+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
22 Июня , 03:10

Индира Нәбиева: "Ә мин янәшәдә..."

Рөстәм Нәбиев Дәүләт думасында «Яңа кешеләр» партиясе оештырган илнең иҗтимагый-сәяси һәм медиалидерларының «Сила влияния» форумында чыгыш ясады.

Индира Нәбиева: "Ә мин янәшәдә..."Индира Нәбиева: "Ә мин янәшәдә..."
Индира Нәбиева: "Ә мин янәшәдә..."
Элегрәк блогер планетаның иң биек ноктасын — Эверест тавын — кулларында яулап рекорд куйган иде. Форумга Рөстәм хатыны Индира белән килде.

Параальпинист җыелучылар алдында чыгыш ясап, үзе, биеклекне яулавы, юлдагы кыенлыклар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, чыгыш ахырында депутатлар аягүрә басып кул чапкан.

- «Сила влияния» минем өчен нәрсәне аңлата? Бу вазыйфа, матур сүзләр яки статус турында түгел. Бу ирем белән минем турында. Безнең гаиләбезне көннән-көн ничек төзүебез турында. Ул коточкыч фаҗига кичерде, ике аягын да югалтты, ләкин сынмады, ә алга — спортка, альпинизмга атлады, күп кешеләр өчен тере үрнәк булды. Ә мин янәшәдә терәк һәм тыл: ярдәм итү, илһамландыру һәм иң мөһиме турында искә төшерү өчен, — диде Индира Нәбиева.

Рөстәм Нәбиевка "Паралимпия спортына, милләт сәламәтлегенә һәм хәйриячелеккә керткән шәхси өлеше өчен; кеше мөмкинлекләре турындагы күзаллауны үзгәрткән үрнәк өчен" бүләге тапшырылды.

Фото: Нәбиеваның социаль челтәреннән. 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас