

Башкортостан тарихында беренче философия фәннәре докторы, социология фәненә нигез салучы, Уфа дәүләт авиация техник университетында 30 елга якын кафедра мөдире булып хезмәт куйган күренекле галим Аитов Нариман Абдрахман улының тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Анда чит илләрдән һәм Русиянең күп шәһәрләреннән күренекле галимнәр катнашты.
Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Русиядә социология турында язмаларны, гомумән, качып-посып кына укыганнар. Совет власте урнашкач, юлбашчы Владимир Ленин, социология белән яхшы таныш буларак, партия съездларына әзерләнгәндә социологик тикшеренүләр уздырырга куша. Ләкин, көткән нәтиҗәләр күренмәгәч, социологияне буржуйлар яклы дип, Иосиф Сталин вакытында бөтенләй тыйганнар. Юлбашчы вафат булганнан соң, җәмгыять тормышында “җепшеклек” барлыкка килеп, укымышлы һәм аңлы белгечләр илнең үсеш юлында тоткарлыклар барлыгы турында белдерә. Бер үк вакытта илнең үсешенә дә, халыкның тормышына карата да ике төрле караш барлыкка килә: җитәкчеләр фикере – бер төрле, халык фикере – башкача. КПСС Үзәк комитетының беренче секретаре Никита Хрущев 1961 елның 17 октяберендә партиянең ХХII съездында бөтен дөньяга ишетелерлек итеп “бүгенге буын совет кешеләре коммунизмда яшәячәк” дип игълан итә. Ә халык, Нариман Аитов раславынча, асылда “казарменный социализмда” яшәгән.
Кыскасы, халыкның яшәү шартлары сыйфаты җитәкчелекнең аңында бер төрле, ә халык аңында икенче төрле чагылыш таба. Һәм бу капма-каршылык тирәнәйгәннән-тирәнәя бара. Ахыр чиктә эшчеләр 1962 елда ит, икмәк, эш хакы таләп итеп, Новочеркасский шәһәрендә демонстрациягә чыга.
Партиянең Үзәк комитетында, әлбәттә, бу хәлне төзәтергә кирәклеген аңлаган кешеләр табыла. Һәм алар җәмгыятьне, халык фикерен өйрәнергә кирәклеген исбат итеп, илдә социология фәнен аякка бастырырга, арытаба җитәкчелекне җәмгыятьнең чын хәлен дөрес бәяләп, эшчәнлекне, шуның нәтиҗәләреннән чыгып алып барырга күндерә. СССР фәннәр академиясендә социаль тикшеренүләр институты ачыла. КПСС Үзәк комитеты каршында иҗтимагый-сәяси фәннәр академиясе булдырылып, җитәкчеләргә дә, яшь коммунистларга да марксизм-ленинизм, фәнни коммунизм тәгълиматларын укыту кертелә. Әлеге академиядә аспирантура ачып, анда партия эшендә үзләрен лаеклы күрсәткән ышанычлы яшь коммунистларны кабул иткәннәр. Алар өч ел уку дәверендә социологиягә өйрәнеп, тиешле фәнни эзләнүләр үткәреп, кандидатлык диссертациясе якларга тиеш булган. Шул аспирантларның берсе Нариман Аитов була.
Тумышы белән Казан шәһәреннән булган Нариман Аитов Мәскәүдәге әлеге академиянең аспирантурасын уңышлы тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклый һәм Казан дәүләт университетында, гаиләсе белән университетның тулай торагында яшәп, укыта башлый, доцент дәрәҗәсе ала. Икенче баласы дөньяга килгәч, фатир мәсьәләсе кискен булганга күрә, ул берничә шәһәрдәге югары уку йортларына үзенең хезмәтен тәкъдим итеп, хатлар яза. Күп тә үтми, Уфа авиация институты ректоры Р. Р. Мәүлетовтан чакыру хаты килә. Бу – 1964 ел, Уфа авиация институтының үсеп килгән вакыты. Аның ректорына республика җитәкчесе З. Н. Нуриев та нык ярдәм итә, чөнки авыр сәнәгать актив үсә, кайда да инженерлар кирәк. КПСС Үзәк комитеты каршында академиянең аспирантурасын тәмамлаган белгеч Уфа авиация институтының марксизм-ленинизм кафедрасына мөдир итеп тәгаенләнә.
Нариман Аитов, үзенең хыялын тормышка ашыру юлында җиң сызганып эшкә тотына: беренче чиратта, партиянең Өлкә комитетында социологик тикшеренүләр лабораториясе ачып, җәмгыятьтә иң кискен мәсьәләләрне өйрәнү эшен башлап җибәрә. Беренче чиратта сәнәгать оешмаларында “кадрлар агымы” дип аталган, әлегә кадәр ныклап аңлашылмаган мәсьәләне ныклап өйрәнүгә алына. Эш нидә? Сәнәгать тармаклары тиз үсә, бигрәк тә нефть чыгару һәм эшкәртү, моторлар эшләү сәнәгате предприятиеләрен , завод-фабрикалар төзү кызу бара. Эшче куллар кирәк. Ә аларны кайдан алырга? Авыл яшьләре арасыннан, әлбәттә. Авыллардан шәһәрләргә йортлар, заводлар төзергә, анда эшләүне үзләренә максат итеп, яшьләр агыла. Шәһәргә килгәч, бер оешмадан икенчесенә күченү кебек әлегә кадәр өйрәнелмәгән күренеш арта. Авылда исә азык җитештерү өчен эшче кулларга кытлык килеп туа. Бу каршылыкларга китерә. Өлкә комитеты, җитәкчеләр алдында җитди сораулар туа. Нариман Аитов лабораториясе зур тизлектә Уфада, Стәрлетамакта һәм башка шәһәрләрдә анкеталар уздырып, меңәрләгән кешеләрнең фикерен өйрәнеп, анализ ясап, аның нәтиҗәләрен җитәкчеләргә тапшыра.
Шулай итеп, институтта 1964 елның сентябрендә эшли башлаган Нариман Аитов, обком каршында лаборатория ачып, социологик тикшеренүләрне актив рәвештә оештырып җибәрә. Бер генә мисал: Нариман Абдрахман улының сөйләве буенча, аның җитәкчелегендә лаборатория хезмәткәрләре 1965 елның беренче кварталына Уфаның 14 предприятиесендә 857 эшкә урнашучы һәм 846 эштән китүче эшчеләрнең фикерләрен өйрәнеп, анализ ясаган. Параллель рәвештә шундый ук эш башка предприятиеләрдә дә алып барыла. Бераз үзгәртелгән программа буенча, арытаба “Башнефтехимзавод” оешмасында 2379 эштән китүче һәм 2200 эшкә урнашучының фикере ачыклана. Моннан тыш, 1965 елның июль-октябрь айларында Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләренең конструкторлык проект оешмаларында эшләүче 2083 инженер-техник хезмәткәрнең фикерләре өйрәнелә. Нәтиҗәдә, бер оешмадан икенче оешмага күчеп, я булмаса, эштән киткән 8366 кеше фикере өйрәнелеп, анализланган һәм түбәндәге нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге барлыкка килгән.
Беренчедән, эштән китүнең төп сәбәбе хезмәт хакының түбән булуында түгел. Эштән китүләрнең 20-25 проценты шуңа бәйле. Гаилә мәсьәләләре – балаларны калдырыр урын булмау сәбәпле, 14 процент кеше эштән киткән. Эш урынында хезмәт шартлары начар булу, эшнең кызыксындырырлык булмавы һәм башка шундый хезмәтнең үзенә кагылышлы мәсьәләләр һәр бишенче эштән китүнең сәбәбе булып тора. Эш урыны торган җирдән ерак булу һәр унынчы эшчене эштән китәргә мәҗбүр иткән. Яшәр урын булмау – 6-7 процент, гаилә таркалу нигезендә башка шәһәргә күчү – 15 процент, эш тәртибен бозу 2-3 процент хезмәткәрнең эштән китү сәбәбе булган.
Шулай итеп, ил буенча да, республика күләмендә дә киң таралган, җәмгыять үсешенә аяк чалучы мәсьәләләрне өйрәнү башлана, һәм бу башлангычны әйдәп баручы Башкортстан, Уфа авиация институты һәм Аитов лабораториясе булуы турында хәбәр ил күләмендә тарала.
Биредә тагын да тирәнрәк мәсьәлә барлыгы да ачыклана: ил буенча яшьләрнең белем дәрәҗәсе күтәрелә, ә сәнәгатьнең күп тармакларында хезмәтнең эчтәлеген үстерүгә, автоматлаштыруга игътибар җитми. Әйткәндәй, бүген дә кайбер “киң маңгайлы” җитәкчеләр “илдә дипломлы кешеләр артык күп” дигән фикерне алга сөрә. Юк шул, әфәнделәребез, белемле – дипломлы кешеләр саны күп булу түгел, ә товар җитештерү кораллары, технологияләр, эшне оештыру ысуллары үсеше артта калу эшкә аяк чала. Президент Владимир Путин да нәкъ шул, технологияләрне үстерү кирәклеге турында сөйли, бу юнәлештә стратегик бурыч-максатлар куя. Нариман Аитов шулай ук мәктәпләрдә һөнәргә өйрәтү-укыту эше түбән куелуы турында, предприятиеләрдә яшьләрне коллективта эшләп, кешеләр белән аралашып яшәү тәртипләренә өйрәтү буенча эшне оештырырга кирәклеге турында да яза. “Кадрлар агымы”на каршы көрәшнең традицион ысуллары белән мавыгудан читләшеп, эшчеләрнең тормыш шартларын күтәрүне үзәккә алырга кирәклеген белдерә. “Бердәнбер рациональ юл, яшәү һәм эш шартларын принципиаль үзгәртеп, яхшыртып, эшчеләр эш урынына өйләренә кайткан кебек теләп барырлык мөмкинлекләр булдыру”, — дип яза ул.
Социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында җитәкчелеккә җиткерүдән тыш, ул киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый. Шул рәвешле Нариман Аитов үрнәгендә Уфада да, республика гәзитләре каршында да, фәнни оешмаларда һәм уку йортларында да кешеләрнең анкеталар ярдәмендә теге яки бу хәлгә карата фикерләрен өйрәнү киң тарала.
Нариман Аитов һәрвакыт яңа идеяләр, яңа фикерләр белән янып яшәде. “Кадрлар агымы”н өйрәнү нәтиҗәләреннән чыгып, оешмаларның үсеш юлында социаль проблемаларны инкарь итү очракларын да анализлады. Предприятиеләр, оешмалар гомум дәүләт планы нигезендә бары тик товар җитештерүне генә кайгыртып, оешманың социаль үсеше белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмиләр. Эшче кешегә предприятиедә бары тик товар җитештерү коралы итеп кенә карау дәвам итә. Шушы һәм башка күп факторларны исәпкә алып, Нариман Аитов оешмаларга социаль үсеш планы төзергә тәкъдим итә, һәм бу эш белән турыдан-туры үзе дә шөгыльләнә башлый. Волгоград өлкәсендә Камышин шәһәрендә, Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, Магнитогорск шәһәрләре предприятиеләрендә, Яр-Чаллы шәһәрендәге “КамАЗ” предприятиесендә, Украина ССРында Жданов, Мелитополь шәһәрләрендә шундый план төзергә ярдәм итә.
Социологик тикшеренүләр лабораториясе, башкарган хезмәте буенча да, анда эшләгән кешеләр саны буенча да, СССР Фәннәр академиясенең фәнни тикшеренү институтларының кайберләреннән зуррак булып үсә. Анда төрле вазыйфаларда эш башкаручылар саны 100 кешегә җитә. Профессор Нариман Аитов һәм аның ярдәмчеләре эшне фәнни нормалар нигезендә оештырып , моңа кадәр күрелмәгән югары нәтиҗәләргә ирешә. Хисапсыз күп тикшеренүләр уздыралар, ә алар барысы да заказ бирүче белән килешү нигезендә, аның акчасына эшләнә. Университет тарихында булмаган хәл – гуманитар кафедра фәнни заказчы акчасына тикшеренүләр уздырып, уку йорты казнасына табыш китерә.
1975 елда аның 50 яшьлек юбилеен уздырганнары хәтеремдә. Беренче корпусның иң зур залы туп-тулы халык, тау-тау чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр... Президиумда Нариман Абдрахман улы янында әнисе дә бар... Минем хәтердә андый да олылап уздырган башка юбилей сакланмаган.
1985 елда алтмыш яше тулгач та олылап юбилеен үткәрдек. Бу вакытка аның китаплары Мәскәүдә еш басыла иде инде: Аитов Н. А. “Советский рабочий”. 1981.; Аитов Н. А. “Работники хорошие и плохие”. М., 1983, һ.б. Ә 1987 елда Свердловск шәһәрендә “Отношения по расселению” дигән аның тагын бер фундаменталь хезмәте басылып чыкты.
Аның үзенең мисалында тагын бер әйбергә тукталып китәсем килә. Ул вакытта 60 яшькә җиткән ир-атка закон тарафыннан пенсиягә китү каралган иде. Нариман Абдрахман улы: “Арыдым инде, фән белән генә шөгыльләнәсем килә”, дип ычкындырды бер дусларча утырыш вакытында. Кем ничек аңлагандыр инде... 1988 елда Нариман Аитовның гаризасын канәгатьләндереп, кафедрага мөдир итеп үзе әзерләгән бер укучысын, социологик лабораториягә җитәкче итеп үзе әзерләгән икенче укучысын тәгаенләп, приказлар чыкты. Ә Нариман Аитов лабораториянең баш хезмәткәре итеп күчерелде.
Нариман Аитов Казахстанга күченеп китте, ә егетләр икесе дә дәртләнеп эшкә тотынды. Тик нишләптер, 1990 елда берсе кафедраны ташлап, икенче вузга китте. Икенчесе “Аитов лабораториясе” дигән исеме дөньяга таралган фәнни лабораторияне ябуга юл куйды. Икесе дә дипломнары буенча Нариман Аитов кебек философия докторлары иде, югыйсә...
Ә Нариман Аитовны Казахстандагы Алмата шәһәрендә Аль-Фараби исемендәге Казах милли университетының социология кафедрасына эшкә чакырып алдылар. Ул анда да актив рәвештә социологик тикшеренүләр үткәреп, аспирантура-докторантура ачып, социология фәннәре кандидатлары һәм докторлары әзерләп, яңадан-яңа монографияләре белән безне шатландырып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр эштә, иҗатта булды.
Нариман Абдрахман улы 60 фән кандидаты һәм 20 фән докторы әзерләгән фәнни җитәкче. Аның диссертацияләрне укып, төзәтүләр кертеп, эшне азакка кадәр җиткереп, яклауны оештырудагы ярдәмен үлчәп тә, бәяләп тә бетерерлек түгел. Шул бетмәс-төкәнмәс мәшәкать арасында үзенең китаплары, фәнни мәкаләләре дә чыгып торды. Ә аларда һәрчак яңа фикер булды!
Ул 1999 елның 17 августында 74 яшендә мәңгелеккә күчте. Алмата шәһәрендә җирләнгән. Азакы тапкыр аны хезмәттәшебез Тамара Вырупаева күргән. Аларда кунакта булып, иртәгә кайтырга җыенган Тамара, Нариман Абдрахман улы һәм аның хатыны Зөһрә ханым белән ресторанга кичке ашка барганнар. Күңелле итеп утырганнар, аның белән табында һәрвакыт күңелле булды. Тостлары да кызыклы, хәтердә кала торган була иде. Бервакыт коллегалар белән утырганда мактау сүзләре артыкка киткәч, шундый тост әйткәне хәтеремдә: “Мине мактап, шәхесемнән культ ясамагыз, зинһар. Минем гәүдәмне кабердән-кабергә күчереп йөртерлек булмасын”, — дип көлдергәне хәтердән чыкмый. (Мавзолейга ишарә инде).
2025 елның 26 декаберендә Нариман Абдрахман улының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция кысаларында БДУны һәм УДАТУны берләштереп оештырылган Уфа Фән һәм технологияләр университетының Гуманитар-социологик институтында аңа багышлап тактаташ ачылды.
Башкортстан үсешенә гаять зур өлеш керткән күренекле галим турында хәтер, һичшиксез, кадерләп сакланырга тиеш!
Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы,1974 елдан 2021 елга кадәр УДАТУда хезмәт салган профессор.