+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
13 Августа , 11:17

“Хезмәт базарындагы хәл – җәмгыятьнең социаль барометры”

Эшсезлек сәбәбе артында нәрсә ята? Кемнәр бу статустан баш тарта?

“Хезмәт базарындагы хәл – җәмгыятьнең социаль барометры”“Хезмәт базарындагы хәл – җәмгыятьнең социаль барометры”
“Хезмәт базарындагы хәл – җәмгыятьнең социаль барометры”

Июль ахырында “Башкортстанстат” республиканың хезмәт базары торышындагы хәл турында мәгълүмат әзерләде. Экспертлар фикеренчә, ул соңгы елларда төбәктәге эшсезлек, шәһәр һәм авыл җирләрендә халыкның ни дәрәҗәдә эш белән тәэмин ителеше һәм күрше төбәкләр белән чагыштырганда әлеге проблемаларның ничек хәл ителүен бәян иткән тирән анализ белән сугарылган мәгълүмат тупланмасы. Әлеге чыганакка караганда, республикада быел февраль-апрель айларында эш көчендәгеләр саны гомум халык исәбеннән чыгып йөрткәндә, ягъни, 4,042 миллион кешенең 1,965 миллионын тәшкил иткән.

Шуны да билгеләргә кирәк, Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) методологиясе буенча, 2025 елның декабреннән 2026 елның февраленә республикада эшсезләр саны нибары 29 мең кеше тәшкил иткән. Мәскәү дәүләт университеты профессоры, төбәк икътисады буенча әйдәүче белгеч Наталья Зубаревич бу хәлгә бәя биреп: “Эшсезлек күрсәткеченең 5 процентка җитүе табигый күренеш. Дөнья базары өчен Башкортстанда аның 1,5 проценттан артмавы биредә эшче көчләргә зур кытлык булуы турында сөйли”, – дип белдерде.
Әмма, аналитиклар фикеренчә, эшсезлек күрсәткеченең түбән булуында яшерен, исәпкә алынмаган сәбәпләр дә булырга мөмкин. Бөтенләй эш эзләмәгәннәр яисә кайдадыр шөгыль табып урнашырга теләмәүчеләр дә аз түгел. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә теркәлергә ашыкмаганнар да җитәрлек.

Саннарны чагыштыруга килгәндә игътибарга лаек тагын бер мөһим мәгълүмат җәлеп итә. “Башстат хәбәр итүенчә, республикада хезмәткә җәлеп ителмәүчеләр категориясендәгеләр саны 2,077 миллион кеше тәшкил итә. Бу – гомумхалык санының яртысыннан азга гына күбрәк, ягъни, 58,4 процент тәшкил итә. Күренүенчә, эш көчендәгеләргә республика халкының 48,6 проценты туры килә, аңлаешлырак телдә әйткәндә, хезмәт базарында һәр кешегә эш көчендә булмаган 1,06 кеше туры килә. Әлбәттә, ди экспертлар, соңгылары турында сүз алып барганда, пенсионерлар яисә балалар гына күз уңында тотылмый. Бу төркемгә шулай ук студентлар, йорт хуҗабикәләре, эшләмәүче һәм эш эзләмәүчеләр, шулай ук, эш көчендәгеләргә карамаган башка категория вәкилләре керә.

Гәзиткә мәкалә әзерләгәндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына да игътибар иттек. Белешмәләргә караганда, республика буенча мәсәлән, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны бу елның май ае ахырына 9,2 мең кеше, ә эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләр 28,4 мең урын тәшкил иткән. Әлеге саннар да язмада куелган сорауларга берникадәр җавап табарга ярдәм итә.

Түбәндәге язмада без авылдагы эшсезлек һәм бу проблеманы барлыкка китергән сәбәпләр турында сөйләшүгә багышладык. Авылдагы эшсезлекнең төп сәбәпләре нәрсәгә бәйле һәм хезмәт базарында алар актив катнашамы? Шәхси хуҗалыклар үсеше авылда эшсезлек мәсьәләләрен хәл итүдә нинди йогынты ясый? Шушы һәм башка сораулар белән без төбәк икътисады буенча күренекле белгеч, икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәге баш фәнни хезмәткәре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Ахуновка мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм Ринатович, күптән түгел “Росстат” һәм “Башстат” мәгълүмат­ларына нигезләнеп язылган җитди хезмәтегез белән танышырга туры килде. Анда Сезнең республика шәһәр-авылларындагы эшсезлек мәсьәлә­ләренә тирән анализ ясап бәя бирүегез, үз фикерләрегезне фәнни нигезләнгән тәкъ­димнәр рәвешендә белдерүегез дә игътибарны җәлеп итте. Әлбәттә, рәсми саннар артында проблема гына түгел, кешеләр язмышы да, республиканың социаль-икътисади үсеше белән бәйле чаралар да ята. Гомумән, Сезнең белән әңгәмәне Башкортстанның хезмәт базарындагы хәлләр турында сөйләшүдән башлау дөресрәктер.
– “Кызыл таң” гәзитендә җитди тема күтәрелүе һәм әлбәттә, проблемаларны күр­сәтү белән чикләнмичә, аналитик икътисад­чыларның киңәш-тәкъдимнәрен, эшлекле фикерләренә урын бирелүе куанычлы хәл. Бу очракта яраткан басмабызны галим трибунасы буларак түгел, ә республика икътисады, социаль үсеше белән бәйле проблемаларны хезмәт базары мөмкинлекләре буенча фәнни карашны җиткерү теләге дип тә кабул итәргә кирәк.
“Башстат” мәгълүматларына нигезләнеп шундый нәтиҗә ясарга була: әлеге вакытта Башкортстан хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләрне хезмәт базарына җәлеп итү буенча чагыштырмача түбән дәрәҗәдә һәм бер үк вакытта эшсезлек дәрәҗәсе дә түбән булып калуын дәвам итә.
Мондый хәлгә бәя биргәндә шундый төшенчәләр бар. Халыкның эш көчендәгеләр составында катнашу дәрәҗәсе (уровень учас­тия в составе рабочей силы) елның беренче кварталында – 79, ә җәлеп ителүе (уровень занятости) – 77,7 һәм эшсезлек дәрәҗәсе 1,68 процент тәшкил итте. Ә Русия буенча бу күрсәткечләр шул тәртиптә 82,7, 80,8 һәм 2,21 процентка җитте. Бу саннардан шундый нәтиҗә ясарга була: республиканың гомумрусия күрсәткечләрдән калышуы (соңгысын исәпкә алмаганда), бездә эшсезләрнең күп булуын түгел, ә бәлки, хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләрнең шактый өлеше эш көчендәгеләр төркеменә кертелмәвен күрсәтә. Мәсәлән, әгәр ил буенча хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләрнең эш белән тәэмин ителмәүче категориясе 17,3 процент булса, Башкортстанда исә ул 21 процентка җитә, ягъни, сүз гади тел белән әйткәндә, кайдадыр эшләү мөмкинлеге булса да теләге юклар турында бара.
Билгеле, ни сәбәпле Башкортстанда эшләргә теләмәүчеләр саны зур ягъни, эш көчендәгеләр шөгыльсез һәм үзләренә эш эзләми, дигән сорау туа. Тикшеренүләргә нигезләнеп, мин бу хәлнең берничә факторын билгеләр идем: халыкның бер өлешенең формаль булмаган яисә халыкның мәшгульлеген исәпкә алу статистикасында рәсми теркәл­мәвен, төбәкнең шәхси ярдәмче хуҗалык­лардагы шөгыле белән бәйле авыл үзен­чәлеген, авыл җирләрендә тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы түләнгән эшче көчләр җитешмәве һәм башка сәбәпләр.
Белешмә. 2026 елның 1 кварталы йомгаклары буенча республикада барлык эш көчендәге яшьтәгеләрнең эшкә җәлеп ителүе 79 процент, ә авылда хезмәткә яраклылар арасында нибары 76,3 процент кына тәшкил иткән. Соңгы күрсәткеч илдәге авыл халкы буенча – 78,7, федераль округта 80,4 процент тәшкил итә.
– Эшкә яраклы категориягә керүче авыл халкы өлешенең республикада гомум эш көчендәгеләр төркемендә аз булу сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?
– Алдарак әйтеп үтелүенчә, беренче чиратта түбән хезмәт хакы түләнелү. Әлбәттә, аерым аграр хуҗалыкларда уртача айлык эш хакы 70-80 мең сумга җитә. Ә бит күпчелек хуҗалыкларда алай түгел. Халыкта һаман да “бушка колхозда бил бөккәнче – өйдә яту файдалырак” дигән фикер яши. Авылда транспорт, инфраструктураның еш кына заман таләбеннән артта калуы да, кешеләрнең кайдадыр керемлерәк эшкә урнашырга теләге сүрелү дә кире йогынты ясый.
Авылда халыкны гомумән эш белән тәэмин итәрдәй өч төп юнәлешне билгеләр идем: аграр тармак, бюджет секторы һәм сәүдә. Авыл хатын-кызларына эшкә урнашу өчен каршылыклар күбрәк: вакансияле эш урыннарының яшәгән йортына якын булмавы, транспорт мөмкинлегенең чиклелеге, балаларны тәрбия­ләүдә күбрәк көч һәм вакыт сарыф ителү, өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләү һәм шәхси хуҗалыктагы эшләр – барысы да гүзәл затларыбызга эш табуда “сайлану”ны чикли.
– Күптән түгел Сезнең бер чыгышыгызда республикада авыл җирендә 200 меңнән күбрәк кешенең эш көчендә­геләр исәбенә кермәве турында әйтү­е­гез истә калган. Фәнни телдә әйткәндә, формаль мәшгульлектә катнашмаган авыл кешеләре нәрсә исәбенә яши?
– Минемчә, республикада авылда хезмәткә яраклы кешеләрнең бер өлешенең рәсми рәвештә эштә булмавы аларның шәхси хуҗалыкларда керем бирердәй шөгыльгә махсуслашуы белән дә аңлатыла. Әйтик, үзендә җитештерелгән ит, сөт, йомырка, яшелчә, бал белән сәүдә итүчеләр арасында шул ук “колхоз” түләгәннән күбрәк керем алучылар аз түгел. Сер түгел, авылда кемгәдер ялланып акча эшләүчеләр дә бихисап. Төзелештә дә рәсми урнашмыйлар диярлек. Кемнәрнең шәхси техникасы бар – алар отышлырак хәлдә.
Икенче проблема да бар. Авыл кешеләре соңгы елларда “озын акча” эзләп Себер якларына юллануы җитди социаль проблемалар тудыра. Әмма шунысы да бар: алар еш кына гаиләнең төп яшәү чыганагын тәшкил итә. Кызганычка каршы, дип әйтергә дә ярый торгандыр, авыл хуҗалыгын модернизацияләү кул көче куллануны киметүгә китерә. Шунлыктан, еллар буе күмәк хуҗалыкта хезмәт салган һөнәр ияләре чит төбәкләргә дә эш эзләп китәргә мәҗбүр.
Авыл тормышы икътисадында аерым категориядәге гаиләләргә төрле дәрәҗәдәге бюджет түләүләренең йогынтысын да бил­геләргә кирәк. Әйтик, асрамага алган бала тәрбияләгән гаиләгә дәүләт яхшы пособие түли.
Белешмә. Социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, баланы бары тик матди керем алу максаты белән генә опекага алган гаиләләр саны гомум күрсәткечтә 40 процентка җитә.
Беркайда да эшләмичә авылда ничек, нәрсә исәбенә яшәргә була, дигән сорауга җавап шундый. Билгеле, статистикада алар эш көчендә, әмма бер эш урынында да теркәлмәгәнлектән гомум күрсәткечләргә кире йогынты ясый. Аларны эшсезләр төркеменә дә кертеп, эш белән тәэмин ителмәүчеләр дип тә булмый.
– “Эшсез” дигән квалификациягә караучыларның һәр өченчесе генә дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә, ә пособиене аннан да азрак кеше ала. Ничек уйлыйсыз, мондый аерма рәсми статус алуның файдасы юклыгы турында сөйлиме, әллә сәбәп башкадамы? Ни дисәң дә, эш тәкъдим итүчеләр 27,6 мең хезмәткәр җитешмәве турында белдерә, ягъни, бер вакансиягә бер эшсездән дә кимрәк – нибары 0,4 кеше туры килә.
– Хезмәт базарын җәмгыятьнең социаль барометры дип әйтер идем. Игътибар итегез: эшсезләр арасында хәтта югары белемлеләр дә аз түгел. Эшсезлек статусы белән теркәлүчеләрнең 74,8 проценты югары яисә махсус һөнәри белемгә ия. Аларның өчтән ике өлеше – 68,6 проценты – хатын-кызлар. Һәр унынчысы (9,5 проценты) – 29 яшьтә бул­ган яшьләр.
Проблема эш юклыгы белән бәйле түгел, ә аларны хезмәт хакы канәгатьләндермәвенә яисә квалификациясе туры килмәүгә бәйле. 2025 ел башына республикада 516,7 мең кешенең эш көчендәгеләр составына җәлеп ителмәве ачыкланган иде, шуның 323,2 меңе – хезмәткә яраклы эшкә җәлеп ителмәүчеләр. Алар рәсми рәвештә эш эзләми һәм шунлыктан статистика да исәпкә алынмый. Әлбәттә, эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы икътисадның тотрыклы, үсештә булуы турында сөйләми. Чөнки әлеге саннар артында эшләргә сәләтле, әмма төрле сәбәпләр белән хезмәт базарыннан читтә калган йөзләрчә мең кеше язмышы белән дә бәйле.
– Моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?
– Бу – бик катлаулы һәм ил күләмендәге комплекслы проблемаларны хәл итү белән бәйле.
Иң мөһимнәрен барлаганда, әлбәттә, демография, җәмгыятьнең картая баруы сәбәпләренә тукталырга кирәк. Мин бу турыда аерым хезмәтләр дә язган идем. “Башстат” мәгълүматлары буенча, 2009 елдан 2024 елга кадәр республикада хезмәт ресурслары 12,8 процентка кимегән һәм эш көчендә­геләрнең уртача яше 42 яшь тәшкил иткән. Бу – республика икътисадына хезмәт итүчеләр санының елдан-ел кимүе, эшкә яраклы кешеләрнең сан ягыннан азая баруы турында сөйли. Шундый шартларда да хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләрнең хезмәт базарыннан читтә калуы, эш таба алмаулары яисә эшләргә теләкләре булмау борчылу уята.
Белешмә. Рөстәм Ахунов хезмәтлә­реннән күренүенчә, соңгы мәгълүматлар буенча, республика авылларында беркайчан да рәсми эшләмәгән һәм эш эзләмәгән 15 яшьтән һәм аннан да югарырак яшьтә булган 605 мең кеше исәпләнә... Республикадан читтә эшләүчеләр саны буенча Башкортстан Русиядә өченче урында тора. Илдәге хезмәт мигрантларының һәр уналтысы – Башкортстаннан.
– Җанлы һәм эшлекле әңгәмәгез, “Кызыл таң” журналисты белән очрашуга вакыт бүлгәнегез өчен зур рәхмәт, Рөстәм Ринатович.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас