+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
22 Сентября , 04:42

Язмалары да, тавышы да һәрчак сокландырды!

“Кызыл таң” гәзите ветераны Минҗан Зариповка – 85 яшь

Добавить в предпочтительные источники Google
Язмалары да, тавышы да һәрчак сокландырды!Язмалары да, тавышы да һәрчак сокландырды!
Язмалары да, тавышы да һәрчак сокландырды!

Мин “Кызыл таң”га эшкә 1996 елда килдем. Ул чорда гәзитебездә Зөфәр Сабирҗанов, Ралиф Йосыпов, Рим Идиятуллин, Рәис Касыймов, Рәшит Биглов кебек журналистика аксакаллары эшли иде. Алар тиз арада лаеклы ялга китеп бетте һәм редакциябездә өлкәннәрдән Минҗан абый гына калды. Аның халкыбызның сугыш чорындагы һәм аннан соңгы еллардагы фидакарь хезмәте турында мәкаләләрен халык бик яратып кабул итә иде. Мин, мәсәлән, Минҗан абыйның “Дөнья бу...” рубрикасы астында басылган мәкаләләрен бик яратып укыдым.


Минҗан Зарипов 1941 елның 23 сентябрендә Миякә районының Яңа Ишле авылында туган. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң унсигез чакрымдагы Җилдәр мәктәбенә сигезенче сыйныфка бара. Урта мәктәптән соң Уфада техник училище тәмамлый һәм слесарь-монтажчы һөнәрен үзләштерә. Аннары “ВНЗМ” трестының 9нчы ида­рәсендә эшли. Хәрби хезмәтне Венгриядә үткәннән соң Бөре дәүләт педагогия институтының (хәзер Уфа Фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы) филология факультетын тәмам­лый.
 
Минҗан Хакетдин улы Баш­кортстанның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында үзхәбәрче, утыз ел дәвамында радиотапшырулар дәүләт комитетының Салават шәһәре редакциясендә җаваплы мөхәррир булып эшли. 1976 елда ул СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә.
Минҗан абый белән без радио дулкыннары аша таныштык, дисәм дә һич ялгыш булмас. Ул көнне Салават шәһәрендә ниндидер бик зур объект ачтылар. Шул хакта Башкортстан радиосы аша Минҗан абый Зариповның репортажын тапшырдылар. Аның һәркемнең күңеленә үтеп керерлек ягымлы тавышы, Салават шәһәрен искиткеч яхшы белеп сөйләве бүген дә колагымда яңгырап торган кебек.
 
Озак та үтми, төгәлрәк әйткәндә, 1999 елда, Минҗан абый безнең редакциягә эшкә күчте һәм байтак еллар “Кызыл таң”ның Салават, Ишембай, Мәләвез һәм Стәр­летамак төбәге буенча үз хәбәрчесе булып эшләде. Шул чорда Минҗан абыйның сурәтлә­мәләре, репортажлары һәм башка жанрдагы язмалары аша мин үзем өчен бу төбәкне яңадан ачтым.
Минҗан абыебыз, уңган, тырыш журналист булу белән беррәттән, булдыклы гаилә башлыгы да. Озак еллар буе гаиләсе белән Салават шәһәре янәшәсендәге Муса бистәсендә үзе төзегән йортта яшәде. Алай гына да түгел, гомере буе диярлек сыер һәм ат асрады. Хәләл пары Мөдирә апа белән бик тату яшәделәр. Ул һәм кыз үстерделәр. Балаларына төпле тәрбия бирделәр һәм тиешле белем алырга ярдәм иттеләр. Уллары Урал Уфа дәүләт нефть инсти­утының (хәзер Уфа дәүләт нефть-техник университеты) Салават шәһәрендәге филиалын тәмам­лады, бүген сәүдә өлкәсендә эшли. Кызлары Роза исә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлады. Урал да, Роза да гаиләлеләр. Әти-әниләрен өч онык белән куандырдылар. Бүген исә бәхетле дәү әтинең ике туруны матур булып үсеп килә.
Шул ук Миякә районының Кәркәле авылы сылуы Мөдирә апа Минҗан абыебызга тугры тормыш юлдашы булды. Алар 60 елга якын тату гомер итте. Кызганычка каршы, Мөдирә апабыз узган елда бакыйлыкка күчте.
 
Минҗан абыебыз гомерен кәгазь-каләм арасында үткәрсә дә, тормыштагы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бер генә яңалыктан да читтә калмады. Романов токымлы сарыкларны да Салаватка беренче булып Минҗан Хакетдин улы алып кайтты. Безнең сарыклар күпчелек ике, бик сирәк очракларда өч бәрән китерә. Ә Романов токымлы сарыклар берьюлы җидегә кадәр бәрән китерергә сәләтле икән.
– Ырынбур өлкәсеннән бик озак эзләгәннән соң ике бәрән белән бер тәкә табып алып кайткан идем, ике ел эчендә сарыкларыбыз бер көтүгә әверелде, – дип шаярта хәзер ветеран.
 
Минҗан абыебыз, гәзитләрдә басылып чыккан һәм радио аша яңгыраган язмаларын туплап, барлыгы биш китап чыгарды. Аның “Истә, һаман да истә...” дигән китабын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел, чөнки бу китапка ул авыр балалык һәм үсмер еллары турында язмаларны туплаган. Гәзит укучыларыбыз игътибарына шушы китаптан бер өзек тәкъдим итү урынлы булыр дип исәплим.
 
“Безнең балалык һәм үсмер елларыбыз сугыштан соңгы, тормышның иң авыр чорына туры килде. Тәүдә Бөек Җиңү көнен якынайту, соңыннан сугыш яраларын төзәтү максатында авылдашлар, тәгаенрәк әйткәндә, фронтларда яраланып кайткан өлкән буын вәкилләре, ирләрен югалткан тол хатыннар һәм ул вакыттагы 13-15 яшьлек үсмерләр тылда тиңдәшсез каһарманлык күр­сәтте. Алар бер караңгыдан ­икенче караңгыга кадәр колхоз басуларында, терлекчелек фермаларында бил бөкте, Свердловск өлкәсе сазлыкларында торф чыгарды, хәзерге Пермь крае һәм Белорет урманнарында фидакарьлек, тиңсез хезмәт батырлыклары күрсәтте. Бу эштән без – мәктәп укучылары да читтә калмадык, кулдан килгәнчә тырышлык салдык.
 
Авылда җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң укуымны Җилдәр урта мәктәбендә дәвам иттем. Сигезенче сыйныфка авылдан ялгызым йөрдем.
Ул елларда, аңлыйсыздыр, авыллар арасында бүгенге кебек җәмәгать транспорты да, такси хезмәте дә юк иде. Барлык ышаныч үз аякларыңда...
Карлы-бозлы көзге яңгырларда да, кышкы салкын бураннарда да дәресләрдән соң һәр шимбәдә авылга ашыга идем.
Киләсе җәйдә күрше малае Гайнулланы да Җилдәр урта мәк­тәбенә укырга барырга “кодаладым”. Рәхмәт яугыры, ул ризалашты. Тугызынчы-унынчы сыйныфларга аның белән бергә йөрдек, фатирда да бергә яшәдек...”
Югарыда әйткәнемчә, Минҗан абзый шушы көннәрдә олуг юбилеен билгели. Барлык гәзит укучылар исеменнән аңа сәламәтлек, уңышлар телибез!

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.


Автор:Резида Валитова