

Ярата тамашачы Риданы! Чөнки аның һәр чыгышы – “утлы өермә”. Күңелеңнең иң яшерен почмагына үтә, ә көчле тавышы оеп кына утырган тамашачыны да сискәндереп җибәрә. Ниндидер табигый артистлык сәләте белән ычкынмаслык итеп спектакль сюжетына чорный белә ул. Һәм шулай “чорналган килеш”, тамашачы артист ихтыярына буйсына: вакыйгаларга ихлас ышана, көлә, уйлана, хисләнә...
– Рида, февраль аенда ук бирелгән исем булса да, Сезне тагын бер тапкыр Башкортстанның халык артисты дигән абруйлы исем алу белән тәбриклим. Хәер, белүемчә, Сезне халык күптән, бик күптән үз итте һәм бу мактаулы исем дистәләгән елларга сузылган яратуны, тануны рәсмиләштерү генә булды. Әйтегез әле, бу сөйдергеч каян килгән ул? Ничек, кай тарафларда үстерелгән?
– Билгештәдер инде, күркәм табигатьле туган авылымда. Гүзәл Аскын районында, елга буенда гына урнашкан ул. Шул хозурлык кочагында яратылып, иркәләнеп үскәнгәдер, бәлки, тумыштан җыр-моңга гашыйк булганмындыр. Бәләкәй генә авыл булуына карамастан, бик күп танылган, данлыклы шәхесләрнең туган төбәге ул. Билгеле профессорлар, табиблар, күренекле рәссамнар, җырчылар туып-үскән анда. Һәркайсысы белән горурланам. Әйткәндәй, без үскәндә авыл гөрләп тора иде, һәр йортта күмәк бала булды. Без дә гаиләдә биш бала – ике абыем, бер энем һәм иң кече сеңлебез, бик тату, бер-беребезне карашып үстек. Әтиебез бик моңлы иде. Заманында теләгән һөнәренә укырга баралмый калган ул, шоферлыкка укыган һәм бер матур көнне әнием – Нәзилә Нурлыхан кызын сөекле яры иткән. Әниебез бик уңган, утыз елга якын сыер савучы булып эшләде. Без, балалар да, көн-төн эштә булдык, һәм шул ук вакытта, яратуны тоеп үстек. Миңа бигрәк тә назның иң зур өлеше, киемнәрнең иң матуры, ризыкларның иң тәмлесе эләкте.
– Сәнгатькә ничек гашыйк булдыгыз?
– Бәләкәйдән сәхнәдән төшмәдек. Үзебез уйнап, үзебез спектакльләр куеп йөрдек. Һинд кинолары еш килә иде авылга, аларны карап, һинд кызларының матур биюләренә гашыйк булдым. Телевизордан Алла Пугачева, Филипп Киркоровларны карап-тыңлап, алар кебек зур сәхнәләр яуларга хыялланып үстем. Авылдагы укытучыларыбыз да һәрьяклап үстерергә, дөньяны танытуга зур көч салды. Җыр-моңга, сәнгатькә тартылуда аларның да өлеше бар.
– Клуб бармы авылыгызда?
– Элекке клуб урынына хәзер мәчет төзеделәр, әлегесенә исә ремонт таләп ителә. Киләчәктә яңа клуб төзергә дигән планнар барлыгын беләм, насыйп итсен бу хыялларның тормышка ашуы. Бәхеткә, авылдашларым җыр-моңнан һич аерылганнары юк, бик талантлылар.
Мин бәләкәйдән биедем, җырладым. Хыялым биюче булу иде. Шуңа мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак культура-агарту йортына биючелеккә укырга бардым. Тик гәүдә төзелешем белән туры килмәгән булып чыктым, белгечләр минем киләчәктә тулыланырга ихтималлыгым зурлыгын раслады. Нечкә булмадым шул, “гөп” итеп торган авыл кызы! Шулай итеп, тормыш юлым театрга таба юнәлеш алды.
Техникумда театр факультетында бер ел башкорт курсында укыдым. Шул вакытта Стәрлетамак театрына махсус курс җыела башлады. Һәм мин, үземдә көч туплап, тәвәккәлләп, мәдәният институтына укырга кердем. Габдулла Гыйләҗев, Илшат Йомагулов, Рәфил Нәбиуллин, Суфия Корбангалиева, Хөрмәтулла Үтәшевлар кебек көчле укытучылардан белем алдым. Сәнгать җитәкчем Гөлли Мөбәрәкова булды.
Укуны тәмамлагач, махсус Стәрлетамак башкорт театрына эшләргә кайтырга тиеш идем. Диплом эшләребезне дә шул театр сәхнәсендә якладык. Ә Стәрлетамак туган авылымнан бик ерак, кайтып йөрергә авыр. Әни ялгыз, аңа булышырга кирәк. Шунлыктан, мин Уфада калырга ниятләдем.
Беренче эш урыным Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры булды, бер сезон анда, арытаба өч сезон Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшләдем, матур-матур образлар тудырдым, тәҗрибә тупладым. Остазларым – зур шәхесләр белән бер коллективта эшләү нинди зур дәрәҗә! Зинира Атнабаева, Нурия Ирсаева, Тәнзилә Хисамова эшләгән искитмәле чак! Илсөяр Газетдинова, Фидан Гафаров, Гаяз Алтыншиннар ни тора... Бик бәхетлемен алар белән бер сәхнәдә эшләгәнемә. Шуннан тормышта кискен үзгәрешләр булды һәм мин “Нур” татар театрына килдем.
– “Нур” башка театрлардан нәрсәсе белән аерылып тора? Милли театрда эшләү үзенчәлеге нидә?
– “Нур” театры халыкчан. Бу театрыма – аның бүгенге җитәкчесе Фирзәт Габидуллинга, аңа кадәр эшләгән җитәкчеләргә, бергә эшләргә насыйп булган барлык режиссерларга, хезмәттәшләремә, дусларыма бик тә рәхмәтлемен. Монда үз бәхетемне, үз урынымны таптым. Иркен сулыш алып җибәрдем, актриса буларак ачылдым, рәхәтләнеп, киң колач җәеп, эшли башладым.
– Рида, Сез үзегезне хисчән кеше дип атый аласызмы?
– Бик хисле, нечкә күңелле кешемен. Күп нәрсәне күңелемә якын алам. Кызганычка каршы, сәнгатьтә, театрда, гомумән кешелек дөньясында нахак сүзләр әйтү, уйламыйча рәнҗетүләр, булмаганны булды дип сөйләүләр бар. Менә шуларны бик авыр кичерәм. Туры сүзлемен, арттан сөйләмим, кирәк икән, йөзенә бәреп әйтә алам. Дөреслекне яклап, кызып киткән чакларым да бар. Бәлки, бу артист өчен начар сыйфат та түгелдер әле. Шәхсән минем үземә нык басынкы, тавышсыз, үтә дә сабыр холыклы артист сәхнәдә кызыклы түгел. Гомумән, ялкау кешеләрне яратмыйм. Миңа тиз итеп, озын-озакка сузмыйча эшләргә булсын. Авылда шулай үстек – тиз генә чишмәдән су алып кайту, идәннәрне юу, тиз генә чүпне утап алу, су сибү. Сыерларны савып алу, мал-туар карау, күз ачып йомганчы утын өю, печән чабу, аны чүмәләгә җыю...
– Темпераментыгызны сәхнәдән күрәбез инде! Мөгаен дә, бала чакта малайлар белән дә сугышып йөргәнсездер әле? Холкыгыз белән кемгә охшагансыз – әтиегезгәме, әниегезгәме?
– Әтиемә. Кызу, гарьчел, эшкә тиз, уңган иде әти. Әниебез исә тыныч, сабыр булды. Әти мәрхүмнең трактор тавышы ишетелә башлап, аның өйгә кайтуы аңлашылса, тиз генә өстәлгә җылы аш, кул югычка җылы су салынган, чәй кайнаган, ипи киселгән, идән юылган, ак сөлге эленгән булырга тиеш иде. Мин дә өйдә дә, эштә дә тәртип булганны, җиренә җиткереп эшләнгәнне яратам. Башкалардан да тәртип таләп итәм. Бу җыйнаклык эш урынын тәртиптә тотуда гына түгел, репликалар әйтүдәге төгәллектә, җыйнаклыкта чагыла. Сәхнәдә дә режиссер бурычларын җиренә җиткереп эшләнгәнне яратам. Туплап, спектакльдән спектакльгә баетып эшләргә тырышам.
Мин абыйлар белән үстем. Малайлар белән ихата башыннан йөреп, таудан тагарактан шуып, печән чабып, утын ярып, бөтен эшләрне эшләп үскән бала мин. Мин бигрәк тә усал, әрсез, туры сүзле булдым. Дөбердәтеп дөнья көттек. Иркәләнеп, ак күмәч ашап, әни итәгенә ябышып утырсаң, тормышта җитешеп булмый. Бар тапканым – үз тырышлыгым белән.
– Сез бәхетлеме?
– Шөкер, әйе. Гаиләдә бик яратылып үстем. Абыйларым мине көтеп алган, әти-әнидән дә мәхәббәт мулдан эләкте. Хәер, иркәлек, бәхетне һәркем үзенчә аңлый.
– Энегез турында да сөйләгез әле. Авыр кайгыны ничек күтәрдегез? Якташларыгыз энегезнең батырлыгын тануы күңелегезгә тынычлык бирәме бераз?
– Тормыш булгач, кайгыларын да күрергә туры килде. Бар да рәхәт, җиңел, җайлы гына бармый икән шул... Бертуган энекәшебез – офицер Ринат Фәһәметдин улы Фәхрисламовның махсус хәрби операциядә гомере өзелде. Тормышны яратты туганым, акыллы, уңган, җитез иде. Атка сикереп кенә менеп атлана иде. Мин Уфа сәнгать институтының беренче курсын тәмамлаганда, ул тугызынчы сыйныфны укып бетерде һәм мин аны Уфага укырга алып килдем. Шунда бигрәк тә дуслаштык, бер-беребезгә таяныч булырга өйрәндек. Аны югалту – гаиләбез өчен зур кайгы, күңелдән һич чыгарлык түгел, ә яшәргә кирәк. Якташларыбызга рәхмәт, энемнең батырлыгын мәңгеләштерделәр. Район хакимияте башлыгы Динис Рәдис улы Йосыповка бик зур рәхмәт, авылдашларыма, якташларыма, туганнарыма. Әнинең күңелен күтәрергә тырыштылар, матур юату сүзләре әйттеләр.
Әни кайгыны бик авыр кичерде, ике елдан соң инсульт сукты. Сөйләшә алмый. Аны әле бертуган сеңлем карый. Мин ял вакытымда, бәйрәм көннәрендә карарга тырышам. Эшем театрда булганлыктан, буш вакытым бик күп түгел.
– Кызыгыз белән мөнәсәбәтләр ничек? Хәзер яшьләр бит башкача тормыш белән, заманча яши. Арагызда упкын юкмы? Җылы аралашуларга вакытыгыз каламы?
– Камилә кызым белән бик дус без. Горурлыгым, таянычым, шатлыгым, йөрәгем, яратканым, тормышымның бизәге ул. Хәзерге яшьләр башкача, әйе. Камиләм инсафлы, акыллы, тәүфыйклы, җитди кыз. Бер-беребезне аңлап, таяныч булып яшибез, арабызда бары тик мәхәббәт, җылылык. Кызым әниемне һәм мине хөрмәт итә, гастрольләрдән кайтуыма тәмле ашлар пешереп көтеп тора. Укый да, эшли дә, эшендә хөрмәт итәләр үзен. Киләчәктә аңа хатын-кыз бәхете, бәхетле тормыш теләр идем, үзен яраткан, ул яраткан, яхшы кеше очратсын, Аллаһы боерса.
– Кеше ничә яшькә кадәр яңадан тормыш башлап җибәрергә мөмкин, дип уйлыйсыз?
– Бервакытта да соң түгел. Ничә яшьтә дә кеше тормышын көйли ала. “Хатын-кызның җиде чырасы булыр”, дигәннәр. Берсе янмаса, берсе янар, ди. Мин нык куанам, һәрвакыт янымда дусларым, туганнарым, кызым, тамашачыларым булганга. Бервакытта да ялгыз түгелмен. Яңа кичерешләр, кемдер ялгышкан икән, аерылышулар бар икән, яңадан башлап җибәрү куркыныч түгел. Иң мөһиме, элекке хаталарны кабатламаска. Хатын-кыз буларак бик бәхетлемен. Без бәхетне аңлап бетермибез. Нәрсә ул? Кем аны тотып караган, кем күргән? Һәр кеше бәхетне үзенчә аңлый. Мин әнием, кызым, туганнарым булу белән бәхетле. Гөрләп торган матур театрым бар, актриса мин. Тормышны яратуым белән бәхетлемен, ихласлыгым белән, кызу холкым белән дә бәхетлемен. Бу тормышны, кешелек дөньясын яратуым белән. Аралашам, ярдәм итәргә тырышам, дус була беләм. Яраткан кешем бар, яраткан тамашачыларым бар. Шатланып кайтып керергә үз йортым бар. Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын.
– Иң яраткан шөгылегез? Күп артистлар тамадалыкта йөри, ә Сез?
– Яратып башкарган эшләрем байтак. Эстрада-юмор өлкәсендә Альберт Уразмәтов белән бик матур итеп озак еллар эшләп алдым. Әмма тамада булып йөрисем килми. Тамада эше авыр булганга да түгел. Мин артист кул җитмәслек югарылыкта булырга тиеш, дигән фикердәмен. Эх, шул артист белән танышырга иде, эх, шуны кочакларга иде, аның белән фотога төшәргә иде, дип уйласын иде тамашачы. Кеше ашап утырганда аның күңелен күтәрергә, көлдерергә тырышу миңа рәхәтлек китерми. Тормыш булгач, төрле чаклар була, акча да кирәк. 1–2 тапкыр юбилей алып барырга тырыштым, әмма бу шөгыль минеке түгел.
– Дусларыгыз күпме? Эчегездә булганны ачып сала аласызмы якыннарыгызга?
– Дусларым күп. Чын дусларым да бар. Эчемне бушатырлык дусларым, күңелемдәгене сөйли алмаган дусларым да бар. Кайчагында сине һаваларга чөеп мактаган “дуслар” шалт иттереп төп башына утыртып та куя. Әлеге яшәгән дәвердә янымда иң сыналганнары, тугрылары калды. Кайберләре үзеннән-үзе югалды. Көн саен аралашып тормасак та, чын күңелдән яраткан дусларым бар. Гастрольләргә барабыз – кайда барсак, шунда якын кешеләрем бар.
– Тормыштагы һәм театрдагы рольләрегез. Аларның кайсысы якынрак? Яратканрак?
– Тормышымда бервакытта да театр уйнамадым. Гади, принципларыма тугры, намуслы булып, яратып-яратылып яшәүне хуп күрәм. Ә театр ул икенче тормыш. Ул – эшем, хезмәтем.
Һәр ролемне яратып башкарам. Бик бәхетлемен. Режиссерларыма, театрыма рәхмәтлемен. Тамашачыларыма – алар булганда мин тулыканлы иҗат итә алам. Һәр ролем кадерле, тәмле. Кайчагында күп еллар уйналган спектакльләр репертуардан алына. Бу вакытны бик авыр кичерәм. Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияләре”ндә Гөрпинә ролен бик ярата идем. Гафур Каюмовның “Һинд кызы”нда Мәмдүдәне уйный идем, ул бик якын. Аны сәхнәгә курсташым Зиннур Сөләйманов куйды. Җиңел, рәхәт спектакль. Әлеге көндә Илдар Вәлиев куйган Эсфир Яһүдинның “Коеп куйган фәрештә”сендәге ролемне бик яратам. Азат Җиһаншин куйган “Көлмәгез мин үләм” спектакле бик кызыклы. Мин анда 60 яшьлек хатынны бик яратып уйныйм. Һәр ролем якын.
– Иң авыр бирелгән рольләрегез?
– Башта спектакльнең чыккан вакытында, барысы да авыр. Эшләп чыгаралмам кебек тоела, сүзләре истә калмый. Мезансценалар истә калмаган кебек. Аннары бар да җайга салына. Хыялым – берәр зур драма уйнау. Төп уй-хисләремне биреп, шунда уйнап, көлеп уйнау. Моноспектакль уйнау. Бәлки, 1–2 кешелек кенә. Шартлатып, бер тын алуда карала торган. Бәлки, 50 яшемә шундый спектакль куелыр әле, кем белә.
– Хыялларыгыз бармы? Алдагы еллардагы киләчәгегезне ничек күзаллыйсыз?
– Бик матур күзаллыйм! Бар да яхшы булачак. Ходаем ярдәменнән, саулыгымнан ташламасын. Сәхнә түрләрендә шатлыклы мизгелләр кичерергә язсын. Үз акылымда, үз кыйбламны югалтмыйча озын-озак еллар тамашачымны куандырып, матур, эчтәлекле, тулы рольләр башкарырга язсын.
– Үзегезне нәрсә өчен мактый аласыз?
– Мин уңган, тырыш, җитез, тормышны яраткан кеше! Шуңа да мин бәхетле бу тормышта. Үз көчем, тырышлыгым белән тапкан уңышларым өчен шатланам. Әти-әнигә биргән тәрбияләре, эшкә өйрәткәннәре өчен рәхмәтлемен. Мул тормышта яшибез. Һәр нәрсә дә бар. Кадерен-тәмен белеп, яратып, дусларга рәхмәтле булып, алар сиңа рәхмәтле булып, бер-береңне хөрмәт итеп, көнләшмичә, аяк чалмыйча матур итеп яшәргә кирәк. Һәр кешегә бәхет телим!
– Сезгә дә иң изге теләкләребезне җиткерәбез! Уңышлар!
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА
әңгәмәләште.