

Краснокама районының Саузбаш авыл биләмәсенә караган зур булмаган Саклау авылында яшәүче Шәймәрдановлар гаиләсе быел 16 апрельдә берьюлы өч бәйрәм билгеләде. Беренчедән, гаилә башлыгы Миңнегаян Хөснимәрдан улы олуг юбилеен – 90 яшен каршылады. Икенчедән, 16 апрель – Миңнегаян белән Наиләнең өлкән кызлары Диләнең туган көне. Миңнегаян белән Наиләнең никахка кергән көне дә ул 16 апрель.
Миңнегаянга бик кечкенәдән эшкә җигелергә туры килә. Әтиләре, балаларын зур көймәгә төяп, Кама аръягына алып чыгып китә. Ә анда – Удмурт Республикасының Каракулино районы. Бер авылда халык малларын көтәргә ялланалар.
– Авылда колхоз рәисе хатын-кыз иде. Ул безнең гаиләгә ашлык бирергә кушкан. Әнкәй аңардан ипи пешерде, – дип хатирәләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем. Шунда малай беренче тапкыр ипидән авыз итә.
Миңнегаян Саузбаш авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Малайга биш яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның сентябрендә әтиләре Хөснимәрданны фронтка алалар. Болай да авыр крестьян тормышы тагын да авырлаша. Әтиләре шул китүдән кайтмый. “Хәбәрсез югалды”, дигән хәбәре генә килә.
Шуңа Миңнегаянга мәктәптә уку бәхете дә тәтеми. Ул чордагы авыл малайлары өчен киң таралган һөнәргә – үгез җигәргә өйрәтәләр.
– Ул вакытта хәтта комбайннарны да үгезләр тартып йөртә иде, – дип әңгәмәдәшем.
Яше җиткәч, Миңнегаянны хәрби комиссариатка чакыралар. Тулы медицина тикшерүе үткәрәләр һәм егетнең сәламәтлегенә табибларның исе китә. “Син үзеңә берәр чир уйлап тап инде”, – дип киңәш бирәләр аңа. – “Ашказаным авырта”, – дип җавап бирә егет.
Укый-яза да белмәгән авыл егетеннән фронтта әллә ни файда булмас, туган авылында калсын әле, дип уйлаганнардыр медицина комиссиясе әгъзалары. Чөнки авыр сугыш елларында авылда карт-коры да, бала-чага гына калган була.
Фермада эшләгән вакытта Миңнегаян Наилә исемле кыз белән таныша.
– Наилә сылуым 8 яшьтә фермада эшли башлаган. Без өйләнешкәндә аның 11 ел хезмәт стажы бар иде инде. Икебез дә авыр тормышта үскәнгәдер, күрәсең, бик тату яшәдек. Наилә бер эштән дә куркып тормый иде. Барлык эшне бергәләп башкардык. Менә безнең ихатада ике йорт тора. Аның беренчесен Саклау авылына күченеп килгәч, 1975 елда төзедек. Ә икенчесен балалар таралышкач, икебез өчен генә дип төзегән идек.
Наилә апа Миңнегаян абзыйга алты бала – ике кыз һәм дүрт малай бүләк итә. Кызганычка каршы, уллары Азат белән Назим бәләкәй чакта ук гүр иясе булалар. Наилә апа да моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчкән. Ярый әле бу вакытта иң өлкән кызлары – 1961 елда туган Дилә янәшәдәге Агыйдел шәһәрендә эшләп, лаеклы ялга чыгып өлгерә. Һәм ике дә уйламыйча, туган авылына ялгыз әтисе янына яшәргә кайта. Хәзерге яшьләр күп бала тудырудан курка. Мин андыйларга Миңнегаян абзый белән Наилә апаның, алай гына да түгел, аларның алты баласының тарихын көн саен диярлек кабатлап торыр идем.
Өлкәннәр юкка гына: “Ике баланы бер дип исәплә, берне юкка исәплә!” – дип әйтмәгән шул.
Шәймәрдановлар гаиләсе даими яшәү өчен Саклау авылына күченергә карар иткәч, аларга йорт салу өчен авыл читеннән җир бирәләр.
– Участокның гомум мәйданы 1 гектар иде, – дип искә ала ул вакытларны йорт хуҗасы. – Уртадан зур булмаган елга да агып ята. Без елганы будык та ике буа барлыкка килде. Буаларны киртәләп алдык һәм анда – балык, җиребездә төрле үләннәр үстерә башладык. Буа ярларына каен һәм нарат үсентеләре дә утырткач, бу төбәк ял зонасына әверелде.
“Ял зонасы” белән танышып чыккач, Миңнегаян абзый мине өенә чакырды. Бу вакытта кызы Диләнең чәе өлгергән иде инде. Без өстәл тирәли урнаштык, Дилә чынаякларга хуш исле чәй ясады. Шул вакыт абзый каяндыр гармун тартып чыгарды һәм сыздырып уйнап җибәрде. Мин Миңнегаян абзыйдан бу кадәр осталык көтмәгән идем, шуңа ул уйнаганда шак катып тыңлап утырдым.
Хәзер район саен – балалар сәнгать мәктәбе, авыл саен музыка түгәрәкләре бар, дип мактанырга яратабыз. Тик музыка коралларында уйнаучылар гына юк. Ә элек яшьләребез мондый осталыкка өйләрдә генә өйрәнгән. Тик һәр егет өздереп гармунда уйнаган, ә кызларыбыз моңлы итеп җырлаган яки сикереп төшеп, биеп киткән. Шулар турында уйлансак иде.
Без Саклауга Миңнегаян абзый белән Наилә апаның уллары Филүс белән бардык. Дөресен әйткәндә, ул мине өр-яңа җиңел машинасына утыртып алып барды. Филүс Агыйдел шәһәрендә яши. Минем күрше. Без аның белән бер подъездда яшибез. Ул вахта ысулы белән Себердә эшли. Шуңа аның өйдә вакытын бик сирәк күрәбез. Шулай булуга карамастан, хәләл җефете белән бакчаларын гөл кебек итеп тоталар.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.