

НЕФТЕКАМА
Гомумдәүләт проектларының нәтиҗәлелегенең ачык үрнәге – Нефтекама шәһәре. 2019 елдан 2025 елга кадәр биредә 746 миллион сумлык 38 объект төзекләндерелгән. 2025 елда Бөтенрусия конкурсында җиңүче – “Нефтекама: вакыт күчәре” проекты чикләрендә Хезмәт Даны аллеясы яңартылды.
2026 елда “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты буенча 11714 квадрат метр мәйданлы җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк. Эшләр 2026 елга планлаштырылган, бу максатларга федераль бюджеттан – 60 миллион сум, республика бюджетыннан – 1,2 миллион сум, урындагы бюджеттан 3,2 миллион сум бүленәчәк. Шәһәр паркында гамәлгә ашырылачак проект буенча скалодром, скейт-парк, җәяүлеләр маршрутлары, балалар өчен уен зонасы, спорт мәйданчыгы, шулай ук ял зонасын төзекләндерү планлаштырыла. Әзерлек эшләре инде башланган.
Күптән түгел генә исә “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында Нефтекамада Яшьләр йорты каршындагы территорияне төзекләндерү тәмамланды. Хәзер бу уңайлы, заманча мәйданчык яшьләрнең яраткан ял урынына әйләнде. Тиздән биредә бушлай Wi-Fi зонасы барлыкка киләчәк, бу исә территориянең җәлеп итүчәнлеген тагын да арттырачак. Уңайлы шәһәр мохите булдыру – Нефтекама үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
ТӘТЕШЛЕ
Гомумдәүләт проектлары ярдәмендә авыллар, район үзәкләре дә актив үзгәрә. 2025 елда Югары Тәтешле авылында 19,5 миллион сум акча җәлеп итеп, “Ватанны саклаучылар” мемориалы яңартылды, Югары Кодашта һәлак булган сугышчылар һәйкәле территориясе төзекләндерелде. Моннан тыш та бик күп эшләр башкарыла. Моның ачык мисалы – район үзәгенә кергән урында төзекләндерелгән Бармыш буасы. Биредә эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы ярдәмендә ике ел дәвамында барды.
“Бу иҗтимагый территориянең хәзер районның иң матур урыннарының берсенә әверелүе сөендерә”, – диләр районда. Биредә чыннан да ямьле: буа территориясендә тротуар плиткалары җәелгән, урам яктырткычлары, эскәмияләр урнаштырылган, машиналар кую өчен мәйданчык булдырылган, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган, беседкалар, пирслы пляж зонасы, киенү-чишенү бүлмәсе һәм күзәтү пункты, видеокамералар урнаштырылган. Буаның уртасында яктыртылучы йөзеп йөрүче фонтан монтажланган.
ЯҢАВЫЛ
“Кече шәһәр мәдәнияте: Яңавыл үзәген активлаштыру” проекты Бөтенрусия парк премиясе лауреаты булды. Парк танымаслык булып үзгәрде. Биредә амфитеатрлы җәяүлеләр бульвары, велосипед юлы, яңартылган үзәк мәйдан һәм туган якны өйрәнү музее янында заманча киңлекләр барлыкка килде.
Шулай ук 2025 елда Бөтенрусия тавыш бирүендә катнашкан 7 меңнән артык граждан ярдәме белән Яңавыл шәһәренең Ходайбирдин урамындагы җәмәгать территориясе һәм җәяүлеләр зоналары яңартылды. Биредә яктырту, яшел зона һәм ял итү урыннары булган яңа тротуарлар барлыкка килде. Проект иң күп тавыш җыйды һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру программасына кертелде. Мәйданны яңарту алга таба да дәвам итәчәк. Поликлиникадан алып мәчеткә кадәр участокта эшләр башкарылачак, тротуарларны төзекләндерү планлаштырыла. Моннан тыш, Социалистик урамындагы элеватор янындагы мәйданда җәяүлеләр маршрутларын төзекләндерү проекты да җиңү яулады. Әлеге башлангычны яклап 5 меңнән артык кеше тавыш биргән.
“Халык шәһәр киңлекләрен үстерүдә актив катнаша, һәм бу шатландыра. Шәһәрнең матурлануын кунаклар һәм туристлар да билгеләп үтә. Иҗтимагый киңлекләр яңа статус ала”, – дип билгелиләр район хакимиятендә.
Тагын да бер зур проект – Яңавылда “Озайлы һәм актив гомер” гомумдәүләт проекты буенча төзелгән балалар поликлиникасы. Мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык булган ике катлы бина шәһәр үзәгендә урнашкан. Яңавыл үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Хатыйпов әлеге бинаны балалар сәламәтлеге үзәгенә әвереләчәк, дип билгеләде. Учреждение сменага 150 кеше кабул итүгә исәпләнгән. Көтеп алынган бу объект районның яшь пациентлары өчен сыйфатлы медицина хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсен тулысынча хәл итәчәк.
Моңа кадәр, күп еллар дәвамында, балалар поликлиникасы кысан шартларда, күпфатирлы йортның җайлаштырылган бинасында эшләде. Билгеле ки, кечкенә пациентлар өчен дә, медперсонал өчен дә бу бик уңайсыз иде.
Яңа поликлиникада уңайлылыкка аерым игътибар бирелә. Бинада берничә керү төркеме җиһазландырылган, лифт каралган. Пациентларны диагностикалау һәм дәвалау өчен барлык шартлар тудырылган: уңайлы кабинетлар, физиотерапия, массаж, ультратавыш тикшерүе, рентгенология бүлмәләре һәм заманча лаборатория эшли.
Медицина учреждениесе заманча УЗИ, ЭКГ, РЭГ аппаратлары, рентген, акушерлык-гинекология җайланмалары белән җиһазландырылган. Участок педиатрлары кабинетларыннан тыш, консультация-диагностика блогы, стоматология, тернәкләндерү-дәвалау бүлекләре, ашыгыч ярдәм пункты, бәйләү бүлмәләре, ЛФК залы, гинеколог, травматолог, хирург кабинетлары һәм башкалар каралган. Беренче катта коляскалар кую, ана һәм бала, сәламәт бала бүлмәләре, хезмәткәрләр өчен душ урнашкан.
2026 елда муниципалитет шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерү проектын әзерли.
КРАСНОКАМА
Районда гомумдәүләт проектлары ярдәмендә бик күп эшләр башкарылды. Әйтик, 2025 елда Куян авылында “Гаилә паркы” ачылды. Бу – Танып елгасы ярында сәхнәле, тирә-ягы яктыртылган һәм йөрер өчен уңайлы юллары булган бик матур иҗтимагый киңлек. Ә Николо-Березовка авылының тарихи өлеше “Русиянең иң яхшы 100 проекты” альманахына кергән “Өйгә кайту” проекты кысаларында төзекләндерелде.
Быел районда “Яшәү өчен инфраструктура” проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Уразай-Кирәмәт насос станциясе” магистраль суүткәргеченең икенче тармагын төзү буенча зур проект старт алды, ул алты авыл биләмәсен су белән тәэмин итәчәк. Чөнки 2000 еллар башыннан район территориясе аша узган бердәнбер торба зур йөкләнеш белән эшли.
Хәзерге вакытта эшләр актив стадиядә: подрядчы оешма суүткәргечнең яңа участогын монтажлауга тотынды.
Яңа магистраль ярдәмендә Арлан, Яңа Нугай, Шушнур, Куян, Яңа Каенлык һәм Яңа Бура авыл биләмәләре өзлексез су белән тәэмин ителәчәк.
Магистраль суүткәргеч төзелешен 2027 елның октябренә тәмамларга планлаштырыла. Проектның гомум бәясе 430 миллион сум. Яңа инженерлык челтәрләренең озынлыгы 43 километрдан артык тәшкил итә. Краснокама районы халкы шушындый зур һәм күләмле проектларга алынган район җитәкчелегенә һәм Хөкүмәткә рәхмәт белдерә.
Без яктырткан эшләр Нефтекама, Тәтешле, Яңавыл һәм Краснокама районнарында гомумдәүләт проектларының урыннарда эшләвенең ачык мисалы. Чыннан да, алар ярдәмендә шәһәрләр һәм авыллар яңара, кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар булдырыла: заманча парклар, уңайлы җәмәгать киңлекләре, сыйфатлы юллар төзелә.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.