+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
2 Октября , 04:46

Юбилеегыз белән, Остаз!

Добавить в предпочтительные источники Google
Юбилеегыз белән, Остаз!Юбилеегыз белән, Остаз!
Юбилеегыз белән, Остаз!

Казан федераль университеты Социаль-философия фәннәре һәм киңкүләм коммуникацияләр инс­титуты­ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәк­тәбе деканы Васил Гарифул­линның исеме гади укучыларыбыз өчен якыннан таныш булмаса да, татар матбугаты, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите үсешендә, эшчәнлегендә һәм эчтәлегендә аның остазлык мәктәбе йогынтысы гаять мөһим урын били. 1983 елдан алып Татарстан Республикасының төрле абруйлы киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләп, каләм чарлап, гаять зур практик журналистика тәҗрибәсе туплаган Васил Заһит улы менә инде дүрт дистә елга якын тармак өчен журналистлар әзерләү эшендә. Шул исәптән, 1998-2018 елларда ул – Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасын, 2002-12 елларда декан сыйфатында журналистика һәм социология факультетын җитәкләде. 2012-16 елларда – шушы ук университетның Социаль-философия фәннәре һәм киңкүләм коммуникацияләр институтының киңкүләм ком­муникацияләр бүлеге мөдире, 2018-25 елларда әлеге Инс­титу­тның Журналистика һәм медиа­ком­муникаци­яләр югары мәктә­бенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире булды. 2025 елдан алып ул – әлеге Югары мәктәпнең деканы. Шул рәвешле күренекле галим Васил Гарифуллин дистә еллар дәвамында әзерләгән меңләгән журналист кадрлары, аның җитәк­челегендә һәм остазлыгында диссертация яклаган яшь галимнәр Татарстанда гына түгел, илнең бик күп төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да хезмәт сала, һәм бүген инде үзләре тармакның да, журналистика фәненең дә заманча үсеш баскычларын билгели! Боларның барысы өчен барлык шәкертләрегез һәм милли матбугат киләчәге өчен янучы журналистлар исеменнән чиксез рәхмәт Сезгә!

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре һәм Русия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Васил Гарифуллин мәртәбәле премияләр лауреаты да. Күпсанлы бүләкләре янына моңа кадәр “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты булган Васил Заһит улы 2022 елда әлеге мәртәбәле иҗади конкурсның Гран-при бүләге белән дә билгеләнде.
Күренекле галим, журналистлар остазы Васил Заһит улын күркәм юбилее белән ихлас тәбрик итеп, алга таба да аны югары үрләр, мәртәбәле җиңүләр озата баруын, журналистика югары мәктәбен һәрвакыт ныклы кулларда тотуын, аны армый-талмый алга әйдәвен телибез. Гәзит укучылар игътибарына исә Васил Гарифуллинның “Журналист осталыгы” китабыннан “Иҗади йөз ничек формалаша?” дигән язма тәкъдим итәбез.

Илдар Фазлетдинов.

 

Иҗади йөз ничек формалаша?

 

Иҗатчы осталыгы – күптөрле факторлар кушылмасының нәтиҗәсе ул. Аның формалашуына сәләт һәм тәрбия дә, белем һәм тормыш тәҗрибәсе дә, иҗатчы тирәсендәге чолганыш та – һәммәсе зур йогынты ясый. Ләкин, иң беренче чиратта, чын каләм осталарын аларның чын шәхес булуы аерып тора.

Теләсә кайсы өлкәгә кагылышлы сәләт һәр кешедә, һәр балада бар. Дөрес, ул төрле дәрәҗәдә була һәм тирә-як мохит тәэсирендә үсә яки сүнә ала. Иҗат белән бәйле һөнәр иясенең формалашуына мохитнең тәэсире бигрәк тә зур.
Иҗатның теләсә кайсы төре объектив факторлар һәм субъектив алшартлар йогынтысында формалаша. Журналистикага һәм журналистның иҗади йөзе формалашуга аларның кайсылары аеруча йогынты ясый соң?
Объектив факторлардан, иң беренче чиратта, социаль-икътисади төркемгә керүчеләрен атарга кирәк.
Жәмгыять билгеле бер үсеш стадиясенә җиткәч кенә, махсуслашкан һөнәри өлкә буларак журналистика дөньяга килә. Билгеле булуынча, беренче гәзит-журналларның барлыкка килү сәбәбе – җәмгыятьтә капиталистик мөнәсәбәтләр, базар икътисады формалашу нәтиҗәсендә мәгълүмат алмашуга ихтыяҗның көчәюе. Шул ук вакытта бу чорга кадәр китап басу җайланмасы һәм мәгълүматны күбәйтергә мөмкинлек бирүче башка технологияләр уйлап табылмаган булса, вакытлы матбугат системасы кызу темплар белән барлыкка килеп, үсеш алалмас иде.
Иҗат процессына көчле йогынты ясаучы тагын бер мөһим объектив фактор – иҗтимагый формация, җәмгыятьтәге сәяси вәзгыять. Журналист үзенең иҗади мөмкинлекләрен цивилизацияле демократик җәмгыять шартларында гына тулаем тормышка ашыра ала. Шул ук вакытта, журналистиканың үсеш тарихыннан күренүенчә, тоталитар режим хакимлек иткән чорларда да шедевр дәрәҗәсендәге әсәрләр иҗат иткән каләм ияләре бар.


Иҗатка, шул исәптән шәхси иҗади стиль формалашуга, субъектив характердагы алшартлар да тәэсир итә. Аларның аеруча мөһимнәренә түбәндәгеләр керә:
– тирә-як мохит (иҗат иясен шәхес буларак формалаштырган чолганыш, шул исәптән редакциядәге мохит, журналист һөнәренең төре, киңкүләм мәгълүмат чарасының тоткан юнәлеш-кыйбласы, Уставы, җитәкчелегенең позициясе һ.б.);
– сәләт (әдәби сәләт, сүз белән эш итү куәсе);
– белем һәм күнекмәләр, интеллект дәрәҗәсе;
– шәхеснең генетик үзенчәлекләре (экстраверт, интроверт, альтруист, агрессив кеше, лидер һ.б.);
– шәхеснең характер үзенчәлекләре (тырышлык, максатчанлык, коммуникабельлек, хәтер мөмкинлекләре, игътибарлылык, фикер йөртү тирәнлеге, фантазия байлыгы, тоемлау сәләте), психик һәм психологик үзенчәлекләре (темпераменты – холерик, флегматик, сангвиник, меланхолик, эмоциональ яки рациональ фикер йөртүче һ.б.); социаль характеры (Эрик Фромм бүленешендә: уңай ориентацияле – эшчән, яратучы, акыл белән эш итүче; тискәре ориентацияле – рецептив, үзе турында гына кайгыртучы, базарчы (үз иҗатын сатучы) һ.б.).
– яшь үзенчәлеге;
– җенесе (гендер характеристикасы) һ.б.
Берничә ел дәвамында без журналистның шәхси иҗади йөзе формалашуга аеруча ныклы йогынты ясаган факторларны өйрәндек. Сораштыруларыбызда катнашкан журналистларның саны йөзгә якынлашты.
Анкета сорауларының беренчесе журналистның кайсы югары уку йортында белем алуы хакында иде. Җаваплардан күренүенчә, киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләүче өлкән буын журналистларның күпчелеге университетның татар филологиясе бүлеген, яшь буын – журналистика бүлеген тәмамлаган.
Сораштыруда катнашучыларның журналист булып формалашуына иң зур йогынты ясаган факторларны да ачыкларга тырыштык. Беренче урында мәктәп һәм укытучы тора икән. Әти-әнисен һәм яраткан гәзит-журналларын сәбәпче буларак күрсәтүчеләр дә шактый булды.


Өченче сорау журналист иҗатындагы иң уңышлы чорны ачыклауга юнәлтелгән иде. Күпчелек респондентларыбыз үзләренең журналист булып эшләгән беренче елларын уңышлы дип саный. Журналистлардан шактые 1990-95 еллардагы чорның да иҗатларына уңай йогынты ясавын билгеләп үтте. Хәзерге чорны уңышлы буларак атаучылар да бар.
“Иң уңышлы язмалары? Нәрсәләре белән уңышлы алар?” Әлеге сорауга җаваплар төрлечә. “Укучыда яклау, резонанс тапкан”, – дип җавап бирүчеләр бар. Кайберәүләр үзләренең язмалар сериясен, циклларын аеруча уңышлы дип билгели. Үзе яхшы белгән темага язмалар аеруча уңышлы чыга, дип саный күпчелек.
Иҗаты өчен уңайлы шартлар: урын, вакыт, тирә-як мохит хакында да сорау бирелгән иде. Урынга килгәндә, беренче урында – өй, икенче урында – эш урыны, өченче урында – “теләсә нинди урын” дигән җаваплар алынды. Вакыт мәсьәләсенә килсәк, ир-атларның күпчелеге иртәнге якта уңышлы иҗат итә, хатын-кыз өчен төнге вакыт уңайлы.
Мәгълүмат туплау ысуллары нинди? Мәгълүмат җыюда үзенә генә хас кайсы алымнар кулланыла? Әлеге сорауларга җаваплар бик төрле. Традицион күзәтү, әңгәмә уздыру, документлар белән эшләү кебек алымнар белән беррәттән “танышлар белән аралашу”, “гайбәт”, “рольгә керү”, “телефоннан сөйләшү”, “хатлар уку”, “сер” кебек җаваплар бар.
Респондентларның әңгәмәдәш белән эшләү үзенчәлекләрен дә ачыкларга омтылдык. Кызыклы гына җаваплар бар. “Темага бәйсез рәвештә күбрәк аралашу”, “дусларча сөйләшү”, “әңгәмәдәш белән тигез дәрәҗәдә торып аралашу”, “тема хакында мәгълүматлы булу”, әңгәмәдәшне “кыздыру”, “әңгәмәнең эмоциональлеген көчәйтү” һ.б.
Яраткан темалар нинди? Бу сорауга җавап журналистның кайсы юнәлештә махсуслашуы белән бәйле булып чыкты.


Сораштыруда катнашучыларның яраткан журналисты, кумиры кем икән соң? Яраткан басма органы, радио-телевидение тапшыруы нинди? Күпчелек респондентлар беренче итеп урыс журналистларын һәм басмаларын атадылар. Алар арасында В. Песков,
А. Аграновский, И. Руденко, Г. Скороходов, Н. Сорокина, В. Минкин кебекләр бар.
Журналист иҗаты белән бәйле кызыклы вакыйгалар? Әлеге сорауга шулай ук кызыклы гына җаваплар алынды. Мәсәлән, Вакыйф Нуриевның “Мин ничек Вакыйф Нуруллин булдым” дигән истәлеге игътибарга лаек.
Иң соңгы сорау итеп респондентларыбызның булачак журналистларга киңәшләрен ачыкладык. Җаваплар мондыйрак: “дөньяга карашны, танып белү даирәсен киңәйтергә кирәк”, “үз һөнәреңне ярат”, “һәркемдә шәхес күрә бел”, “телне яхшы тою мөһим”, “итагатьлелек кирәк”, “тырыш булырга”, “язарга да язарга”, “яхшылыкны, матурлыкны күрә белергә өйрәнегез” һ.б.
Мондый сораштырулар татар журналистының шәхси иҗади йөзен ачыкларга мөмкинлек бирә. Анкетаны уздырган студентлар өчен дә бик файдалы ул. Әлеге анкеталар аша журналистка хас булырга тиешле иң уңай сыйфатлар, иҗатка уңай йогынты ясаучы мөһим факторлар ачыклана.


Журналист үзенең шәхси эш стилен даими контрольдә тотарга, аны һәрьяклап камилләштерергә тиеш. Моңа ике яклап ирешелә: югарыда саналган субъектив факторлар белән бәйле рәвештә үзеңнең шәхси сыйфатларыңа туры килүче өлкәне сайлап һәм үзеңнең мөмкинлекләреңне дөрес эшкә җигеп.
Журналист иҗатына йогынты ясаучы объектив факторлар һәм субъектив алшартлар арасыннан беренчеләре өстенлекле рольгә ия. Шул ук вакытта аерым иҗатчының индивидуаль стиле җәмгыятьтәге вәзгыятькә генә бәйле түгел. Сәләтле кешеләр, талант ияләре теләсә кайчан үзләренең иҗади йөзләрен күрсәтә ала. Хәзерге чорда исә иҗатны билгеле бер кысалар эчендә генә калдырмау өчен яңа мөмкинлекләр ачылды.

Васил Гарифуллин,
филология фәннәре докторы, профессор.

Автор:Ләйсән Якупова