

Экспресс-белешмә
Исем-шәрифләре: Альбина Габит кызы Хәлиуллина;
Йолдызнамә буенча: Аҗдаһа елында туган Кыз;
Яраткан чәчәге: кыр чәчәкләре, гөлчәчәк, куаклы хризантема;
Яраткан ризыгы: милли ашлар;
Яраткан җәнлеге, хайваны: ат
Үзендәге уңай сыйфатлары: киңкүңеллелек, юмор хисе;
Кире сыйфаты: тиз ышанучан, йомшак (елак) күңелле;
Яраткан шөгыле: ашарга пешерү, бәйләм бәйләү, каен себеркесе белән мунчада чабыну;
Хыяллары: илләр гизү, алмагач бакчасы үстерү;
Тормыш девизы: “Нинди генә шартларда да кеше булып кал!”, “Тырышкан тапкан – ташка кадак каккан!”
Бер уйласаң, гаҗәп: кемгәдер Ходай талантны да, тырышлыкны да мыскаллап кына бүлә, ләкин мин-минлек, тәкәбберлекне мең кешегә җитәрлек итеп бирә. Икенчеләр исә, киресенчә, фәндә дә, әдәби иҗатта да, иҗтимагый эшчәнлектә дә үзләрен сынатмый, яңадан-яңа казанышларга ирешә, ләкин кеше алдында күкрәк кагып, мин мондый, мин тегенди дип шапырынырга яратмый. Андыйларны халык мактый, аларның игелекле хезмәте һәммәбезнең дә күз алдында. Шундый фидакарь затлар исемлегенә Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Альбина Габит кызы Хәлиуллинаны да һич икеләнмичә кертеп була.
Альбина белән без – замандашлар, җәмгыять, ниһаять, тулы күкрәк белән ирекле сулыш ала башлаган, яңарыш җилләре исеп, күп нәрсәләр өстеннән чәнечкеле тимерчыбыкларны, идеологик тыюларны алып ташлаган шанлы 1990нчы елларның беренче яртысында шәхес буларак формалашкан затлар. Шуңа күрә тормыш юлыбызда да, фикерләвебездә дә уртаклыклар шактый. Тулай торак, университет коридорлары, шигырь белән җенләнү, милли хәрәкәттә катнашу, соңрак, төннәр йокламыйча, кандидатлык диссертациясе өстендә эшләү, аны яклаудагы каршылыкларны җиңеп чыгу, шул ук вакытта шәхси тормышны да онытмау, балалар үстерү һ.б. – барысын да бергә диярлек баштан кичердек. Хәтта диссертацияләрне дә бер үк вакытта диярлек, 2005 елда яклап чыктык. Шуңа күрә Альбинаның омтылышлары, кичерешләре миңа якын һәм үз.
Заманында Һади Такташ үзенең “Киләчәккә хатлар” поэмасының үзәк герое Мохтар карт авызы белән: “Хәзер, малай, миндә ике “мин”... – дип әйткән иде. Альбина Хәлиуллинаны шәхес буларак ачарга теләсәң, анда кимендә биш “мин” яшәвен күрергә мөмкин.
Беренчедән, ул – аналитик фикерләү, гомумиләштерү, системалаштыру куәсенә ия булган тирән гыйлемле галимә. Мин монда Альбина Габит кызының профессор Суфиян ага Сафуанов җитәкчелегендә “ХХ гасырның 90нчы еллар татар прозасында типиклаштыру үзенчәлекләре” дип аталган фәнни диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алуын гына күз уңында тотмыйм. Ул бар булмышын, тормыш асылын әдәбият гыйлеменә багышлады.
“Тулпар” журналында егерме елдан артык эшләү дәверендә миңа чын Галимнәрне дә, куштырнак эчендәге “духтыр”, “кандидат”ларны да күп күрергә туры килде. Ни аяныч, соңгы елларда икенчеләренең саны бермә-бер артты. Камил ага Дәүләтшин, Суфиян ага Сафуанов кебек күренекле әдәбиятчылар бакыйлыкка күчкәч, Сәгыйдулла Хафизов кебек тәнкыйтьчеләр фәнни-педагогик эшчәнлектән читләшкәч, әдәби тәнкыйть мәйданы, гомумән, бушап калды. Чүп үсә анда хәзер. “Чүп” дип, мин язучы-шагыйрьләрнең юбилей, мактаулы исем алу уңаеннан бер-берсенә атап язган мактау мәкаләләрен атыйм. Аларның барысы да диярлек каләм әһеле иҗатындагы үзәк темаларны санап чыгу һәм, шуннан чыгып, әсәрләренең әһәмияте турында укучыларга коры вәгазь сөйләүгә кайтып кала. Җитди анализ, иҗат алымнарын, образлар системасын, сурәтләү чараларын системалы итеп тикшерү аларда бөтенләй очрамый. Чөнки авторларының ни белеме, ни анализлау осталыгы җитми. Ә инде берәр күренекле язучының иҗат үзенчәлекләрен ачкан мәкалә язуны сорап, “фән кандидаты” дәрәҗәсен йөрткән “галим”нәргә мөрәҗәгать итсәң, алары да ләм-мим кала, чөнки үзе тикшергән бик тар гына өлкәдән тыш берни дә белми. Кайчандыр университеттагы төркемдәшем Айдар әйткән “Грамотакайларың булу беләнмени ул, туганкай, хәрефләрне танымагач”, дигән сүзләрне бүген: “Галим исемен күтәреп йөрүең беләнмени ул, туганкай, мәкалә дә яза алмагач”, – дип үзгәртәсе генә калды.
Шөкер, бу өлкәдә Альбина Габит кызы үзенә аерым бер урын били. Аның кандидатлык диссертациясе үк XXI гасыр башы әдәбият гыйлемендә бөтенләй диярлек тикшерелмәгән Фәнзаман Баттал, Зөлфәт Хәким, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Халисә Мөдәрисова һәм башкаларның проза әсәрләрендә герой концепциясен, характерларны типиклаштыру алымнарын тикшерүгә багышланган иде. Альбина, сайлап алган фәнни юнәлешен дәвам итеп, 2007 елда “Заман һәм герой” исемле монографик хезмәтен дә бастырып чыгарды, бүгенге көнгә кадәр 200дән артык фәнни мәкаләсе дә дөнья күрде. Иң мөһиме: без аның белән Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2018 елдан бүгенге көнгә кадәр чыгарылып килгән “Татар әдәбияты тарихы” сигезтомлыгының автордашлары да! “Башкортстандагы татар әдәбияты” өлешен ул һәм “Тулпар” журналы буенча хезмәттәшем Дилбәр Булатова (Сөләйманова) белән бергә яздык. Бер докторлык диссертациясе бәясенә торырлык хезмәт булды ул! Гомумән, Альбина Габит кызы “Тулпар” журналы белән тыгыз бәйләнештә тора. Журналда басылып чыккан чәчмә әсәрләр, Башкортстандагы бүгенге татар прозасы проблемалары аның гыйльми тикшеренү объектын тәшкил итә. Төрле җыентыкларда һәм вакытлы матбугатта Марат Кәбиров, Кәрим Кара, Габдулла Вафин, Дилә Булгакова, Дилбәр Булатова, Хисаметдин Исмәгыйлев иҗатларына багышланган мәкаләләре басылды.
Бу урында аның 2013 елда Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Туган як әдипләре. Башкортстанда хәзерге татар прозасы: шәхес, иҗат, тәнкыйть” исемле зур күләмле тикшеренүен урап узу хата булыр иде, мөгаен. “Тулпар” әдәби-нәфис журналының проза бүлеге мөхәррире, Башкортстан Язучылар берлегендәге татар иҗатчылары берләшмәсе җитәкчесе Дилбәр Сөләйманова белән берлектә язылган әлеге хезмәт Башкортстан җирлегендә татар телендә иҗат итүче язучыларны һәм аларның әсәрләрен барлау максатын куйды. Авторлар аерым каләмкярларның иҗатына колачлы анализ бирүгә дәгъва итмичә, аларның әсәрләренә һәм, гомумән, шушы буын әдипләренә хас гомум тенденцияләрне билгеләү өчен, нигездә, тарихи-хронологик принциптан чыгып эш иттеләр. Тикшеренү барышында язучының иҗатка килү вакыты, әдәби барышка күләм һәм сыйфат ягыннан керткән өлеше, сәнгати метод һәм алымнары, шәхсиятле стиль үзенчәлекләре исәпкә алынды. Китапта мондый анализга 25 проза остасы һәм 6 тәнкыйтьче тарттырылды. “Туган як әдипләре” җыентыгын тулы хокук белән Башкортстан татар прозасы антологиясе дип атарга мөмкин. Альбина Хәлиуллина һаман да әлеге эшне дәвам итеп, Башкортстандагы татар прозасы буенча тикшеренүләр алып бара, тулы әдәби процессны чагылдыручы әдәби карта төзү өчен материаллар туплый.
Икенчедән, Альбина Габит кызы – чын мәгънәсендә педагог. Мин биредә аның озак еллар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, соңгы өч елда Уфа Фән һәм технологияләр университетында студентларга татар әдәбияты серләрен төшендерүен генә күз уңында тотмыйм. Ул, чын мәгънәсендә, халык педагогы, мәгърифәтче, аның бар тормыш юлы мәгарифкә бәйләнгән. Үзегез уйлап карагыз: 1976 елның 9 сентябрендә Благовар районы Такчура авылында туган кыз Первомайск урта мәктәбенең педагогия классларында белем алганнан соң, ике ел туган авылында балалар укыта. Аптырарлык хәл бит бу: әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап чыккан кыз үзе укыган белем йортында укыту эшенә алынсын әле! Бер уйласаң, мәктәп җитәкчелегенең эчке тоемлавына, алдан күрүчәнлегенә таң калырлык: югары белеме дә булмаган кызны үзләренә тиң күреп, дөньядагы иң саваплы һәм җаваплы эш – балалар укытуны аңа ышанып тапшырганнар бит!
2000 елда Башкорт дәүләт педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлап, Альбина татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли башлый. Әдәбият тарихы буенча лекцияләр курсы, уку-укыту әсбаплары әзерли, программалар төзүдә катнаша, мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларының, “Ел укытучысы” һөнәри бәйгеләренең оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы була.
Күренекле язучы һәм педагог Риза Фәхретдинов үзенең 1888 елда дөнья күргән “Китаб-әл-игътибар” исемле хезмәтендә мәгърифәтчелек хәрәкәтенең бер максатын түбәндәгечә билгеләгән иде: “Хезмәт итеп, җәмәгать тәртибе белән бинасын үзебез төзербез. Мөгаллимнәрне һәм мәктәптә хезмәт итүчеләрне хезмәт хакы белән үзебез тәэмин итәрбез. Укымышлыларыбыздан, җәмгыять тәртибе итеп, махсус дәреслекләрне дә үзебез язарбыз”. Шушы сүзләрне укыгач, башымда бүгенге көн белән бер тәңгәллек үткәрдем.
Эш шунда: 2013 елда республика җитәкчелеге, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте тәкъдиме белән, Уфаның Киров районында Татар якшәмбе мәктәбе ачу турында карар кабул иткән иде. Ләкин карар белән генә эш бетми бит әле! Яңа мәктәпкә бина табарга, аның методик һәм матди базасын булдырырга, югары квалификацияле педагогик кадрлар белән тәэмин итәргә дә кирәк! Шушы бетмәс-төкәнмәс оештыру мәшәкатьләрен азагына кадәр ашырып чыгу өчен Альбина Хәлиуллина зур көч салды. Уку йорты Уфаның 41нче урта мәктәбе базасында җырлап эшләп китте. Бу үзе үк Риза Фәхретдиновның югарыда атап үтелгән сүзләренә туры килми дип кем әйтер?!
Инде Альбина Хәлиуллина шәхесендәге өченче “мин”гә дә килеп җиттек. Анысы күңелгә аеруча якын “мин”... Альбина – шагыйрә. Иҗаты белән беркемне дә кабатламаган нечкә лирик. Гадәти тормышта күңел кичерешләрен тышка чыгарырга яратмаса да, шигырьләрендә алар акылга буйсынмый, ирекле очыш алалар. Заман хатын-кызының хис-тойгылар дәрьясы, каеннар шавын тыңлап үскән авыл кызы күңеленең шәһәрдә таш диварлар һәм таш йөрәкләр арасында бәргәләнүе, туган тел, милләт язмышы өчен аһ-зар, мәхәббәт – барысы да бар анда... 2014 елда Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Синсез” дип аталган шигъри җыентыгының асылын мин шулай дип билгеләр идем. Әлеге җыентыкка караган дәлилле фикерләре һәм күзәтүләре белән күренекле шагыйрьләр һәм галимнәр Рим Идиятуллин, Лотфый Хәбибов, Ләйсән Кәшфи, Лилия Сәгыйдуллина, Руслан Сөләйманов матбугатта чыгыш ясады. Мәсәлән, Рим ага Идиятуллин “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән “Әйтер сүзе бар аның” исемле мәкаләсендә, шагыйрә иҗатына соклануын белдереп, болай дип язды: “Афәрин! Кешемен дигән кешенең җанына җирдәге шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтләрдән тыш, җиһан киңлегендәге серләр дә сыя, битарафлыктан ял иткән күңеле-йөрәге үзен борчыган шәхси уйларын укучыларга җиткерергә, тизрәк бүлешергә тырыша – менә шул аның иң олы вазыйфасы”.
Альбина Габит кызының асылындагы дүртенче “мин”гә – аның иҗтимагый эшчәнлегенә аерым тукталмасам, дөреслеккә хилафлык китерер идем. Хәер, аның югарыда атап үтелгән фәнни, педагогик, әдәби өлкәләрдә кылган барлык эш-гамәлләре дә иҗтимагый максатка – җәмгыять, халык файдасына хезмәт үрнәге ул. Ләкин, шул ук вакытта, Альбина Хәлиуллина башкарган “саф” иҗтимагый вазыйфаларны да онытырга ярамый. Ул – Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәриятенең башкарма директоры.
Бер уйласаң, бер иңгә күпме йөк өелгән! Ләкин Альбина сыгылып төшеп, эш күп дип, елап утыра торган затлардан түгел – барысына да өлгерә, тотынган һәр эшен җиренә җиткереп башкарып чыга. Аның Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте сафларында башкарган хезмәтләренең кайберләренә генә тукталып үтик.
2013 елда Альбина Габит кызының тырышлыгы белән дә халкыбызның моң сандугачлары Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашеваларның истәлегенә багышланган “Ике аккош” республика конкурс-фестивале оештырылды. Ул бүгенге көнгә кадәр туган төягебез буенча атлап, милләттәшләребез арасыннан яңадан-яңа музыкаль талантлар ача. Замандашымның идеясе белән, инде 2013 елдан башлап, Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучылары арасында бөек әдибебез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча республика конкурсы оештырыла. “Тукай моңнары” дип аталган бу бәйгедә шагыйрьнең әсәрләре татар, башкорт, урыс, инглиз, чуваш, мари, мордва һәм башка телләрдә яңгырый. Чын мәгънәсендә, Тукаебызның бөеклеген раслаучы халыклар дуслыгы бәйрәме ул “Тукай моңнары”! Ә соңгы чорга кадәр гөрләп дәвам иткән “Бәлеш-фест” милли аш фестивальләре, “Уйна, гармун” бәйрәмнәре турында сөйләп тә торасы юк!
Альбина Габит кызы әле дә иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итә, бу эшне фәнни-педагогик хезмәт белән бәйләп бара. Монда аз гына читкә китеп, бер хатирәне искә алып үтәсем килә. 2022 ел яңа аяк баскан кышкы челләдә Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, профессор Алмас ага Шәйхулов бакыйлыкка күчте. Кафедрага яңа мөдир сайлау мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты. Бу эшне җаны-тәне белән безнең кечкенә коллективыбызга бирелгән доцент Илмира Зарипова инде берничә ел үз җилкәсендә тартып килде. Ә безнең беребезнең дә мөдир йөген тартасы килми, чөнки беләбез, җитәкчелек эше синнән фәнни-педагогик яктан җегәрле булудан тыш, дипломатия осталыгын да, көчле рух та, мизгел эчендә килеп туган четерекле хәлләрдән чыгу юлларын табу осталыгын да һәм, иң мөһиме, бүгенге көндә иң авыр вазыйфа – милли бүлеккә абитуриентлар җыя алуыңны да сорый. Яшерен-батырын түгел, куркабыз!
Аптырагач, кафедра утырышында җыелып сөйләштек тә, читтән “варяг” чакырырга булдык. Тик кемне? Шунда башыбызга “келт” итеп Альбина Габит кызының исеме килеп төште. Шунда ук кафедрабызның иң абруйлы әгъзасы Лилия Сәгыйдуллина аңа телефоннан шалтыратты. Һәм, Аллаһның рәхмәте, Альбинабыз биле авыртып, больничныйда ятуына карамастан, риза булды! Һәм без инде өч ел чамасы, иңгә-иң терәп, бергәләп халкыбыз мәнфәгатендә хезмәт куябыз.
Алда әйтүемчә, Альбина Габит кызы кафедраның тавык чүпләп тә бетермәс эшен иҗтимагый өлкә белән бәйләп алып бара. Мәсәлән, бүген Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студентлары күренекле галим Алмас Шәйхуловның шәхси китапханәсен системага салу, каталоглаштыру, электрон форматка күчерү белән мәшгуль. Бу эш Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең “Башкортстанда татар теле һәм мәдәниятен өйрәнүгә фәнни-методик ярдәм” проекты кысаларында, Башкортстан Башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Китапларны тәртипкә китерү белән генә чикләнмәгән бу проект, чынлыкта, татар филологиясе үсешенә хезмәт итәчәк зур фәнни мәйданчык төзүнең башлангычы булып тора.
Проект кысаларында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының матди-техник базасы да ныгый. Студентлар өчен заманча планшетлар сатып алынды, димәк, санлы белем бирү мөмкинлекләре киңәя, электрон китаплар һәм архив материаллары белән нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге туа. Бу үзе үк төрле өлкәләрдәге эшчәнлекне уртак максатка – милләткә хезмәт итүгә юнәлтү билгесе.
Менә, ниһаять, замандашымны шәхес буларак ачкан бишенче “мин”гә дә килеп җиттек. Хәер, бишенче микән? Мөгаен, беренчеседер. Ул – Ана. Улы Илназ белән кызы Әминәгә гомер бүләк иткән, төн йокыларын йокламыйча аларның бишеген саклап чыккан сөекле әни. Хатын-кыз өчен ана бәхетеннән дә зуррак бәхет бар микән? Юктыр, мөгаен... Әни тәрбияче дә, иң якын ахирәт тә, иң гадел тәнкыйтьче дә... Юкка гына бер хәдистә: “Оҗмах – аналарның аяк астында”, – дип әйтелмәгәндер.
Язмамның каһарманы Альбина Хәлиуллинаның шәхесе шушы биш “мин” белән генә чикләнәме? Шулай ук, юктыр, мөгаен. Болары – мин күргәннәре генә. Кеше – тере организм, вакыт үтү белән ул үсә, яңа сыйфатлар белән байый, аның яңа талантлары ачыла. Шуңа күрә Альбинаның шәхесендә алтынчы, җиденче “мин”нәр пәйда булуына да ышанам мин. Ләкин, иманым камил, ничек кенә булмасын, замандашым, иң беренче чиратта, мәгърифәтче булып калачак. Югарыда күрсәтелгән “мин”нәр, бер-берсен тулыландырып, уртак максатка – халкыбызның аң-гыйлемен күтәрү, милләттәшләребез күңелендә матурлык хисен тәрбияләү өчен хезмәт итәләр. Шөкер, шулай булып калсын да!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты,
Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты.