+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
29 Июня , 05:10

"Бу һәрвакыт аның бәйрәме"

Ләйсән Үтәшева туган көнендә бик җылы пост урнаштырган.

"Бу һәрвакыт аның бәйрәме""Бу һәрвакыт аның бәйрәме"
"Бу һәрвакыт аның бәйрәме"
Популяр телевидение тапшырулары алып баручысы, спортчы һәм блогер үзенең МАХ-каналында гаилә альбомыннан бик күп фотолар урнаштырган.

Ул Башкортстанда үткән балачагы һәм яраткан әнисе турында язган.

"Башкортстан. Раевка. Әлегә кадәр миндә яшәүче кечкенә кыз. Элеккечә могҗизаларга, кешеләргә һәм яхшылыкка ышанучы кыз. Әнием һәм туган җирем мине шулай тәрбияләде — тормышны яратырга, чын күңелдән эшләргә һәм беркайчан да хыялланудан туктамаска.

Ел саен бу көнне мин әниемне котлыйм. Миңа ничә яшь тулса да, бу һәрвакыт аның бәйрәме. Рәхмәт сиңа, әни".

"Тормыш искиткеч тиз үтә. Ләкин мин элеккечә үземне утыз яшьлек дип хис итәм. Бәлки гаҗәпләнүемне, яратуымны, нәрсәгәдер өйрәнүемне, күп эшләвемне, көлүемне һәм иң гүзәл нәрсәләрнең әле алда булуына ышануымны дәвам иткәнгәдер".

Ләйсән Үтәшева һәркемгә котлаулары өчен рәхмәт белдерә:

«Мин сезне бик яратам һәм чиксез рәхмәт белдерәм. Бүген туганнарның барысын да безнең көн белән! Якыннарыгызны саклагыз. Әйдәгез үзебездән соң мөмкин кадәр күбрәк яхшылык калдырыйк!»
 
 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас