+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
29 Сентября , 06:17

Иҗатташ дустым – күпкырлы сәләт иясе

Мәсүфә Әюпованың мәгарифтә дә, әдәбиятта да үз йолдызы бар

Добавить в предпочтительные источники Google
Иҗатташ дустым – күпкырлы сәләт иясеИҗатташ дустым – күпкырлы сәләт иясе
Иҗатташ дустым – күпкырлы сәләт иясе
Дүрт дистә елдан артык бер дулкында тибрәлгән, бер үк ниятләр белән яшәгән чын дуслар без. Икебезне дә берләштергән һөнәребез, үскәндә гаиләләребездә алган тәрбия генә түгел, иҗат омтылышыбыз да безне бербөтенгә әйләндерде. Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, без бер-беребез өчен киңәшче дә, тәнкыйтьче дә, дәртләндереп канат куючы да, авыр чакларда алмаштыргысыз таяныч та.

Дустымның сирәк ишетелә торган исемендә бик зур мәгънә ятуын белгәч, һич аптырамадым. “Мәсүфә” исемендә бөтен дини тәгълиматта изгелекләр кылучы дигән аңлатма ята икән. Ул – чынлап та, исеме җисеменә туры килә торган шәхес: 44 ел буена башлангыч сыйныфларда бөтен йөрәген биреп эшләүче мөгаллимә; туксан яшен тутырган әнисенә – җанын ярып бирердәй кайгыртучан кыз; гаиләсендә тугры тормыш юлдашы; илебезне яклардай чын ул һәм үзе кебек мөгәллимә кыз үстергән, килен белән кияүгә – үз балалары итеп караучы әни; кешелеклелек сыйфаты белән оныкларына – үрнәк булырлык дәү әни; туганнарына – төпле киңәш бирердәй сеңел, апа; хезмәттәшләренә, якташларына –ышанып таянырдай кеше.
Ә Мәсүфәнен иң төп коралы – гадилек. Ул бер шигырендә бу турыда бик урынлы язган:
...Бар булмышым
минем гадилектә,
Танышлардан, яме, сорарсыз...
Әгәр язсам шушы гадилектән
Мин калырмын, дустым,
коралсыз.
Мәсүфә Әюпова Башкортстанның Борай районы Берләч авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Бала һәм үсмер чаклары чордашларыннан берни белән дә аерылмый... Октябрят, пионер, комсомол сафлары... Мавыктыргыч һәм гел бишле билгеләренә генә укып йөргән мәктәп еллары!
1971 елдан 1979 елга кадәр –Берләч сигезьеллык мәктәбендә, ә аннан соң Благовещен педагогия училищесында укуын дәвам итеп, 1983 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы үз эшен туган авылында башлый. 1985 елда тормышка чыгып, Пермь шәһәрендә һөнәре буенча эшли. 1990 елда туган ягыбызга кайтып, мәгариф системасында методист булып эшли башлый һәм читтән торып Бөре педагогия институтының башлангыч сыйныфлар факультетына укырга керә. Аны 1995 елда уңышлы тәмамлап, Борай 3нче мәктәбенә укытучы булып урнаша. Бүгенге көнгә кадәр ул эшен яратып башкаручы укытучы гына түгел, ә укучыларына телебезнең кыйммәтен, аның байлыгын сөйләүче шагыйрә дә. Ул, бөек Тукаебызга мәдхия җырлап, татар теленә мәхәббәт тәрбияли. “Тормыш юлын яңадан башласам да, хыялыма хыянәт итмәс, ап-ак күңелле эчкерсез сабыйларым янына ашыгыр, аларга үзем язган шигырьләрне, әкиятләремне укып, җырларымны җырлар идем, чөнки сабыйлардан да рәхмәтлерәк тамашачы юк икәнен бар йөрәгем белән аңлыйм,” ди ул.
Ул үзен белә башлаганнан бирле шигырьләр, җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, нәсыйхәтләр, хикәя-бикәяләр иҗат итә. Балаларга, тел көрмәкләндергечләр, хикәяләр, әкиятләр яза. Мәкальләр, анаграммалар, табышмаклар, башваткычлар, тизәйткечләрнең дә үзе иҗат иткәннәрен генә кулланып, мавыктыргыч дәресләр үткәрә.
Аның кул астында тәҗрибә туплаган студентлар күптән инде үзләре шушы һөнәр ияләре. 1995 елда үткәрелгән республика күләмендәге семинарда аның эшенә зур бәһа бирелеп, “Иң көчле методист” булып танылып, район гәзитендә күләмле мәкалә дә басылып чыккан иде. Инде ул вакыйгалардан соң да күпме гомер үтте, тик тынгысыз җан һаман заман агышында, заман белән бергә атлап барышында. Яңа технологияләрне уңышлы үзләштереп, балаларга төпле белем генә түгел, ә үзенең иҗаты аша матур орлыклар да салып, алардан чын шәхесләр тәрбияли ул.
Үзенең иҗатында Мәсүфә һөнәренә бик еш мәдхия җырлый:
“Мин бәхетле, әгәр сезнең
Юлларыгыз уңып торса.
Бары “5” ле билгесенә
Һәрберегез тормыш корса”, –
дигән шигъри юлларында аның укучылары өчен гомере буе йөрәгендә борчылу, шатлык яшәве ачык чагыла. Бу юллар “Йөрәгемне сезгә бирәм” дигән икебез бергә иҗат иткән җырыбыздан.
Бүгенге көнгә аның “Яхшы сүзгә яшем түгелә”, “Яшәүләрдән җаным бизмәде”, “Какы ачысы”, “Кыйблаң кайсы якта?” дип аталган китаплары дөнья күрде. Дустымның “Кыйблаң кайсы якта?” дип аталган китабындагы шигырь юллары аның кыйбласын чын мәгънәсендә чагылдыра:
“Кыйблаң кайсы якта, дисез, –
Чиста анда намуслар.
Көтеп калам кунакларга,
Килегез, яме, дуслар!”
“Чишмәләрнең көмеш чыңы”, ”Таңнар офыкта елмая”, “Ерак калган язларым”, “Сиңа әйтер сүзләрем бар”, “Әдәби балкыш”, “Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар”, “Күңелем энҗеләре”, “Слово матери” дигән җыентыкларда Мәсүфә Әюпованың йөзләгән шигыре урын алды.
“Слово матери” һәм “Шаһидә” дигән җыентыклары Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында басылды. “Шаһидә” әсәренә аерым тукталасым килә, чәнки аның эчтәлеге тетрәндергеч.
Моннан ярты гасыр элек Мәсүфәнең үзе белән булган коточкыч җинаятькә шаһит булуы турында бу әсәр. Шушы әсәрнең дөньяга чыгу тарихы белән таныштырып үтим әле сезне. Казанга җыр конкурсына китеп баруыбыз... Озын юл... Дустым, чишелеп китеп, сабый чагыннан калган йөрәк ярасын яңартып, үзе белән булган вакыйганы сөйләп барды. Яңагым буйлап аккан яшьләремә ирек биреп, тын алырга да куркып, мин аны тыңладым. Һәм бу тарихны берсүзсез хикәя итеп бастырырга кирәк дип киңәш бирдем. “Шаһидә”нең дөнья күрүенә минем этәргеч зур булды. Ике телдә чыккан бу әсәр нинди генә басмаларда дөнья күрмәде! Яңа бүлекләрен, дәвамын озак басмый торасыз, дип, укучылар түземсезләнеп хатлар язды.
“Голландка” дигән нәсере “Литературные знакомства” (книга в журнале) да минем тәрҗемәдә урыс телендә басылды. Ә бөек А. С. Пушкин нигез салган “Литературная газета” битләрендә “Олы кое” (“Большой колодец”) бастырылды. Безнең республикабыздан берничә дистә генә авторның бу гәзиттә нәшер ителүе Мәсүфә Әюпованың әсәренең тирән эчтәлекле икәнен ассызыклый. “Какы ачысы” (“Горечь свербиги”) китабының ике телдә чыгуы шундый отышлы булды ки, хәтта чит илләрдә яшәүче, татар телендә уку мөмкинлеге булмаган милләттәшләребездән дә бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек.
Мәсүфәнең күп шигырьләре үзләре үк җырлап тора. Җиде дистәдән артык җыры булуы да моны дәлилли һәм бу фикер минеке генә түгел.
Янавыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче үзешчән композитор Җәүдәт Хәкимов белән берлектә ”Җырларым – гомер юлдашым” дип аталган аудиоальбомы үзенең тыңлаучыларын һәм башкаручыларын тапты. Анда ике дистә җыры бар. Зарема Әюпова белән бергә иҗат иткән “Күчмә кош кебек әнкәй” җыры белән “Юлдаш” каналында барган хит-парадта җиңү яулап, тыңлаучылардан меңләгән рәхмәт хаты алды. Флүрә Ефремова, Олег Зиннәтуллин, Раил Өметбаев, Зарема Әюпова, Илмира Әмирова, Радик Галимҗанов белән бергәләп иҗат иткән җырлары, радио һәм телевизор экраннарыннан яңгырап, тамашачыларның сөюен яулады.
Мәсүфәнең Роберт Тимербаев, Роза Якупова, Инсаф Хәбибуллин, Әнис Шәймәрданов, Ленар Әхмәтҗанов белән иҗат иткән җырларын да халык яратып кабул итте.
Безнең иҗади дуслыгыбызга бишенче дистә ел. Шул вакыт эчендә өч дистәдән артык җыр иҗат ителгән. Шигырьләре җырлап торгач, көйләр үзеннән-үзе туып тора. Районыбызның 5 сәләтле баласын “Тургай” телевизион конкурсына әзерләгәндә алар өчен генә Мәсүфә Әюпова белән җырлар яздык. Алар анда Гран-при һәм беренче урыннар яулады. Әлеге вакытта район күләмендә үткән чараларда да даими катнашып, якташларының күпсанлы рәхмәтләренә лаек булалар. Интернет челтәрендә милләттәшләребезнең аралашу төркемнәрендә бу сәләтле балаларның чыгышын бөтен дөнья татарлары карау бәхетенә иреште. Зиннур Исламов безнең “Туган телем” җыры белән Төркиядә үткән халыкара конкурста Гран-при яулады. Башка җырларыбыз белән ТМТV каналында, “Балалы солянка”, Русия күләмендә үткән “Мелодия Победы”, “Молодые таланты-2023”, “Мирас”, “Возрождение Яңарыш”, “Восхождение талантов”, “Колибри” конкурсларында зур җиңүләр белән язмыш бүләкләде. Республика күләмендә уздырылган “Время героев”, Халыкара “Лебеди над Челнами”, “Белый голубь” конкурсларында Мәсүфә Әюпова мәртәбәле урыннар яулады. 2022 елда үзе яшәгән төбәккә дан җырлап язылган “Мин яратам сине, Бораем” җырыбыз район гимны итеп кабул ителде.
Әйткәндәй, “Сагыну” җырыбызны Сибай дәүләт филармониясе үзенең махсус җыры итеп кабул итте.
”Кызыл таң”, “Өмет”, “Йәнтөяк”, “Тамырлар”, “Акчарлак”, “Балтач таңнары” гәзитләрендә – шигырьләре, “Тулпар” журналында хикәяләре дөнья күрде. Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхигә атап язылган бәетне “Саба таңнары”, “Мәдәни җомга”, “Тәтешле хәбәрләре” гәзитләре, “Сабантуй”, “Идел” журналлары бастырып, милләттәшләреннән меңәрләгән рәхмәт хатлары алды. “Онытылыр димә” китабында “Хәния” бәетем басылгач, чит илдән кадәр шалтыратып рәхмәт ишеткәч, иҗатымның кешеләргә кирәклеген тагын бер тапкыр аңладым”, – ди ул.
2019 елда шигырьләре Бәләбәй шәһәрендә үтүче “Илһам чишмәләре” фестиваленә атап чыгарылган “Салават күпере” альманахында дөнья күрде. Ә инде хикәяләр өлкәсендә дә үзен сынап карап, Русия күләмендәге ярышта беренче урынны яулау бәхетенә ирешүе аның күпкырлы сәләт иясе икәнен тагын бер тапкыр исбатлады. Җир шарының төрле төбәкләреннән килгән, хөрмәт белән сугарылган хатлар шул турыда бәян итә. Республика күләмендә үткәрелгән “Народное признание” конкурсында журналист, язучы, радиотапшырулар алып баручы категориясендә җиңү яулавы да Мәсүфә Әюпованың күпкырлы сәләткә ия булуына дәлил булып тора.
Укучылар белән очрашуларда, БСТ, “Юлдаш” каналындагы чыгышларында, иҗат кичәләрендә татар теленең асылын, аның иң матур тел булуын горурланып сөйли укытучы-шагыйрә. Район күләмендә үткәрелгән әдәби чараларда да ихлас катнаша, шигырь бәйгеләрендә җиңүче була.
Минем дустымның укытучы хезмәте дә югары бәяләнде. Мәсүфә Әюпова – Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Русия мәктәпләренең почётлы педагогы. Иҗат өлкәсендә дә яхшы нәтиҗәләренә югары бәя бирелде. Мәсүфә дустым – Гали Чокрый премиясе лауреаты. Шушы көннәрдә тагын яхшы хәбәрләр булды – Татар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән зур өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашуы өчен Диплом һәм Габдулла Тукайның истәлек медале белән бүләкләнде. Шулай ук, Мәсүфә Заһит кызы Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителде. Ихлас котлауларымны җиткерәм!
Киләчәктә дә укучыларга, райондашларына, милләттәшләренә хезмәт итү теләге сүрелмәсен, иҗат дәрте сүнмәсен!
Керсез намус белән яшәгәнгә
Бик бәхетле була тормышлар.
Дан-хөрмәткә лаек була ала
Бары синдәй уңган, тырышлар!

Илмира Әмирова.


Автор:Гөлия Мөгаллимова