+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
25 Сентября , 03:30

Высоцкийның соңгы мәхәббәте иде...

Француз актрисасы һәм җырчысы Марина Влади 88 яшендә вафат булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Высоцкийның соңгы мәхәббәте иде...Высоцкийның соңгы мәхәббәте иде...
Высоцкийның соңгы мәхәббәте иде...
Артистканың үлем сәбәбе аныкланмый.

Марина Влади (чын исеме — Екатерина-Марина Владимировна Полякова-Байдарова) Владимир Высоцкийның соңгы хатыны иде. Алар 1970 елда өйләнешә һәм 1980 елда артистның үлеменә кадәр никахта кала. Соңрак Влади аларның мөнәсәбәтләре турындагы истәлекләрен «Владимир, яки өзелгән очыш» автобиографик китабында тасвирлады.

Артистка 1938 елда Париж шәһәре янында урыс эмигрантлары гаиләсендә туа. Балачакта ул Париж операсы каршындагы балет мәктәбендә шөгыльләнә һәм балерина булырга хыяллана, әмма нәтиҗәдә актерлык һөнәрен сайлый. Кинода беренче ролен ул 10 яшендә уйный. Бөтендөнья танылуны Влади режиссер Андре Мишельнең «Колдунья» швед-Француз фильмында төп рольне башкарганнан соң ала. Үз карьерасында ул йөздән артык картинада төшкән.

Соңгы елларда Влади Франциядә яши. Ул әдәбият, театр һәм скульптура белән шөгыльләнгән.

Марина Владиның балалары сүзләренә караганда, ул үз йортында туганнары янында үлгән.

 

Автор:Резеда Галикәева