+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
4 Сентября , 04:40

“Яшьлегемнең кызыл таңы”

Элекке хезмәттәшебез һәм остазыбыз, билгеле галим Илдар Низамовның тууына 90 ел.

“Яшьлегемнең кызыл таңы”“Яшьлегемнең кызыл таңы”
“Яшьлегемнең кызыл таңы”

З сентябрьдә олуг галим, язучы, журналист Илдар Низамовка 90 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, моннан дүрт ел элек ул арабыздан китте.

Ул башкарган эш-гамәлләр, фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр милләттәшләребезгә олы мирас булып калды. Без, “кызыл таң”чылар өчен Илдар абый үзебезнең элекке хезмәткәр дә, остаз да иде, чөнки ул 1955 елдан гәзитнең актив хәбәрчесе булган, 1961-68 елларда исә редакциядә әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Илдар абый гомере буе “Кызыл таң”нан аерылмады, һәрвакыт язышып, саллы киңәшләрен биреп торды. Уфага килгән вакытларында редакциябезнең кунагы булды, гәзитнең юбилей кичәләрендә мотлак катнашты.  Җор телле таләпчән педагог та, киң карашлы милләтпәрвәр галим дә,  кече күңелле, гади әңгәмәдәш тә иде ул.  Күңеле белән һәрвакыт яшь булды. Фәнни принципларына тугры калып, үзенең гыйльми мәктәбен булдырган кеше ул. Шәкертләр тәрбияләде, эшен дәвам итүчеләр бүген дә бар һәм алар күп.

Татарстанда туып-үскән кеше, ул Башкортстанны, Уфаны, “Кызыл таң”ны аерым бер мәхәббәт белән ярата иде. Гәзитебезне укучыларны да башкалардан берникадәр аерылып торалар, дип әйтә килде. Әнә шушы мәхәббәт аны “Яшьлегемнең кызыл таңы” дип аталган әсәр иҗат итәргә этәргәндер дә. Аны “Кызыл таң” коллективы китап итеп басарга әзерләде һәм ул тиздән дөнья күрәчәк. Ә бүген без шушы әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез.

Исеме һәм җисеме

Ниһаять, командировкага чыгарга да мөмкинлек туды.

Боз киткән, навигация ачылган иде. Елга үзенә тәкатьсез тарта. Төп юнәлешем урманчылар янына – Яман-елга леспромхозына булса да, йөз сәбәп табып, Караиделгә сугылырга хәл иттем. Павловкага кадәр Караидел буйлап, аннан тар колеялы тимер юл буйлап – урманчыларга.
Исәнме, нечкә билле җитез Караиделем! Исәнмесез, елгачы дусларым! Мин менә янә сезнең кочакта. Теплоход талгын гына тирбәлә. Өске палубада утырам. Биттән җылымса җил сыйпый. Рәхәт. Утырыр идем дә тик утырыр идем кузгалмыйча шулай онытылып. Арылган, тәмам җилекләр суы­рылган икән үзгәреш дигән әлеге курчак уеныннан.

Кич җиткәнче шулай тик утырдым. Капитан Валентин Мосолов вахтага менеп килә иде, “уятты”. Хәл-әхвәл белешәбез.
– Быел әле беренче шундый җылы төн, – ди капитан, тәмләп киерелә. Әйдә, рубкага, алыштырыйк дублерны, ял итсен.
Төне буе йокламыйм. Сагынылган. Таң алдыннан җылы рәшә югалды, җылымса җилне салкынчарагы алыштырды. Рулевой: “Аска төшеп менәм”, дип штурвалдан кузгалгач, капитан миңа ым какты. Баядан бирле “сорап карыйммы” дип кыбырсый башлаган идем, “кире уйламасын тагы”, дип, тиз генә штурвалга үрелдем.
Нервылар янә төенләнә бара. Салкынча штурвалны кысып, күзләр чәнчи башлаганчы алга текәләм, барлык маяк, сигналларын хәтерләргә тырышып, башны эшләтәм. Шөкер, онытылмаган икән әле. Үз-үзеңә ышаныч арта. Рәхәт! Мондый киеренкелек миңа ошый. Бу иреклек, хөррият киеренкелеге. Барыр юлың үз иркеңдә, үз кулыңда бит.

Ирек турында уйланып алам. Кеше дә бит бөркет кебек, бүре кебек – табигать баласы. Нигә аның бөтен хәрәкәте, уй-фикере, эше кемгәдер бәйле, кемнеңдер гайре табигый теләгенә бәйле булырга тиеш соң? Нигә? Үзем дә сизмәстән, хәтта Валентинны да сәерсендереп, сорап куйдым:
– Комаров исән-саумы?
Капитан шундук аңлады; бу сорауны нинди халәттә биргәнемне дә сизенде бугай.

– Үзенекен итә, картлач. Караванка өен бүлеп, яртысын аңарга фатир итәргә карар чыгарганнар, ремонт бара.
Комаровның яртылаш җиргә иңгән, нәрсәдән салынганы да билгесез, стена, түбәләренә үлән, куаклар үсеп беткән землянкасы безнең затон ихатасының нәкъ уртасында диярлек калды. “Өй салырлык акча бирәбез, булышабыз, поселокка күч”, дидек. Аяк терәп каршы торды. “Китмим затоннан!” – диде. Бирегә ул әтисе белән каты бәхәскә кереп, үзсүзләнеп, бай йорттан башка чыккан икән; мәхәббәт белән дә бәйле бугай. Имеш-мимеш шулайрак ди. Беркем белән аралашмый. Киңәш-табыш итәрлек кешесе мәгълүм түгел. Тәмам бәйсез. Ничек тә җаен тапмагач, яңа йорттан берүзенә бер фатир да бирмәкче идек. Барыбер үз туксаны туксан калды. “Беркая китмим! Куарга беркемнең хакы юк”.
Хакы юк, имеш! Берәр югарырак оешмада булса, төнлә килеп бульдозер белән яр астына эшереп кенә ташларлар иде. Ярый елгачылар бәйсезрәк халык – гомере буе затонга хезмәт иткән, картайган көнендә дә аңа ябышып яткан, тугры калган кешене үз сыңары саныйлар иде бугай, җитәкчеләргә аңа кагылырга, үчләшергә юл куймадылар.

Соңгы тапкыр затонга барганда мин аны поселок кибетеннән кайтып килгәндә күрдем. Аскарак төбәлгән дә эре-эре атлый. Караш бәйсез. Баш кагып кына исәнләшеп үтте. Сакал әле куе, озын. Җилферди. Кулда озын таяк, икенчесендә төрелмәгән-нитмәгән ярты кирпеч ипи.
Ярый инде шалашыннан чыгарга килешкән. Бәйсезлек ул мәнсез үҗәтлек, мөгезне-мөгезгә чәкәштереп, җан тәслим кылу булмаска тиештер ләбаса. Түрәләрнең дә хәленә кер инде – үз кирәгенә түгел, затон хакына үтенәләр бит. Ярый инде хуҗаларның да караванкадан урын бирергә, кем әйтмешли, компромисска ирешергә башлары җиткән.

* * *
Теплоходтан Павловкага җиткәнче үк Яман-елга пристаненда төшеп калдым. Күңел ГЭС ягына тарта да тартуын, ярар инде, әлегәə төп эшне эшлик, кайтышлый, бәлки, берәр җай чыгар.

Гадәттә, бер тапкыр булган җиргә, бик зур хаҗәт төшмәсә, кабат бик барасы килми, анысы. Әнә “Кызыл чишмә” кәгазь фабрикасы аз гына читтә кала. Нәкъ ике ел элек булган идем. Анда әллә ни үзгәреш юктыр – балалар җыйган макулатурадан кәгазь ясап яталар.
Шулай да, леспромхозга карый юл тотканда, уемда гына аңа да кереп чыккандай булдым. Исеме турында уйланганым хәтергә төште. “Ак чишмә” булган. Нигә алыштырганнар инде?! Анда чыннан да ап-ак тау астыннан мәһабәт чишмә бәреп чыга. Тирә-ягы да ап-ак каен. Кара-кучкыл чыршылар шул аклыкны сызыбрак, тагын да аграк итеп күрсәтер өчен үсәләрдер кебек.

Шушы күренештән соң фабриканың бүгенге исеме каршылыклы уйлар тудыра. Бу турыда менә болайрак язганмын: “Элек аны “Ак чишмә” дип йөрткәннәр. Әмма тырышып-тырышып, тир-кан түгеп, ак бандитлар кулыннан тартып алгач, аңа “Красный ключ” дип исем кушканнар. Күрәсең, табигатьнең шундый почмагының хәзер кемнәр кулына күчүен, яңа хуҗаларның кемнәр булуын бик белдертәселәре килгәндер инде. Ә чишмә чыннан да бик матур урында – Караиделнең сул як ярында, карт чыршылар һәм ак каеннар белән капланган текә тау астыннан агып чыга.
Чишмә дигәч күз алдына вак кына җете яшел камышлар арасыннан, я яр кырыеннан көмеш чылбырдай җемелдәп, үзенә бер моң белән челтерәп агып яткан суны күз алдына китерәсең. Ә бу чишмә гайрәт белән бәреп тора, ул хәтта чылтырамый, ә гүли. Тау астыннан чыккан су көмеш зынҗырларны өзеп аткан көчле ташкын сыман Караиделгә ургыла”.

Ул чагында исемнең үзгәрүен менә шушылай акласам да, “ул бит чишмәнең үзеннән бигрәк, кәгазь фабрикасына карый”, дип юанып куйсам да, мондый үзгәрешкә ризасызлык барыбер күңелдән юылмаган. Табигать тудырган җисемнәр, күренешләр барыбер үзләренә тиң исемнәр алырга хаклы. “Җисеменә күрә – исеме” мәкале бер дә юкка әйтелмәгән инде. Бер бирелгән, кушылган исемне аерым шәхес, төркемнәрнең теләге, ихтыяры белән, вакытлыча кәефкә карап кына үзгәртү – урынсыз тыкшыну, тарихи башбаштаклык бит. Син, адәм баласы, үзеңне ничаклы көчле дип санасаң да, хәтта табигатьнең үзен үзгәртерлек гайрәтле дип исәпләсәң дә, акылың камил икән, син үзеңнең дә табигать баласы икәнеңне онытма инде, ә бит анаңа, үз ояңа кизәнү мәнсезлек, маңкортлык лабаса.
Инде үзең тудырган, үзең ясаган җисем, күренешләргә исем кушканда аеруча акыллы, сизгер булырга, алга карап, киләчәкне, балаларны уйлап эш итәргә кирәк тә бит, еш очракта акыл түгел, хис өстенлек ала, күрәсең. Ә хис ул минутлы, ул чуар күбәләктәй ялкын өстендә уйный, ул – сукыр. Романтик, революцион хис тә шундыйрак, ахрысы. Кинәт башка бәргән хыялый яшен ташы кешене миңгерәүләтә, сукырайта торгандыр.

Безнең колхоз да “Кызыл таң” бит. Исемне кем кушкан диген әле? Үз әтием. Авылны, колхозны таң белән бәйләү, ярый, табигый, урынлы да булсын ди. “Бөртек”, “Тамчы”, “Яфрак”, “Ак каен”, “Буразна” дип кушкан булсалар, ихласрак, табигыйрәк килеп чыккан булыр иде әле – алай бик табигать җанлы икәнсең.
Ә нигә “Кызыл”? Таңнар бит күбрәгендә аяз, алсу, аксыл, кызгылт була. Кызылы да очраштыра, анысы. Тик, аңлашыла ки, инкыйлаб шаукымы көндәлек төшенчәләрне образлы, тантаналы итеп күрсәтә. Гәзиткә “Кызыл таң” дип исем кушканда да революцион хис тантана иткән. Аның элекке исемнәре дә шул калыптан бит: “Коммуна”, “Яңа авыл”. Моны аңлавы әллә ни авыр да түгел: гәзит ни әйтсәң дә чишмә түгел, ә, бәлки, иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә, яңалык, үзгәреш­ләргә турыдан-туры бәйле күренеш.

Хәтерлим: ул чагында Яман-елга леспромхозына барышлый, “нишләп әле тик торганга бәйләндем бу исемнәргә” дигән сорау куеп, бу хәл үзебезнең гәзиттә, гомумән, партиядә, илдә барган үзгәрешкә турыдан-туры бәйле, дип таптым. Тик нигә безнең илдә иң башта үзгәртелергә тиешле җисемнең, иҗтимагый күренешнең асылын үзгәртәсе, ягъни төзәтәсе, яхшыртасы урынга тамырыннан яңар­тасы, кәүсәсен турайтасы урынга исеменә ябышалар, көчне шуңа исраф итәләр? Нигә?

Менә тагын, шул көннәрдән соң кырык еллап узгач, янә шул хакта вәсвәсәләнеп утырам. Тагын исем алыштыру чире купты. Шул хакта юкны бушка аударып, күпме көч, вакыт исраф итәләр. Сәбәбе янә дә шул үзгәртеп кору. Тик бу юлы инде теге революцион рухлы исемнәрдән ваз кичү, аларны хурлап, таптап, элеккеләрен “реабилитацияләү”.

Безнең колхоз да “Таң”га әйләнде. Хәер, бу әлеге чир бәласе түгел иде түгелен – ә әле көчләп эреләндерелгән “Правда” колхозыннан үз ирке белән кире чыгып, мөстәкыйльлек алгач, “яңа” исемле булуы иде. Шулай да исем алыштыру шаукымы барыбер тигән ич, исемнең “инкыйлабыйлыгыннан” котылганнар.
Мондый боргаланулардан кемгә файда инде, я?! Башта иске исемнең шушында яшәүче кешеләргә зарарлы икәнен, алыштыруның файда (матди һәм рухи) китерәсен исбат ит. Файдасы юк икән, үрмәкчедән күрмәкче булып, курчак уенына катышма, түрәләргә, сәясәткә ярарга тырышма, халык белән киңәш тот, аның тарихына белер-белмәс тыкшынма. Күнеккән атама күнегелмәгәненә караганда файдалырактыр лабаса.
Шуны аңлап, уйлап эш итүчеләр дә булмады түгел. Эт өрә тора, кәрван бара тора, дигәндәй, элекке исемнәре белән тыныч кына, сабыр гына эшли-яши бирделәр. Безнең районда Ленин исемендәге колхозның (Бәрәзә авылы) элек юньле-башлы эшләп күрсәткәне булмаган иде, ни күңелле, соңгы елларда үзен уңай яктан гына күрсәтә башлады – гел алдынгылардан.

Аннары, колхоз исемнәрен дә авыл исемнәренә алыштыргач, тузга язмаган аптыраткычлар, буталчыклыклар чыгып кына тора, кайсын сөйлиләр-язалар, – авылнымы, колхознымы – һич аңлашылмый, билләһи.

Чир инде, чир. Хәзер әнә бу – революция казасы, большевиклар башлады, диләр. Сафсата! Петербургны Петроградка 1914 елның августында – германнар белән сугыш башлануга – бер кизәнүдә алыштырдылар да куйдылар. Петр Беренче кебек иң бөек патшалары кушкан исемгә дә кул күтәргәч инде...
И-и-и, “Кызыл таң”ым минем, шундый “нәселен онытканнарга” иярмәвең, юмакайланмавың өчен нинди генә рәхмәтләр әйтим сиңа!
Хәтергә төште: ул чакта Яман-елга исемен дә уйлап куйган идем. Җисеменә тап килгән исем тапканнар бит – елга, чыннан да, серле, кыргый. Аның төпләре коточкыч чокырлы. Әллә ниткән чоңгыллар бар ди, урыны-урыны белән елга шуларга убылып, җир астыннан гына агып ята ди. Кыскасы, Чибәр-елга яисә Кызыл-елга дип үзгәрткәнгә карап кына аның асылы да, холкы-фигыле дә үзгәрмәс иде. Бу командировка вакытында һәм аннан соң да кәефне нык кырган хәлләргә тарысам да мин аларны елгадан, аның исеменнән күрмәдем, “исемен алыштырырга кирәк мәлгуньнең” дигән уй башыма кереп тә карамады. Хәер, үз тәртибе белән барыйк әле.

Тар колеялы тимер юл буйлап дүрт кенә кешелек дрезина – тимер арбада җилдерәбез. Тизлек көчле булса да, колакларда җил сызгырып, бөтен тәнне үтәли чеметсә дә, кыбырсып, ялт та йолт каранып барам – алда да, артта да, ян-якта да табигатьнең ягымлы манзаралары: сөзәк кенә булып күккә үрләгән таулар, йокыдан уянып кына килгән, әле чәчен тарарга да өлгермәгән куе ябалдашлы карт чыршылар. Тик караш кинәт кенә алардан аерыла – көтмәгәндә алда гаҗәп юмарт кояш нурларын чагылдырган “көзге” пәйда була – елганың түм-түгәрәк бер тугае икән.
Елга боргаланып-сыргаланып ага; без аны күперләр аша берничә тапкыр кисеп үтәбез. Әнә чираттагы бер өлеше күренеп кала, ымсындырып, кипкән иренне ялмандыра да әкияттәге сихри ширбәт күле сыман юк та була.

Юл әле озак кына боргалана, азагына җитәргә уйламый да. Ул арада күкләрдән җиргә – дрезинага да төшеп менәм. Янәшәмдә Сельчук – леспром­хозның баш инженеры. Ачык йөзле. Ул да тирә-юньгә гамьле. Шушыннан эшкә көн саен тырылдый димәссең.
Миңа аның журналистка ярарга тырышмавы, юк нәрсәне бар итеп маташмавы, гомумән, дөнья нинди булса, шулай таный, башкаларга да шулай танырга булышуы ошый. Шундыйлардан кәеф күтәрелеп китә. Югыйсә, яңарабыз-яңарабыз, үзгәрә­без-үзгә­рәбез дип шапырынып та күбрәк күз буярга, эче череп ятканын белә торып та таза, чиста, гөнаһсыз дип исбатларга маташучылар адым саен очрап тора.

Нигәдер элек алар аз булганнардыр да, хәзер менә яңалык, үзгәрешләргә яраклашып, тамырын киссәң, өч-дүрт җәпле булып үсеп чыккан эт эчәгесе кебек әрсезләнеп үрчиләрдер кебек тоела башлаган иде. Бәлки, алай ук та түгелдер. Бу арадагы борчылу, вәсвәсәләр шундый шиккә азык бул­гандыр. Һәрхәлдә, бөтен ил өстенә бөек “хирург” Владимир Маяковскийны бюрократларның бугазын бүре булып кимерер өчен җибәрер идем яисә әрсез тамырларын корытыр өчен бер агу уйлап таптырыр идем... Ярый әле күз буяуны яратмаган Сельчуклар бар.

Кинәт! Аһ, бу ни бу? Кая килеп төртелде безнең арба? Без кая очабыз?!

Бер генә мизгелгә һушсыз калганмын. Ярый әле бер генә мәлгә. Кулбашның өздереп авыртуына күзне ачсам, кул дрезина тоткычында катып калган, үзем арбадан асылынганмын. Кулны көчкә ычкындырып, аякка басам. Баш әйләнә, күз алды томанлы: түгәрәкләр очып йөри, кояш нуры энә белән чәнечкән кебек чәнчә.
Кискенрәк борылыш икән. Дрезина рельстан чыгып, шпалга төртелгән дә янтайган. Ярый әле капланмаган. Югыйсә, юлның ике ягы да бер генә метр коры җир, аннары ике якта да сазлык. Әнә механик бот тиңентен сазга баткан, хәзер чыгарга маташа. Шулай да мин ике-өч метр алга очып барып төшкән, тынсыз-хәрәкәтсез яткан баш инженерга таба титакладым. Көчкә әйләндереп салдым. Аллаһка шөкер, сулый. Селкенә дә башлады. Бите сыдырылган. Килеп җиткән механик кулъяулыгын юешләп, аның битен, маңгаен сөртте, изүен ычкындырды. Айныды Сельчук, торып утырды.
Башта аһ-ваһ итеп, үзебезне-үзебез эттән алып, эткә салып, тозлап-борыч­лап сүгеп ташладык, аннары, тыела алмыйча, шаркылдап көлә башладык. Мин көлүдән тиз туктадым – авыз ерыл­ган саен, кул, бармаклар үтереп авырта иде.

Ярый әле машинабыз эштән чыкмаган. Кузгалдык тагы.

Аскы складта кайнар чәй эчеп алгач, участокны карап йөрдек. Хәл-эшләр белән таныштым. Эшчеләр белән дә сөйләшә алдык. Минем күбрәк агачны кисүдән бигрәк утыртуның ничек куелуы белән кызыксынуымны чамалагач (ул елларда леспромхозларда шундый башлангыч борын төртеп, аңа караш төрлечә иде), миңа игътибар нык кимеде. Участок мастеры: “ул мәсьәлә белән күбрәк үрге складта шөгыльләнәләр”, дип моңа җиңел генә нокта куймакчы булгач, мин: “алайса иртәгә шунда менәм”, – ─ дидем. Мастерның чырае сытылды, Сельчукны читкәрәк алып китеп, нидер пышылдады. Сельчук тавышын басмады:

– Килсәни, горнадзор комис­сиясенең үз эше. Аның белән очрашу журналистка да, безгә дә зарар булыр, дип кем әйтте.

Ә мастер үҗәтләнә бирде:

– Үрге складка менәргә аңа мин каян транспорт алыйм. Утыз сигез чакрымны җәяү тәпилим дисә генә инде.

“Утыз сигез чакрым”ны мин дә ишетсен дип кычкырыбрак әйтте. “Җәяү йөргән чаклар да булмады түгел”, дип уйлап, мин чигенмәскә булдым. Ә мастерның Сельчукка әйткән соңгы сүзе: “Һәрхәлдә, мин аның өчен җавап бирмим”, булды. Соңыннан беленде: “утыз сигез”не дә ул бик нык арттырган булып чыкты.
Авыру Сельчук та бәхәсләшеп тормады. Озакламый аны кайтарып та җибәрдек. Ул китешкә, мастер миннән чыннан да кул селтәде, баш инженер юклыктан файдаланып, аның артыннан ук эшчеләре белән бергә кайтып та китте. Чыгып китәр алдыннан күзгә карамыйча гына, әмма бик тә изге эш кылган кыяфәттә контор ачкычын кулга төртте.

– Телефонны, электрны өздем. Инструкциядә шулай каралган. Чит-ят кеше кереп йөрмәсенгә. Сезгә... ярар инде, – диде.

Я, утырып калганмын да төп башына. Төнгә каршы салкын китереп салмасынмы?! Юка гына плащтан идем. Тишек-тошык контор вагонында җылы грамм да калмады. Как диванда бөршәеп утырып чыктым. Каравылчы янына барып, берәр кием-фәлән сорарга, я учак ягыйм дияргә дә горурлык ирек бирмәде. Гарьлек бит. Мастер аны да “якты чырай күрсәтмәскә!” кисәтеп китми калмагандыр. Менә түзәм, менә чыдыйм, дип борын чөеп утырып, тәмам кәкрәйгәнмен, иртән тыштагы мичкәгә битне чылатыйм дип тыгылсам, өсте калын гына боз иде...

Комиссия аларга чыннан да каты гына бәйләнде. Тик мин аның материалына “тимәдем”. Үзем юлыкканы да җитәрлек иде. Аннары, мин бит уңай фактларны да табарга тырыштым. Хәзер искә төшә: алардан да кара көеп кайтып китмәгәнмен – табигатьнең үзгә бер кызыклы почмагында булуыма, Сельчук кебек үзфикерле шәхес белән танышуыма, яңачарак уй-хискә баюыма шатланып кайтканмын. Юлда төк булса да җыела, диләрме әле. Салкын тиюдән ярыйсы ук бәлҗери башлавыма карамастан, бер килгәч-килгәч дип Павловка ГЭСына кереп чыгарга да көч тапканмын бит әле.

Исәнме, Павловка! Беренче тапкыр күрәм диярсең – “диңгезгә”, шлюзга, ГЭС бинасына, мөкиббән китеп, озак кына карап тордым. Боларның барысы да үзебезнең күз алдында, әле әзме-күпме үзебезнең дә көч белән калкып чыкты. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрүдән дә тәмлерәк ләззәт бармы икән?!
ГЭС директоры Наил Шәйганов – күптәнге таныш. Кызыксынуымны гел канәгатьләндерә, сөйләү-аңлатуга үз вакытын бик исраф итмәсә дә, моңа һәвәс белгечләрне шундук табып бирә. Алар инде үз эшен белә-ә-ә. Менә әле дә станциягә алып кереп тә киттеләр.

Тыштан тәбәнәк-ялпак кына күренгән корылманың эче ифрат та иркен, өстәвенә әле серлелек-тылсым белән өртелгәндәй тоелды. Бу зал бит әле станциянең күз-колагы шикелле генә – монда, башлыча, идарә пульты, ә бөтен гәүдә, йөрәк, үпкәләр, ягъни турбина, генераторлар, тагын әллә нинди насослар – барысы да аста. Елтырап әйләнеп торган бу дүрт түгәрәк “тәлинкә” турбиналарның бары капкачлары гына. Турбиналарның үзләренең саллы гына, гайрәт белән гүләве-сулавы астан ишетелә.

Монда бар да кызык, бар да яңалык. Ике таш кыя арасына биек каркаслы итеп корылган су электр станциясе әлегә үзенә бер эксперимент икән. Илдә беренче тапкыр сынала торган техник яңалыклар күп икән биредә. Әйтик, бер шлюзлы текә биек станциядә турбиналарның әйләнү шартлары да, эшләү механизмы да үзгә икән. Шуларга карап башка станцияләр корылачак икән.

Болар белгечләрнең үзләренә дә кызык. Барысын да шулкадәр бирелеп, бөтен нечкәлекләре белән тәфсил­лиләр ки, гадәти киңәшмә-симпозиумда бәхәсләшәләр диярсең. Шул ук вакытта аларның үз станцияләре, үз коллективлары белән горурлануы, шушы төбәккә бирелгәнлеге дә күренеп тора, шулкадәр яратып, яхшы белеп, мөкиббән китеп сөйлиләр, шушы чип-чиста, зиннәтле залларда, ап-ак халат, ак кәләпүш-калфаклар гына, чиста, җиңел чүәкләр генә киеп йөргән кешеләр белән аралашып, канәгатьлек алудан ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп киткән. Көне дә үтеп китәр иде, тик кинәт температура күтәрелә башлап, хәл тәмам мөшкелләнде. Аннары, төчкермәскә, йөткермәскә тырышып та, үземне азапланырга мәҗбүр иттем. Бер дә теләмәсәм дә, ничарадан бичара, “тамашаны” өзмичә булмады...

Илдар НИЗАМОВ.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас