

Рөстәм Асанбаев – Башкорт халык язучысы Нәҗип Асанбаевның улы. Ә Нәҗип абый “Кызыл таң”ның якын дусты иде. Көн саен булмаса да, атнага бер тапкыр редакциягә килми калмый иде ул. Аның кызыклы тарихлары, йомры-йомры фикерләре әле дә колак төбендә яңгырагандай.
Нәҗип абыйның өч баласы булуын белә идек. Улы Рөстәмнең “ДДТ” төркеме музыканты булуын да белдек. Нәҗип абый бик тыйнак кеше иде һәм балалары турында зурдан кубып сөйләгәнен хәтерләмим.
Нәҗип абыйның үлеменә дә 13 ел үтеп киткән икән инде. Зур, бай тормыш юлы үтеп, 90 яшен тутырып бакыйлыкка күчте ул. Ә менә аның улы Рөстәмнең гомере кыска булды...
Уфаның Көньяк зиратында Юрий Шевчук белән бергә ДДТ төркемен оештырган Уфа рогы легендасы ята. Ул төркемдә кала һәм, популярлык казангач, дан нурларында коена алмады, ләкин башка музыкантлар аны осталыгы өчен хөрмәт итте.
“Ул уйнап кына калмый, ул гитара ярдәмендә уйлый. Бу – ниндидер стихияле атмосфера, тирән, аңсыз дәрәҗәдә дөньяны блюз аша танып белү һәм аңлау. Башкорт тәнендә негр блюз йөрәге” – Юрий Шевчук үзенең Уфада яшәүче дусты Рөстәм Асанбаевны шундый сүзләр белән тасвирлаган. Башка коллегалары да Асанбаевның виртуозлыгына сокланып, аны “Башкорт Джимми Хендриксы” дип атый.
Танылган драматург Нәҗип Асанбаев гаиләсендә үскән Рөстәм балачактан музыка белән мавыга. Бервакыт 1960нчы елларда Рөстәм әле малай чагында, телевизордан “Вreakout” поляк төркеме чыгышын күргән. Ул Көнчыгыш Европаның югары сыйфатлы блюз башкарган беренче ансамбле булып санала, ә аның гитарачысы Тадеуш Нелепаны поляк блюзының атасы дип атыйлар. Рөстәм дә аларның осталыгына соклана. “Бу рәсми совет эстрадасы фонында шулкадәр көтелмәгән, шулкадәр иркен һәм агрессив иде, мин шундук бу музыканы, бу драйв гитараларны өйрәнә башладым”, – ди бу хакта Рөстәм Асанбаев үзе.
Өлкән Асанбаев вакыт-вакыт Мәскәүдә була һәм чираттагы командировкадан “Tornado” ярымакустик электр гитарасын алып кайта. Аларны 1963 елдан Чехословакиядә чыгарганнар, 1990 еллар башында җитештерүне туктатканнар, һәм хәзер мондыйларны винтаж базарларында һәм коллекционерларда гына табарга мөмкин. Әнисе, Рөстәм сүзләренчә, аның мавыгуын алай ук шатланып каршы алмаган. “Әни шок хәлендә иде: бу вакытта ул эшләми, гаиләдә биш кеше, сеңелләрем — студент кызлар, мин укыйм, чыгымнар шактый зур иде. Ләкин, ахыр чиктә, барысы да гитарада уйнау урамда трай тибеп йөрүгә караганда яхшырак дигән карарга килде”, – ди Рөстәм үзе.
Уфа мәйданчыкларында рок һәм блюз уйный башлагач, Асанбаев фикердәшләр эзләгән Юрий Шевчук белән танышкан. “Киез итек, ламинированный толып һәм ватылган күзлек кигән сакаллы кеше – беренче очрашудан соң Рөстәм Шевчукны шулай тасвирлый – төркем төзергә тәкъдим итте”. “ДДТ” шулай барлыкка килгән.
Төркем “Свинья на радуге” альбомын яздырган һәм Уфа нефть институтында (хәзерге УДНТУ) беренче концертын уздырган, ләкин партия вәкилләре тәнкыйтенә юлыккан. Шуннан соң Шевчук Санкт-Петербургка күчеп килгән, анда яңа состав туплаган, ләкин Асанбаев белән хезмәттәшлеген дәвам иткән һәм аны үз янына чакырган.
“Рөстәм безнең белән “Время” альбомына, 1985 елгы магнитофон альбомына кадәр уйнады. Сиксәненче елларда без аның белән бергә булдык. Аннары мин Питерга күчтем һәм аны чакырдым, ләкин ул Уфаны бик ярата иде”, – ди Юрий Шевчук.
Уфада калган беренче составтагы башка музыкантлар белән Рөстәм “Кода” төркемен оештыра, соңрак аның исемен “Руда” дип үзгәртәләр. Ул 1990 еллар уртасына кадәр яшәп килә, ике альбом яздыра һәм фестивальләрдә чыгыш ясый. Соңыннан тагын “Boogie Band” була, аның белән Асанбаев дөньякүләм рок классикасын башкара.
Уфа рогы турындагы тарихта “Jimi” клубы аерым урын алып тора, ул Ленин урамындагы “Родина” кинотеатры бинасында эшләгән. Анда рок, джаз һәм блюз сөючеләр яраткан музыканы тере башкаруда ишетү өчен җыелган. Ябылуга кадәр резидентларның берсе Рөстәм Асанбаев була.
2015 елда аңа үпкә рагы диагнозы куела. Дуслары һәм хезмәттәшләре, шул исәптән “ДДТ” төркеме, дәвалануга акча җыйганнар һәм хәйрия концертлары уздырганнар. Әмма авыру көчлерәк булып чыга, һәм 2016 елда 61 яшьлек Рөстәм Асанбаев вафат була. Уфаның Көньяк зиратында һәйкәлдә гитара белән сурәтләнгән.
“Бервакыт Уфаның Ленин урамы буйлап беркемгә дә таныш булмаган дүрт кеше йөри иде – мин, Гена Родин, Асанбаев Рустик, Володя Сигачев. Безнең акчабыз, хыялдан башка бернәрсәбез дә юк иде. Ул чакта инде ике-өч җыр башкара идек. Без бит төркем, егетләр, ничектер үз атамабыз кирәк, дип уйладык. Исемнәр төрле иде, ә мин: “Әйдәгез ДДТ дип атыйк!” – дидем. Шул вакыт Рөстәм Асанбаев әйтә: “Күз алдына китерәсеңме, 20 елдан сәхнәгә чыгабыз һәм зал кычкыра: Дэдэтэ! Дэдэтэ!” – дип хәтерли яшьлек елларын “ДДТ”га нигез салучы Юрий Шевчук.
Әле дә Уфаның Көньяк зиратында, Рөстәм Асанбаевның кабере янында “Дэдэтэ”, гитара, блюз искә төшә...