+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
15 Сентября , 04:29

Дуслык-туганлык илчесе

Мәгърифәтче, галим-язучы Мөхәммәтсәлим Өметбаевның тууына – 185 ел

Добавить в предпочтительные источники Google
Дуслык-туганлык илчесеДуслык-туганлык илчесе
Дуслык-туганлык илчесе
Һәр халыкның иҗтимагый, рухи-мәдәни тормышында онытылмас эз калдырган шәхесләре була. Башкортларның күп гасырлык тарихында шундый эз калдырган шәхесләренең берсе –мәгърифәтче, галим-язучы Мөхәмәтсәлим Өметбаев (1841 – 1907). Аның күпьяклы гыйльми-әдәби иҗат мирасы менә инде гасыр ярымнан артык күпмилләтле Русия халыкларына, бигрәк тә төрки телле кавемнәргә, рухи чыганак сыйфатында хезмәт итә.

Бу мирасның барлыкка килүендә мәгърифәтченең мөмкин кадәр дөнья мәдәнияте һәм фәнни казанышлары, галим-язучылары иҗаты белән танышырга омтылуы, рухи-мәдәни баг­ланышларга йөз тотып эш итүе мөһим роль уйный. Аның иҗади эзләнүләренең зур бер сәхифәсен тәшкил иткән тарихи-этнографик хезмәтләре – шуның ачык дәлиле. Алар үз заманында башкорт халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучыларның игътибарын җәлеп иткән. Бу хәл-күренешнең төп сәбәпләренең берсе галим-әдипнең үз хезмәтләрендә дини легендаларга, халык мифологиясенә иярмичә, аларга тәнкыйть күзлегеннән карарга, дөнья һәм урыс тарих фәне казанышларына һәм чын тормыш факт­ларына таянып эш итәргә, шул юл белән тарихи мәгълүматләрның дөреслеген тәэмин итәргә, туган халкының үткәнен, матди һәм рухи мәдәниятен фәнни нигездә тулырак яктыртырга омтылуында. Урындагы тарихи әдәбиятта башкорт халкының үткәне турында нинди дә булса җитди тикшеренү булмавын, моның өчен “үз Карамзиннар”ың булуы кирәклеген, ә “безнең йортыбызны чит йорт халкы язганлыгын” күрсәтеп, мәгърифәтче-галим, кайбер каләм­дәшләреннән аермалы рәвештә, бу күренешнең сәбәбен күпсанлы янгыннарга, сугышларга, миссионер­ларның эшчәнлекләренә һәм башка субъектив моментларга гына кайтарып калдырмый, бәлки, мәдәниятнең үсүенә этәргеч бирүче иң мөһим шартларның берсе булган үзаллы дәүләт корылышының булмавы белән дә аңлата (“Әдәбият һәм мәгърифәт турында”). Туган халкының борынгы һәм бүгенге тарихын дөрес яктырту мөмкинлеген ул бары башкортларга кагылышлы көнчыгыш, көнбатыш һәм урыс язма чыганакларын автохтон характердагы материаллар – фольклор, авыз иҗаты әдәбияты әсәрләре, шәҗәрә­ләр, башкорт һәм татар галим-язучыларның тарихи-әдәби язмалары белән синтезлауда һәм координация­ләүдә күрә. Башкорт­лар­ның борынгы тарихын сөйлә­гәндә, ул Ибн Халдун, Фазулла Әбелхәер, Рәшитәддин, Заһиретдин Бабур, Әбулгази Баһадурларның “Мөкаддимә”, “Җәмигъ әт-тәварих”, “Бабурнамә”, “Шәҗәрәи әт-төрк” әсәрләренә мөрәҗәгать итә, Урал-Идел буенда киң таралган “Чыңгызнамә дәфтәре” белән кызыксына. Галим урыс тарихчылары­ның, ориенталист­ларының хезмәт­ләренә аеруча игътибар күрсәтә. Ул Н. М. Карамзинның “История государства Российского”, В. Х. Кондар­акның “Универсальное описание Крыма” исемле күп томлы хезмәт­ләре, П. И. Рычковның “История Оренбургская” һәм “Топография Оренбургская” дигән күренекле китаплары, шул чорда төбәктә шактый җанланып киткән урыс матбугаты битләрендәге, төрле гыйльми оешмаларның “Язмалар”ы һәм “Хәбәрләр”ендәге материаллар белән кызыксына; Р. Г. Игнатьев, М. В. Лоссиевский, Н. А. Гурвич кебек туган якны өйрәнүчеләр белән иҗади бәйләнештә була. Аның игътибарыннан, тарихи чыганак буларак, хәтта Русия империясе законнары җыентыклары да, урыс халкының авыз-тел иҗаты әсәрләре дә читтә калмый. Мәсәлән, ул “Слово о полку Игореве” әсәре белән җентекләп таныша. Фольклор йөзендә халык тарихының, әхлакый-этик, фәлсәфи, художество-эстетик карашының ташка басылмаган китабын күреп, ул аны үз хезмәтләрендә мөмкин кадәр файдаланырга тырыша, шуның белән беррәттән башкорт һәм татар галим-язучыларның ярым тарихи-этнографик, ярым әдәби язмаларын, тәварихларны, шәҗәрәләрне өйрәнүгә дә зур игътибар бүлә. Бүгенге көндә еш кына телгә алынган гади башкортка үзенең шәҗәрәсен, халык иҗатының чагу үрнәкләрен, йолдызларның исемнәрен белү, аларга карап эш итү мотлак, дигән фикер нәкъ аңа кайтып кала (“Башкортлар”). Асылда Мөхәммәтсәлим Өметбаев башкорт милли тарихы формалаша башлаган чорда шәҗәрәне тәүгеләрдән булып фәнни өйрәнү объектына әверелдерә. Кече, Йомран һәм Кәлчер Табын ырулары, Әйле кабиләсе тарихының басма рәвештә дөнья күрүе һәм гыйльми әйләнешкә керүләре белән без аңа бурычлы (“Кече Табын халкының нәсәбнамәсе”, “Кече Табын халкының бабалары һәм аннан аерылган Йомран Табын җире”, “Әй баш­кортларының нәсәбнамәсе”). Ул Шиһабетдин Мәрҗәнинең “Мостафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”), Хисаметдин Мөслиминең һәм Таҗетдин Ялчыголовның “Тәварихе Болгария” дигән бер үк исемдәге хезмәтләре белән җентекле таныша, соңгы авторның халык арасында кулъязма төрендә йөргән хезмәтен тәртипкә китереп һәм бераз кыскартып, үзенең “Ядкәр”ендә беренче тапкыр бастырып чыгара.

Менә шушындый гыйльми-мәдәни багланышлар җирлегендә мәгъ­рифәтче-галим үзенең хезмәтләрен­дә туган халкы тарихындагы, бигрәк тә аның үз теләге белән Русия дәүләтенә кушылганнан соңгы яшә­ешен, урыс һәм башка халыклар белән сәяси, икътисади, рухи-мәдәни бәйләнеш­ләре якынаюга булышлык иткән вакыйга-күренешләрне гадел яктыртуга ирешә. Мәсәлән, башкорт галимнәре арасында беренчеләрдән булып Башкортстанның Русия дәүләтенә кушылуының характеры һәм шартларына ачыклык кертә. Башкорт­ларның Русия дәүләте составына керүен ул ирекле һәм прогрессив акт, аларның тарихындагы “ак көннәр” дип бәһалый, бу ике халык һәм башка этнослар тормышыннан аларның дуслыгын ачык күрсәткән һәм бер-берсенә арытаба да якынаерга булышлык иткән хәл-вакыйгаларны ачык яктыртырга тырыша (“Башкорт халкының ак һәм кара көннәре”, “Башкортлар”, “Уфа тарихына кагылышлы материаллар”). Әйтик, “Башкорт халкының ак һәм кара көннәре” дигән күләмле мәкаләсендә галим эчке бер җылылык һәм горурлык тойгысы белән “Татар, мишәр һәм башкорт кадимнән бер ата балалары. Татар, мишәр мөкаддәмрәк (элек) җирләрен югалтып, Башкорт туганына килмештер. Башкортлар: “Күңелебез киң, җиребез киң, кабулыбыз бар” димештер”, дип яза. Башкорт халкы­ның, бөтен ватанны курчалап, урыслар белән бергә төрекләргә, полякларга, шведларга һәм французларга каршы яуга бердәм күтәрелүе, ил өчен авыр булган сугыш елларында Русия гаскәренә меңәрләгән ат, сугыш кирәк-ярагы белән ярдәм итүләрен сызык өстенә ала. Аның язмалары арасында башкортларның гасырлар төпкеленнән килгән холык-гадәтләре, йола-традицияләре, аш-суы, кием-салымы, бәйрәм-уеннары, халык медицинасы һәм педагогикасы турында саллы мәгълүматларны (“Башкортлар”, “Уфа тарихына кагылышлы материаллар”, “Кече Табын халкының нәсәбнамәсе”, “Башкорт корыты”, “Башкорт кормасы”, “Томау дәвасы”, “Агыйдел буендагы галимнәр һәм дин әһелләре” һ. б.), күп кенә тугандаш төрки халыкларының, ерак Мисыр һәм Рим җирләренең тарихына, мәдәниятенә, дөньяга карашына бәйле кызык материалларны да очратырга мөмкин (“Башкортлар һәм торгаут калмыклары турында берничә сүз”, “Акташ хан”, “Рим шәһәре хакында”, “Фиргавеннәр турында хәбәр”, “Гыйльми хикмәт хакында”, “Европа халкының сүзләре”). Ә менә мәгърифәтченең публицистик чыгышлары аша башкортлар һәм кардәш төрки халыклар Русия тарихы һәм мәдәниятенең ачык битләре белән дә таныша (“Мәскәү турында күңел мөһере”, “Петербург турында күңел мөһере”, “Бакчасарай шәһәрендә”, “Петербургта гаҗәеп­ханә нәүеге (төре-тармагы)”, “Бөек шагыйрь Александр Пушкин”); җир йөзендәге гаҗәеп хайваннар һәм кошлар, гигант үсемлекләр һәм атмосферада сирәк күзәтелгән төрле физик күренешләр, астроном Коперник һәм сәяхәтче Колумб, китап басу эшенә нигез салган Гутенберг һәм спиртны беренче булып уйлап табучы Арно, электр һәм компас турында кызык мәгълүматлар ала (“Русия белән 1400 ел эчендә булган вакыйгалардан”, “Гаҗәеп зур мәхлүкләр”, “Зур агачлар”, “Яңа Зеландия һәм Мадагаскар утрау­ларының гаҗәеп кошлары”). Эзләнү офыклары шундый киң булган галим-әдип тарих һәм география карталары да төшерә. Аның кулъязмалары арасында нотага салынган җыр да очрый.

Мөхәммәтсәлим Өметбаевның иҗади эзләнүләре, мәдәни багланышлары офыклары киңлеге педагогикага һәм башка фәннәргә кагылышлы хезмәтләрендә дә ачык күренә. Аларда уку-укыту, тәрбия эшен европача үзгәртеп кору идеясен яклап, еш кына К. Ушинский, Л. Толстой, Я. А. Коменский кебек күренек­ле педагогларның фикер­ләренә таянып, ул телне, әдәбиятны, тарихны һәм математиканы укыту буенча методик тәкъдимнәр белән чыга, бу белем тармакларының гына түгел, география, астрономия, медицина фәннәренең асылын аңлаткан теоретик фикер-күзәтүләре белән уртаклаша. Мәсәлән, “Башкорт лөгатенчә (теленчә) балаларга сан күрсәтү” дигән хезмәтендә башкорт мәгарифе тарихында беренче тапкыр математиканы ана телендә укыту мәсьәләсен күтәрә, математика терминнарының ана телендәге эквивалентларын булдыруга һәм “балаларга сан күрсәтүнең” җиңел алымнарын эшләүгә күп көч сала.

Мөхәммәтсәлим Өметбаев бигрәк тә филология, аеруча тел гыйлеме һәм фольклористика өлкәсендә зур эш башкара. Ул гади халыкка читен булган иске төрки язма әдәби телен демократлаштыру өчен эзлекле чыгыш ясый, аны һәркемгә аңлаешлы гомум кулланырлык телгә әверел­дерми торып, халыкны төрле фән нигезләре белән таныштыру, аң-белемле итү, аның мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерү мөмкин түгел дигән ачык позициядән чыгып эш итә һәм киңкүләм халыкка ачык язма әдәби телне булдыру, аның теоретик нигезләрен эшләү өчен күп көч сала. Аның, үзе әйтмешли, Европа, аеруча урыс галимнәренең эшләренә юнәлеш тотып язылган “Татар нәхүенең мохтасары” (“Кыскача татар грамматикасы”, 1901) башкорт теле гыйлеме тарихында, татар теле гыйлеме тарихындагы К. Насыйри,

Х. Фәезхановның хезмәтләре кебек, төгәл бер тел фактларын системалы яктыртуның тәүге үрнәге булып тора. Мөхәммәтсәлим Өметбаев урыс һәм чит ил галимнәренең башкорт телен өйрәнү юнәлешендәге һәрбер эшенә кайнар теләктәшлек күрсәтүе, ярдәм кулы сузуы белән дә аны гамәли һәм фәнни эшкәртүгә зур өлеш кертә. Мәсәлән, ул 1903 елда Башкортстанга килеп, “башкорт теленең чыганакларын җыйган” һәм шуның нигезендә бу тел турындагы төшенчәгә чит илләрдә дә, бездә дә сизелерлек йогынты ясарлык грамматикасын язган венгр филологы, профессор Вильгельм Пролега сүзлек төзүдә зур ярдәм күрсәтә.

Мөхәммәтсәлим Өметбаевның фольклористика өлкәсендәге эшчәнлегенә килгәндә, халык авыз иҗаты йөзендә ул иҗтимагый тормышны алга әйдәүче көчләрнең берсен күрә. Галим-әдип фольклор әсәрләрне басма рәвештә халыкның үзенә кайтарып бирү юлы белән аның рухи дөньясына йогынты ясарга мөмкин дип исәпли, аларда халыкны тарихи, фәлсәфи, эстетик һәм, әлбәттә, әхлакый-этик җәһәттән агарту чыганагын күрә. Ул җыйган мәкаль-әйтемнәрнең, кобаерларның, легенда һәм риваятьләрнең, халыкның гореф-гадәтләрен, төрле йола традицияләрен чагылдырган әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлеге әнә шул хакта сөйли (“Борынгы башкортларның өләңнәре”, “Риваять­ләр, легендалар”, “Уфа губернасы мөселманнарының ырымнары, хорафатлары, мәкаль-әйтемнәре һәм хикмәтле сүзләре”). Шунысы фәһемле: фольклорчы башкорт халык авыз иҗатының иң яхшы үрнәкләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында урыс телендә дә бастырып чыгаруга зур игътибар бүлә. Шул ук вакытта ул башкортларны башка халык­ларның сүз сәнгате белән таныштыруга да зур әһәмият бирә (“Татар хакимнәренең сүзләре”, “Гарәп халкының акыллы сүзләре”).

Мөхәммәтсәлим Өметбаевның әлегә кадәр сәнгатьле иҗаттан аерылмыйча, синкретик формада яшәп килгән башкорт әдәби тәнкыйть фикеренең әдәбият фәненең үзаллы тармагы булып формалашып китүе өчен җирлек әзерләүдә дә хезмәте шактый. Башкорт сүз сәнгате тарихында ул ике юнәлешне – чәчәннәр иҗатыннан торган авыз-тел әдәбиятын һәм язма әдәбиятны аерып карый. Галим-әдип чәчәннәр институтының башкорт мәдәнияте тарихындагы әһәмиятен югары бәһалый, әйтик, Х. Ждановны (1767 – 1869) чәчән, галим һәм тәрбияче-педагог буларак хөрмәт белән телгә ала, ә менә туган халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек “күп гыйбрәтле сүзләр әйткән” һәм язган чәчән-шагыйрь М. Акмулла йөзендә үзенең фикердәшен күрә, аны “мәшһүр шагыйрь” дип атый, әсәрләрен XIX гасыр башкорт шигъриятенең иң яхшы үрнәкләре, дип исәпли. Язма әдәбиятка бәйле ул “башкортлар... канәгатьләнеп укыган” “Йосыф вә Зөләйха”, “Кыйссаи Сәйфелмөлек”, “Таһир-Зөһрә” кебек әсәрләр, суфый шагыйрь Т. Ялчыголов, Ә. Каргалы, Һ. Салиховларның тормышы һәм иҗаты турында кыйммәтле мәгълүматлар калдыра (“Агыйдел буендагы галимнәр һәм дин әһелләре”, “Акмулла”, “Башкортлар”, “Уфаның тарихына кагылышлы материаллар”).

Туган халкының рухи байлыгы белән генә түгел, дөнья әдәбияты белән дә шактый таныш Мөхәм­мәтсәлим Өметбаев аны һәм башка кардәш халыкларны бөек язучылар белән таныштыруны да үзенә максат итеп куя. Бу җәһәттән аның “Бөек шагыйрь Александр Пушкин” дигән мәкаләсе фәһемле. Галим-әдип “безнең телләрне дә матурларлык” әсәрләрнең авторына милли чиклән­гәнлекнең бөтенләй ят булуын, аның иҗатының Русиядәге барлык халыкларга карата тирән сөю, ялкынлы теләктәшлек белән сугарылган “һәр җирдә һәм һәр милләт арасында укыла торган әйбер” булуын һәм шуңа да аннан “без дә ят һәм читтә кала алмавыбыз”ны сызык өстенә ала. Аның өчен А. С. Пушкин “электән үк бай” урыс телен тагын да “гүзәл иткән, бу телгә куәт вә нәфислек биргән ...урыс җиренең иң кәмаләтле бер кешеседер”.

Мөхәммәтсәлим Өметбаевның иҗади эзләнүләре, офыкларының киңлеге шигърият һәм публицистика өлкәләрендәге эшчәнлегендә дә ачык күренә. Ул үзе аерым бер җентекле сүз алып баруны таләп итә. Биредә мәгърифәтче шагыйрь һәм публицистның үз әсәрләрендә туган җирен, халкын кайнар сөйгән, аның бүгенге һәм киләчәк язмышы өчен тирән борчылган, алга китүенә булышлык юлларын туктаусыз эзләгән чын патриот, шул ук вакытта гомум кешелек әһәмиятендәге проблемаларны күтәргән, башка халыкларга хөрмәт белән караган олуг интернационалист буларак чыгыш ясаган иҗатчы булуын билгеләп үтү белән генә чикләнеп торыйк. Табигать һәм кеше тормышы, яшәүнең мәгънәсе, кешене югары күтәрүче, матурлаучы әхлак сыйфатларын, саф мәхәббәтне җырлау, халыклар дуслыгын һәм бердәмлекне данлау һәм, киресенчә, әхлакый шөкәтсезлекне, наданлыкны, патша хөкүмәтенең колонизаторлык сәясәтен тәнкыйтьләү, мәгариф һәм тәрбия, заманының иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышы турында уйлану – Мөхәммәтсәлим Өметбаев­ның дистәләгән шигъри һәм публицистик әсәрләренең (“Йомран иле”, “Монда җирнең нигъмәтләре”, “Шикаять”, “Каеш илә Юкә”, “Бер шәһәрдә гүзәл күрдем”, “Күңелем гөлдәй бөре булмас”, “Җәмгыять тәртипләре”, “Халык байыймы әллә ярлылана­мы?”, “Халык мәгарифен юлга салырга”, “Өршәк күпере”, “Русиядәге “Первое товарищество” циркында”, “А. С. Пушкин юбилее уңаеннан” һ. б.) төп мотивлары нигездә менә шулар.
Мөхәммәтсәлим Өметбаевның күпьяклы рухи мирасының зур бер өлеше тәрҗемәләрдән гыйбарәт. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге башкорт мәдәнияте һәм әдәбиятының көн­чыгыш һәм көнбатыш мәдәнияте белән бәйләнеше тарихындагы иң чагу битләрне тәшкил итә. Ул урыс һәм көнчыгыш телләреннән төрки-татар теленә берничә популяр брошюра, төрле гыйльми мәкаләләр, “Мең дә бер кичә”дән өзек һәм, киресенчә, урыс теленә башкорт, татар, гарәп фольклоры үрнәкләрен, үзенең гыйльми мәкаләләрен, шигъри һәм публицистик әсәрләрен тәрҗемә итә. Әйтергә кирәк, фольклор чыганакларын яисә аларга якын әсәрләрне тәрҗемә итү үзе үк Мөхәммәтсәлим Өметбаевтан тәрҗе­мә­ләрне халыкка аңлаешлы телдә башкаруын таләп итә һәм ул шулай эшли дә. Ә бу инде күпчелек халыкка аңлаешсыз төрки язма телен халыкның сөйләм теленә, матур әдәбиятны авыз-тел әдәбиятына якынайту юнәлешендә алга бер адым ясау дигән сүз.

Мөхәммәтсәлим Өметбаев урыс-башкорт әдәби бәйләнешләрен ныгытуга һәм үстерүгә аеруча зур өлеш кертте. Аның А. С. Пушкинның “Романс”, “Наслаждение”, “Делибаш” шигырьләреннән һәм “Бакчасарай фон­таны” поэмасыннан киң халыкка аңлашыла башлаган төрки-татар теленә ясаган тәрҗемәләре ХIХ гасыр башкорт тәрҗемә әдәбиятын­дагы иң кыю һәм уңышлы адым булды. Алар бер башкортныкында гына түгел, бәлки, Русиянең төрки халыклары тәрҗемә әдәбияты тарихында урыс классик шигъриятеннән ясалган тәүге үрнәкләр булды.
Гомумән, патриотик һәм интернационалистик рухлы, киң карашлы мәгърифәтче Мөхәммәтсәлим Өмет­баев башкорт һәм Башкортстан­ның башка халык­ларының иҗтимагый фикере, мәдәнияте һәм әдәбияты үсешендә тирән эз калдырды. Аның күпьяклы иҗат җимешләрендә чагылыш тапкан фикер-күзәтүләр, үзенең ялкынлы фидакарь эшчән­леге бүгенге көнгә дә аваздаш, киләчәк өчен дә үзе бер юнәлеш, үрнәк булып торырдай чыганак булуы белән бәяләп бетергесез тарихи әһәмияткә ия.

Гыйниятулла КУНАФИН,
профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Халыкара Төрки академиясе академигы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова