+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
15 Сентября , 03:30

Рөстәм яңа рекорд куйды

Ул тагын барысын да шаккатырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рөстәм яңа рекорд куйдыРөстәм яңа рекорд куйды
Рөстәм яңа рекорд куйды
Рөстәм Нәбиев Уфа марафонында 40 километрдан артык юл үткән. Ул инвалид коляскасында барган.

Бу авыр юлны ул йөгерүче атлетлар белән бер үк вакытта диярлек үтә алган.

Шул рәвешле, блогер яңа шәхси рекорд куйды.

- Мондый йөкләнешләргә ияләшкән булып, җиңел генә җиңеп чыккан булып кыланмыйм. Юк. Бүген миңа чын-чынлап түзәргә туры килде. Куллар арый, көч бетә иде, ләкин мин арбаны әйләндерүемне дәвам иттем. Метр артыннан метр, километр артыннан километр, 42,2гә җиткәнче. Кичә Әлмәттә булдым. Өйгә иртәнге биштә генә кайттым, ә иртәнге тугызда стартта идем. Йокысыз, ял итмичә... - дип сөйләде Рөстәм Нәбиев.

Ул марафонда җиңмәвен, әмма аңа (марафонга) үзен җиңәргә ирек бирмәвен өстәде.


Автор:Резеда Галикәева