчен көрәшкә үз өлешен кертә, эштә мактаулы була. Абай районы Халык судында халык утырышчысы булып, кешеләрнең ышанычын яулый.
Үзбәкстанда 16 ел яши. Ә менә туып-үскән яклар күз алдыннан китми. “Үзәкләрне өзеп сагыну хисе биләп алган чакта китаплар укыдым, хисләремне ак кәгазьгә төшердем. Аларны канатлы кошлардай туган якларга очырдым”, — дип яза Рамил Госманов. Менә аның “Уф, сагындым!” дигән шигъри хатыннан өзекләр.
“Их, әгәр дә әти исән булса,
Бәлки, сөеп иркәләр иде.
Сак белән Сок кебек аерым-аерым
Безне, беләм, яшәтмәс иде...
Язлар җитте, өрек чәчәк ата,
Сандугачлар өзеп сайрыйлар.
Сагынганда утырып укырга
Туганнар да хатлар язмыйлар.
Хат язмыйлар, шулай тилмертәләр,
Риза түгел күңел аларга.
Исән булсам, күрешербез әле,
Ышанамын бары Аллаһка.
Шул елларда Рамил Госманов Кушнаренко якларыннан килгән Лина исемле кызны очрата. Гаилә коралар. Тормышны ямьләп, мәхәббәт җимешләре булып бер малай, ике кыз туа.
1966 елда Рамил Госманов гаиләсе белән туган якларына әйләнеп кайта. Гаиләсен Күккуянда калдырып, үзе Уфада “Востокнефтепроводстрой” трестына эшкә урнаша. Аннары гаилә Уфага күченә. Кызганычка каршы, зур кайгы кичерәләр. Өлкән уллары Салават 14 яшендә каты авырудан мәрхүм була. Ул чорда ике кызлары Әнфисә белән Луиза юаныч була.
Хезмәткә – дан!
Сугыш ачысын татыган, бик иртә өлкәннәрчә уй-фикер йөртергә өйрәнгән сугыш чоры балаларының истәлекләре аерым игътибарга лаек. Рамил Сафа улы, гомеренең хезмәттә үткән елларын янә бер кат күздән кичереп, очраклы гына безгә мөрәҗәгать итмәгән. Ил өчен мөһим вакыйгаларның шаһиты буларак, аларның киләчәк өчен мөһимлеген аңлаганга күрә. Болар аның “Хезмәткә дан!” китабында урын алган.
Әйтергә кирәк, “Востокнефтепроводстрой”да Рамил Сафа улы башта — хисапчы, аннары күп еллар трестның баш хисапчысы вазыйфасын башкара. Бер үк вакытта ул партоешма җитәкчесе дә була. Трест турыдан-туры, “Миннефтегазстрой”га буйсына. Шуңа күрә эш күләменең нинди колач белән башкарылуын күз алдына китерү авыр түгел. Илдә барган гигант төзелешләр чорында нефть һәм газ тармаклары шулай ук зур үсеш кичерә. Илдә нефть һәм газүткәргечләр сузыла. Уфада “главк” төзелә. Рамил Госманов анда баш хисапчы вазыйфасын башкара, бер үк вакытта “Миннефтегазстрой”ның номенклатур хезмәткәре була. Барлык проект-смета документлары аның аша үтә. Аңа проектлаучылар белән бергә нефть һәм газ үткәреләчәк төбәкләргә барырга кирәк була. Ул елларда бишьеллыкларның планы вакытыннан алда үтәлә. Эшләгән кешенең хезмәтен күрә беләләр. 1970-80 елларда Рамил Госманов һәм аның хезмәттәшләре “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгеләренә лаек була. “Ул елларда 15тән артык трест, торбаүткәргеч предприятиеләре, заводлар, “леспромхоз”лар, Уфадагы эретеп ябыштыручылар мәктәбе һәм башкалар безгә буйсынды. Советлар Союзындагы әлеге юнәлештәге предприятиеләрнең яртысы диярлек безнең канат астында булды — Иделдән алып Байкал күленә кадәр”, — дип искә ала автор. Нефть һәм газүткәргечләр төзүдә катнашкан өчен Рамил Госмановның хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Ул “Миннефтегазстрой” отличнигы,1984 елдан “Башкортстанның атказанган икътисадчысы” исеменә лаек. 2018 елдан “Русиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре”, дигән мактаулы исемне йөртә.
1970 елда Советлар Союзы белән Европа илләре арасында “Газ-трубы” дигән зур проект барлыкка килә. Аны “Гасыр проекты” дип тә атыйлар. Проект илле елга исәпләнә һәм илләр арасындагы дуслыкның төп гаранты санала. Әлбәттә, безнең яктан ул тәүдә илебез төбәкләренә һәм тугандаш республикаларга газ үткәрүне күздә тота. Шул рәвешле газ- һәм нефтьүткәргечләрнең берсе Себердән үзәккә юнәлеш алса, көнбатыш тармак –Украина аша, икенчесе Выборг аша Финляндия чигенә кадәр сузыла. Европа илләре илленче елларда ук бу яклардан ягулык чималын кудыруны күздә тотса да, проектка ярашлы, иң элек мондый бәхеткә ГДР, Польша, Чехословакия һәм Венгрия ирешә.
Көнбатыш илләре мәнфәгатьләреннән чыгып эшләнгән бу проектка Рамил Госманов эшләгәндә төзелгән “Ырынбур – Көнбатыш чиге” (1979 ел), “Уренгой – Новопсков”, иң эре “Уренгой – Помара – Ужгород” (1983 ел), соңрак “Ямбург – Көнбатыш чиге” газүткәргечләре сафка баса. Төгәлрәк әйткәндә, СССРдан Үзәк һәм Көнбатыш Европага беренче газүткәргеч 1978 елда ук сафка кертелә һәм Европа илләренең иминлеген безнең илдән килгән арзан нефть исәбенә дистә еллар буена тәэмин итә. Дуслык булгач, шулай булсын, дип төзелә бу үткәргечләр.
Шулай эшләп йөргәндә Рамил Госмановны ике елга Финляндиягә эшлекле сәфәргә җибәрәләр. Шул елларда үзәк гәзитләрнең берсендә “СССР — Финляндия” дигән рубрика астында шушындый хәбәр дөнья күрә. “Бу трасса өч шәһәрне: Коувола, Хельсинки һәм Темперены берләштерә. Советлар иле чигендә башланган бу трассаның озынлыгы 400 километр. Аның беренче чираты 1974 елда файдалануга тапшырылган булса, трассаның икенче чираты финнар белән берлектә төзелә”. Димәк, финнар шушы чордан совет газыннан файдалана.
СССР таркалгач, мине “Башпромбанк”ка эшкә чакырдылар. Банк департаменты директоры вазыйфасын башкардым. Бу банк “Уралсиб”ка әйләнгәч, 62 яшемдә хаклы ялга чыктым”, — дип яза Рамил Госманов. Авылга кайтып йөрү өчен мөмкинлекләр арта. Булдыра алганча ярдәм итә. Авылда әнисе дә яши ул вакытта. 90ны узган әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Хәзер инде үзе дә шушы яшькә җитү бәхетенә иреште. 90 яше тулу уңаеннан республика Башлыгы Радий Хәбиров котлау җибәргән. Үзе егерме ел эшләгән “Миннефтегазстрой”дан да бүләкләгәннәр. “Хәләл хезмәт һәрчак хөрмәтле була”, – ди ул. Уртанчы кызы Әнфисә дә кияве Дамир белән гел янәшә. Луиза кызы шушы елларда арабыздан киткәч, Рәшит кияве, оныклары да калдырмый. Ә гомерлек дуслары белән Рамил Госманов гел элемтәдә. “Кайда яшәсәң дә, эшләсәң дә дус-туганлык җепләрен сакларга кирәк. Чын дусларың бар икән, аларны югалтма. Кешеләр, мәдәниятләр һәм илләр арасында да дустанә мөнәсәбәтләрне саклый белү бик мөһим”, – дигән фикердә күпне күргән, күпне кичергән хөрмәтле аксакалыбыз. Аның шушы сүзләре бүген бигрәк тә дөньякүләм шигарь буларак яңгырый сыман.
Рәзилә НИЗАМОВА.