

Соңгы елларда без барыбыз да үзебезгә үзебез психолог булып киттек. Белгечләргә ияреп, теге яки бу сыйфатыбызның, акыл-зиһен дәрәҗәсенең чишмә башын балачактан эзлибез. Берәр усалрак кешегә юлыксак, балачагы авыр булган, әти-әнисе яратып бетермәгән, дигән нәтиҗә ясыйбыз.
Мөлаем, игелекле кешенең шушындый булуына да ата-ана “гаепле” дип саныйбыз. Җиде ел дәвамында республиканың Мәгариф министрлыгын җитәкләгән Галия Мөхәммәтҗанова белән күрешкән саен мин бу һәрвакыт ачык йөзле, елмаеп кына сөйләшүче, бервакытта да, беркемгә дә авыр сүз әйтмәс, усал караш ташламас, затлы, зыялы ханымның нинди гаиләдә үсүен чамалый идем инде. Соңгы очрашуыбызда сөйләшүне нәкъ шушы темага –─ унбер бала үскән гаилә, ата-ана, туганлык темаларына багышларга булдык.
Галия Мохтар кызы мине һәрвакыттагыча өстәл тулы нигъмәтләр белән каршы алды. Ә иң түрдә нинди ризык иде дисезме? Кәбестә салаты. Бу салат белән Галия ханымның иң якты истәлекләре бәйле. “Безнең өстәлдә кәбестә салаты һәрвакыт булды. Ул каян булган икән ул заманда? Үзебез утыртмадык. Каравылчы булып эшләгән әти каяндыр таба иде. Аңа мул гына балык мае салып бутыйлар иде. Бу үзенә күрә бер файдалы ризык булгандыр. Унбер балалы гаиләне күз алдына китерегез. Вакыты нинди! Узган гасырның алтмышынчы еллары...”
Галия ханым Чиләбедә туган. Уникешәр балалы гаиләдә үскән әти-әнисен, бер-бер артлы сабыйлары туа башлагач, әтиләренең Чиләбедә яшәүче абыйсы Баймактан чакырып ала. Анда тормыш яхшырак, мулрак дип фикер йөртә ул, энесенә йорт салу нияте дә була. Соңгы балалар шушында туа. Яңадан Сибайга кайтып төпләнгәнче Галия өч сыйныфны укырга өлгерә. Чиләбедә урыс мәктәбендә белем ала кыз, шуңа да аның урыс теле белән проблемалары булмый.
– Кәбестә салаты безне гомер буе озатып йөрде, – дип теманы дәвам итә Галия ханым. – Бүген дә мин аны көн дә ясыйм. Ул гына да түгел, берәр туганыбыз дәваханәгә кереп ятса, кәбестә салаты кирәкмиме, дип шаяртабыз. Балык мае белән генә булмасын, дибез. Ул май нык үзәккә үткәндер, мөгаен. Аның каравы, шушы салат безгә дәва, витамин булгандыр. Бу буыннан-буынга бирелә. Без дә балаларны, оныкларны кәбестә ашатып үстердек. Гадәтме, яратумы, файдасы өченме... Бу әнидән килгән халык педагогикасының бер чагылышы.
Унбер бала үстергән Киньябикә апа, укый-яза белмәсә дә, Макаренколарыңны бер читкә куярлык акыл-зиһенгә ия булган. Ул күп сөйләми торган, озын, зифа гәүдәсен һәрвакыт төз тотып, заманына күрә зәвык белән киенүче соклангыч зат иде, ди Галия ханым. “Әнинең яшел күлмәгенә – яшел яулык, зәңгәренә зәңгәр иде. Төпкел башкорт авылында үскән, 17 яшендә ярәшеп кияүгә бирелгән бу кеше каян белеп бетергәндер бу кадәресен”, – дип аптырый ул.
Итәк тулы баланы үстерергә күпме түземлек, чыдамлык, көч кирәк булуын да ана үзе генә белгәндер инде. Ярый ла янында тиң яры Мохтары була. 65 ел бергә бер-берсен ярты сүздән аңлаучы бер җан булып яши алар. Кызганычка каршы, Киньябикә апа алдарак китә. “Әти 91 яшькә кадәр яшәде. Ул артык йомшак, шәфкатьле, миһербанлы иде. Сибайга күченгәч, бәләкәй генә өебезгә үзебезнең ыбыр-чыбыр бала өстенә, бөтен урам баласы җыела иде әле. Чөнки әни бавырсаклар, коймаклар пешерә, аның исе бөтен урамга тарала. Сүз әйтүче юк. Әти ачуланмый гына түгел, үзе җыеп алып килә. Бала җылы булган җиргә тартыла бит ул. Әти әле, үзе өйдә булмаса, эшенә килгән кешеләрне безгә тамак ялгарга җибәрә иде. Без гел самавырдан чәй эчтек, ул чәйнең тәме әле дә тел очында тора. Ихатадагы самавыр әтинең эшеннән күренеп торгандыр инде, кешеләрне “әнә шул самавырлы өйгә керегез” дип җибәрә иде.
Урамда төрле милләт кешеләре яшәде. Ләкин бездә аларны бүлү булмады. Мөселман бәйрәмнәрендә әни, кабартмалар пешереп, сыйныфташларны сыйлый, христиан бәйрәмнәрендә балаларга кәнфит-печеньелар тарата. Бездә барысы да буталып беткән иде. Бер җизнәбез – Казан татары иде, икенчесе – Луганскидан украин милләтеннән. Әнинең иң яраткан кияве ул булмады микән әле”, – дип елмая Галия ханым.
Әни безне җыеп, туплап тотты, ди ул. Киньябикә апа тугыз кызына тәрбияне дә бирә белгән. “Укыта башлагач, балалар янына кәефсез кермәгез, сезнең кәефсез булуыгызда аларның гаебе юк. Гел елмаеп йөрегез, кайткач елашырсыз”, – ди иде”, – дип искә ала Галия Мохтар кызы. Болар да Киньябикә апаның тормыш сабаклары. “Һич онытмыйм, әни көзге ала иде дә: “Менә карагыз, нинди ямьсезсез. Чөнки битегез сытык, усал. Хәзер көлегез дә, янә карагыз. Ничек матур булдыгыз, үзегезне матур тотыгыз! Ипләп сөйләшегез, ирегезгә яхшы булыгыз”, – дип өйрәтте әни безне”, – ди ул. Хәзер аның гел елмаеп дәшүенең, беркайчан да начар кәефен күрсәтмәвенең сере билгеле.
– Бәләкәй чактан һәркемнең үз бурычы булды. Бу шулай булырга тиеш. Һәркемнең холкы игътибарга алынды. Без барыбыз да төрле холыклы. Мин, мәсәлән, иртән йокларга ярата идем, шуңа күрә миңа тәрәзәләрне ачу бурычы йөкләнде. Моның өчен иртә торырга кирәк бит инде. Мин тормыйча, беркем дә ачмый. Торам инде, өйрәттеләр, – дип елмая ул.
Хәзер инде унбер баланың дүртесе генә исән. Иң кечесенә дә 70 яшь. “Без бераз катырак та, йомшак та мохиттә үстек. Әни усалрак булды, нахакка рәнҗетмәгез, ярдәм итегез, җаваплы булыгыз, эшләгез, эшләп кеше үлми, дип үстерде. Өлкәнәйгәч тә безнең принциплар шундый булды. Эшебездә дә. Мин кешене кимсетүләрен яратмыйм. Мин-минлегенә тисәң, кеше сине беркайчан да гафу итмәячәк. Ялкауларны, намуссызларны яратмадым. Без кешеләр белән эшлибез. Кешенең гомере эштә үтә. Анда яхшы, гадел мохит булырга тиеш. Бала яратмаучы укытучыга мәктәптә эшләргә ярамый, монысына иманым камил. Балаларга болай да рәхәт түгел”, – дигән фикердә мөгаллимә.
Галия Мохтар кызы янә әнисенең тормыш сабакларына әйләнеп кайта: “Кичләрен әни безгә әкият сөйли иде, Укый-яза белмәгән кеше халык авыз иҗатында су кебек йөзде. Ул сөйләгән хикәятләрнең барысы да “Урал-батыр” эпосыннан икәнен күптән түгел генә белдем. Кем үзен яхшы тота, шул әни янында ята иде. Аның янына яту өчен көне буе үзебезне яхшы тотарга, кушылган эшләрне җиренә җиткереп үтәргә тырыша идек. Тагы да Чиләбедә яшәгәндә Баймакка кайтабыз. Аны илгә кайту, дип атый идек. Кем яхшы укый, илгә шул кайта. Барысын да алып кайтып булмый, күмәкбез. Бу да үзенә күрә тәрбия ысулы булгандыр. Яхшырак булырга тырышу өчен.
Мин әти-әнинең тиргәшкәнен хәтерләмим. Булгандыр инде. Җитмәүчелек тә булгандыр. Безгә күрсәтмәделәр. Ач булмадык, кәбестә белән балык мае гел булды. Витамин кирәк диптер инде, алманы күп ашаталар иде. Көн саен мотлак аш. Мин әтинең яраткан кызы идем. Бервакыт 9нчы сыйныфта укыганда чирләп киттем. Әти нишләргә дә белми, ни телисең, дип өлтерәп тора. Хәлвә ашыйсым килә, димен. Каян алганмындыр инде, кибеттә юк иде әле ул. Кичен әти каяндыр табып алып кайтты. Мин терелдем. Менә әти мәхәббәте. Әни чирләгәндә халык ысулларын куллана иде. Чүпрәк капчыкларда үләннәр була иде. Без аларның үзләренең чирләгәнен күрмәдек тә, белмәдек тә”.
Киньябикә апага авыр сугыш елларында эшкә җигелергә туры килә. Бер-бер артлы балалар туа башлагач, ул эшеннән туктый. Мине бигрәк тә тугыз кызга ничек кием юнәтүләре кызыксындырды. Юклык заманы, ә кыз бала һәрвакыт матур киенергә тели. “Өлкән апалар эшли башлагач, безгә әйберләр белән посылкалар җибәрә иде, алар салган фин күлмәге һаман да бар. Гомумән, киемгә килгәндә, әни гел тегенеп утырды, апалар да тегә иде, күбрәк искене яңарталар иде, әлбәттә”, – ди Галия ханым.
Ни генә дисәң дә, зур гаилә бәхетле инде ул. Андый гаиләдә бер-береңә ярдәм беренче урында була. Кайгыда да, шатлыкта да гел бергә. “Былтыр улым үлгәч, ярдәмнәрен нык тойдым, – дип иң авыр вакытларын искә ала Галия Мохтар кызы. – Меңнәрчә операция эшләгән хирург, әтиебезгә охшаган балам үзен саклап кала алмады... Өч оныгыбыз, өч шатлыгыбыз калды. Һәрберсе үзгә, үз мавыгулары бар. Туганнарның иңе, ярдәме булмаса, ул вакытларны ничек кичерер идек икән...”
Унбер баланың күпчелеге педагогия өлкәсен үз иткән. Гаиләнең бу өлкәдәге стажы – 200 елдан артык. Шундый әни белән үскән кызларның бу өлкәне сайлавы гаҗәп түгел. “Әни гомер буе әтинең абруен саклады. Берәр нәрсә сорасаң, әтиең нәрсә әйтер, ди иде. Без беләбез инде: әни ничек әйтә, шулай була. Ләкин әтинең сүзе алга куелды. “Ир кешегә авыр сүз әйтмәгез”, – ди иде ул. Үзебезнең зур, дус, тату гаиләгә сокланып, минем дә күп бала үстерәсем килгән иде. Әмма идарәче булып эшләү мөмкинлек бирмәде. Гомер буе җаваплы эшләрдә эшләдем. Мәгариф министрлыгында гына – 22 ел, шуның 7 елын министр булып. Ирем Самат та мөгаллим, философия фәннәре докторы. Ярый шушы ике балага дөрес тәрбия бирә алдык. Икесе дә медицина фәннәре кандидаты булды”, – ди Галия ханым.
Без сөйләшкән арада каяндыр егетләрчә җитез һәм көләч Самат абый да кайтып керде, әти-әнисенең хәлен белергә килгән кызлары Әнисә дә аш бүлмәсенә кагылып узды. Аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә, мәхәббәт тулы күзләренә сокланып утырдым. Әйе, шулайдыр, бу тормышка дөрес юл балачакта салынадыр. Мохтар абый кебек әтиең, Киньябикә апа кебек әниең булганда синең язмышың башкача була алмыйдыр.