+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 Сентября , 05:10

Зур хөрмәткә лаек шәхес ул!

Билгеле журналист Айсылу Хәйретдинова күркәм гомер бәйрәмен билгели

Добавить в предпочтительные источники Google
Зур хөрмәткә лаек шәхес ул!Зур хөрмәткә лаек шәхес ул!
Зур хөрмәткә лаек шәхес ул!
Айсылу Зәки кызы Хәйретдинова – республикада һәм Илеш районында билгеле һәм зур хөрмәткә лаек шәхес. Талантлы журналист өч дистә елдан артык гомерен илешлеләрнең рухиятен баетуга багышлап, үзенең тирән эчтәлекле, төрле жанрдагы фәһемле язмалары белән район “Маяк” гәзите укучыларының, чын мәгънәсендә, ихтирамын яулады. Гади хәбәрчедән директор-баш мөхәррир вазыйфасына күтәрелеп, әлеге вазыйфаны пенсиягә киткәнче, ягъни ун елдан артык башкару чорында үзен булдыклы җитәкче итеп күрсәтте, тату коллектив туплады, яшь журналистларны олы юлга чыгарды. Район халкын мәгълүматлы итү өчен армый-талмый хезмәт иткән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Хәйретдинова 1 сентябрьдә үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылый.

Айсылу Зәки кызы Кушнаренко районының Бакай авылында Зәйтүнә Галәветдин кызы һәм Зәки Сабирҗан улы Вәлиевларның 5 балалы гаиләсендә туа. Иң өлкән, өстәвенә, сугыштан соңгы авыр елларда туган кызга гаиләгә ярдәм итү, эне-сеңелләрен карашу кебек мәшәкатьләр җилкәсенә төшә. Әнисенең укытучы, китапханәче булып эшләве Айсылуда белемгә зур омтылыш уята. Тора-бара аның язмалары матбугат битләрендә күренә башлый. Журналист булу теләге шушы чорда уяна да инде. Урта мәктәпне тәмамлагач, Айсылу Зәки кызы БДУның филология факультетының татар һәм урыс теле бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алгач, Айсылу һич икеләнүсез журналист һөнәрен сайларга карар итә, тәкъдим ителгән аспирантурада укудан баш тартып, 1974 елның июлендә туган ягына – Кушнаренко районының “Авангард” гәзитенә эшкә кайта. Тырыш, яшь белгеч ышанычны аклый, хезмәтен зур җаваплылык белән башкара. Ә инде шул ук елның көзендә Илеш егете, шагыйрь, Г. Сәләм исемендәге премия лауреаты Ринат Хәйри белән гаилә кора. Икесе дә “Маяк” район гәзитендә эшли башлый. Талантлы яшьләргә ике бүлмәле фатир бирәләр. Озакламый дөньяларын ямьләп кызлары Ләйсән туа.
Туган як җырчысы – талантлы шагыйрь Ринат Хәйри үзен үткен телле журналист итеп таныта. Вакытсыз дөньядан киткәч, Айсылу Зәки кызы аның 10 китабын бастыра.
40 яшькә дә җитмәгән Айсылу Ринатны югалту кайгысыннан елап утырмый, сынмый, сыгылмый, үткен карашлы, якты йөзле, әдәпле, кыю кеше булып кала.
2001 елда республикада киң мәгълүмат чараларын үзгәртеп корулар башланып, безнең дә редакция белән типография берләштерелеп, “Илишинформцентр” муниципаль унитар предприятиесе оештырыла. Нәтиҗәдә, коллективта эшләүчеләр саны дүрт тапкырга арта. 1998 елның июнь аеннан мөхәррир итеп тәгаенләнгән Айсылу Хәйретдинова коллективны бер йодрыктай туплап, предприятие эшен тиз арада җайга сала. Аңа мөхәррир булу белән бергә директор кебек җаваплы вазыйфа да йөкләтелә.
Әйе, ул җитәкчелек иткән еллар редакция тормышында үзгәртеп корулар белән бәйле. Һәр яңалыкны беренчеләрдән булып күреп алучы, инициативалы, тырыш ханым әлеге вазыйфада журналист булу белән бергә, үзен яхшы оештыручы итеп тә күрсәтә. Беренчедән, ул гәзитнең эчтәлеген үзгәртүгә, махсус чыгарылышлар санын арттыруга, әдәбият, сәнгать тормышын киңрәк яктыртуга, редакция белән район хакимияте арасында бәйләнешне ныгытуга зур көч сала. Һәр эшне оператив башкара, район җитәкчелеге алдында сүзе үтә, килешеп эшли. Аның тырышлыгы белән матди-техник база ныгытыла. Моңа кадәр район басмасы республиканың төрле нәшриятларында бастырылган булса, 2001 елда гәзит редакциянең нәшрият-компьютер комплексында җыела, версткалана, һәм район типографиясенә сатып алынган яңа машинада офсет ысулы белән басыла башлый. Хезмәткәрләрнең эш шартлары яхшыра. Соңрак гәзит татар, урыс, башкорт телләрендә нәшер ителә. Шунысы игътибарга лаек, Айсылу Хәйретдинованың тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Илеш телевидениесе ачылып, анда иҗади эшләүче коллектив туплана. Бүгенге көндә районның һәр кешесе район яңалыкларын, вакыйгаларын карый, хәбәрдар булып тора.
Бу чордагы финанс авырлыклары белән бәйле рәвештә, аның башлангычы белән республикада беренчеләрдән булып район басмасына редакция аша язылу һәм тарату буенча кыю адымнар ясала. Альтернатив подписка 20 елга якын дәвам итте. “Маяк”ка подписка чорында хуҗалыкларда “Маяк” көннәрен – күчмә редакцияләр оештыру традициягә керде. Ягъни атнаның бер көнендә бөтен коллектив белән аерым хуҗалыкка чыгып, очрашулар үткәрү һәм кайткач, урта битләргә хуҗалыктагы эш барышы, авыл уңганнарын чагылдырган материаллар урнаштыру, махсус чыгарылыш оештыру гәзит укучылар белән элемтәне ныгытуга этәргеч бирде. Лото уеннарын, “Ел кешесе” номинациясен кертү, гәзитнең бизәлешен яхшырту да Айсылу Хәйретдинованың исеме белән бәйле. Уртак тырышлык белән басманың тиражы ул елларда бер ярым тапкырга диярлек артты.
Һәр яңалыкны беренчеләрдән булып кертүче, инициативалы, тырыш ханым әлеге вазыйфага килгәч, журналист булу белән бергә, үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтә. Озак еллар редакция янында эшләп килгән “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбен җитәкләп, республика басмалары, киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә. 1990 елдан башлап тормыш иптәше Ринат Хәйри нигез салган “Ләйсән” әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкләп, яшь иҗатчыларның хезмәтен халыкка пропагандалый, илешлеләрнең олы ихтирамын яулый. Нәтиҗәдә, 1997 елда аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
1987 елдан – Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. Район Советы депутаты, район Советы Президиумы әгъзасы һәм даими комиссия рәисе, I, II, III Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкортстан халыклары Ассамблеясенең
I съезды делегаты итеп сайлана. Берничә тапкыр – Башкортстан язучылары, Башкортстан журналистлары, Башкортстан полиграфистлары съездларында делегат буларак катнаша.
“Русия матбугатының 300 еллыгына”, “2002 елда Бөтенрусия халык исәбен алуда актив катнашкан өчен” билгеләренә, Евразия китапханәләр ассамблеясе һәм Русия китапханәләр ассоциациясе (матбугатның алтын фонды) Дипломына, Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат, Авыл хуҗалыгы министрлыклары, Журналистлар берлеге, Илеш районы хакимиятенең күпсанлы Мактау грамоталарына лаек була.
Бүгенге көндә Айсылу Зәкиевна кызы Ләйсән һәм оныгы Радмила белән Уфа шәһәрендә яши. Ләйсән дә әнисе-әтисе юлын сайлаган.
Хөрмәтле Айсылу Зәки кызы!
Илеш мәгълүмат үзәге коллективы һәм ветераннары Сезне 75 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас котлый. Сез озак еллар хәбәрче, бүлек мөдире, директор-мөхәррир вазыйфаларын башкарып, предприятие тарихында матур эз калдырдыгыз. Җитәкчелек итү чорында гәзитнең мөһим ролен, үз “йөзен” булдыру буенча максатлы эш алып барып, аның югары дәрәҗәсен саклап калдыгыз, тираж кимүгә юл куймадыгыз. Үз эшен яратып башкарган, үткен каләмле, иҗади карашлы, профессиональ журналист һәм мөхәррир икәнлегегезне исбатладыгыз. Сез тирән карашлы, киңкырлы һәм шул ук вакытта гади һәм халыкчан язмаларыгыз, сүзләрегез һәм фикерләрегез белән гәзит укучыларның йөрәгенә үтеп кердегез. Сезнең намуслы хезмәтегез, таләпчәнлегегез, гаделлеккә тугрылыгыгыз, яшь журналистларга күрсәткән остазлык ярдәмегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләчәктә сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Һәрвакыт әлегедәй көчле рухлы, үткер сүзле, җәмгыять тормышында актив булып калыгыз.

Лира Гәрәева.
Автор:Гөлия Мөгаллимова