Мидхәт Шакиров 1916 елның 5 октябрендә Уфада күренекле педагог һәм тел белгече Закир Шакир улы Шакиров гаиләсендә туа. Әтисенең теләгенә каршы килеп, Мидхәт Закир улы фабрика-завод училищесына укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген Уфа паровозлар ремонтлау заводында слесарь булып башлый.
1941 елда Бежицкий машина төзү институтын тәмамлаганнан соң, Мидхәт Шакиров Уфа геофизик приборлар заводында инженер, баш механик урынбасары, җитештерү башлыгы булып эшли. Аннан соң озак вакыт Уфа шәһәре ВКП(б) ның Ленин райкомы секретаре, соңрак Башкорт АССРның сәнәгать министрлыгында баш инженер булып эшли. Производствода беренче адымнарыннан ук ул гаять зур оештыру сәләтен һәм ихтыяр көчен, таләпчәнлек, эшендә югары мобильлек һәм төгәллек күрсәтә. 1944 елда Коммунистлар партиясе сафларына керә.
1948 елда, 32 яшендә, Мидхәт Шакиров геофизприборлар һәм аппаратура заводы директоры, аннары СМУ-74 төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы, “Нефтепроводмонтаж” Бөтенсоюз тресының баш инженеры була. Бу елларда ул Туймазы – Уфа, Шкапово – Магнитогорск, Туймазы – Омск, Туймазы – Иркутск, Бохара – Урал газүткәргечләре, Уфа – Новосибирск азык-төлек үткәргече кебек дистәләгән җир асты магистральләрен төзүдә актив
катнаша.
1963-69 елларда Мидхәт Закир улы КПССның Уфа шәһәр комитетының беренче секретаре булып эшли. 1969 елның июнендә КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлана, 1987 елда пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Бу чорда Башкортстанда сәнәгать предприятиеләрен, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны, торакны реконструкцияләү һәм төзү буенча колачлы программа тормышка ашырыла, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, фән һәм мәдәният югары темплар белән үсә. Республиканың абруе сизелерлек арта, Башкортстанның уңышлары турында еш кына үзәк гәзит-журналлар яза.
Мидхәт Закир улы Шакиров партиянең XXIV-XXVI съездларында КПСС Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана, СССРның җиденче, сигезенче, тугызынчы, унынчы һәм унберенче чакырылышлары Югары Советы депутаты, 1970-87 елларда СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1971-87 елларда КПСС Үзәк комитеты әгъзасы була. Ул күп тапкырлар Башкорт АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана һәм озак вакытлар БАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы булып тора.
Авыл хуҗалыгын үстерүдәге һәм Башкортстанның Социалистик йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүдәге зур хезмәтләре өчен СССР Югары Советы Президиумының 1981 елның 23 февралендәге Указы нигезендә Мидхәт Шакировка илнең иң югары Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул алты Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән.
“Башкортстанда гына түгел, илебездә сирәк очраган күренеш: Уфа губернасы Бөре өязенең (хәзер Кушнаренко районы) Карача-Елга авылында яшәгән Шакировлар гаиләсендә ике Герой, өч Ленин ордены кавалеры туып-үскән! Тәүгесе – гаилә башлыгы, танылган педагог, галим, тел белгече, Хезмәт Герое Закир Шакир улы Шакиров, икенчесе – аның улы, күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Мидхәт Закир улы Шакиров. Лия Закир кызын исә мәгариф өлкәсендәге герой дип әйтергә мөмкин: ул – Казан дәүләт педагогия институты профессоры, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы. Быел республикабыз җәмәгатьчелеге күренекле бу өч шәхеснең юбилейларын билгеләячәк: Закир Шакировның тууына – 145, улы Мидхәт Шакировка – 110, Лия Закир кызына 105 ел тула. Шунысы да игътибарга лаек: аларның өчесе дә – Ленин ордены кавалерлары”, – дип язды филология фәннәре кандидаты Ниязбай Сәлимов “Бер гаилә Геройлары” дигән мәкаләсендә.
Мидхәт Закир улы республикада гына түгел, аннан читтә дә зур ихтирам казанды. Аның абруе бүләкләрдән түгел, ә республика һәм ил файдасына эшләгән фидакарьлегеннән гыйбарәт. Хезмәттәшләре һәм иптәшләре Мидхәт Шакировның оештыру сәләтен, аның профессиональлеген һәм хезмәт сөючәнлеген югары бәяли.
1986-92 елларда БАССР Министрлар Советы Рәисе булган Марат Миргазямов җитәкчене болай дип искә ала:
“Шакировның ул замандагы ил һәм төбәкләрнең зур җитәкчеләренә хас булган үз эш стиле бар иде. Мидхәт Закир улы алга куелган бурычларны хәл иткәндә компетентлылыгы, югары активлыгы һәм оешканлыгы, эзмә-эзлеклелеге һәм тәвәккәллеге белән аерылып торды. Уңыш җыюда, мөһим халык хуҗалыгы объектлары төзелешендә яисә ниндидер бәла-казалар нәтиҗәсен бетерүдә, гомумән, стратегик максатлар мәнфәгатьләрендә теләсә нинди хәл-шартларда да ул бөтен көчне, кешеләрне туплый алды. Һәм, әлбәттә, үз-үзенә һәм башкаларга булган югары таләпчәнлек, тапшырылган эш өчен җаваплылык аның өчен иң мөһиме иде. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм актив, гади халык Шакировны хөрмәт иттеләр, дисәм, хакыйкатькә хилафлык килмәс. Башкортстан өчен ул күп кадрлар тәрбияләде, кешеләрнең киемендәге җыйнаксызлыкны, үз-үзләрен тотышындагы таркаулыкны, эшкә җиңел-җилпе карауны яратмады. Беркайчан да тавышын күтәрмәде, тавышы әкренрәк булган саен сүзләре җитдирәк кабул ителде. Азсүзле һәм конкрет булды. Мин аңардан бервакытта да сай мәгънәле шаярту һәм кәгазьгә язарга ярамаган сүзләр ишетмәдем. Ә бит ул урман һәм тайга юлларында пычрак таптап күп йөргән, магистраль торбаүткәргечләр төзелешендә озак еллар төрле холыклы кешеләр белән эшләгән. Шулай итеп, Шакировның стиле, кем әйтмешли, зур хәрефтән языла торган иде”.
Мидхәт Шакиров озак еллар җитәкче үрнәге булды һәм башкалардан да шуны ук таләп итте. Аның эш көне һәрвакытта да иртәнге сәгатьләрдә Уфа буйлап җәяү йөрүдән башлана иде. Мидхәт Закир улы сәламәт яшәү рәвеше тарафдары иде, беркайчан да тәмәке тартмады, һәрвакыт җәяү йөрде. Профессиональ дикциягә ия иде, аның докладларын теләсә кайсы дәүләт эшлеклесе өчен чыгышларның классик үрнәге дип санарга мөмкин иде.
Кызганычка каршы, Мидхәт Шакиров иске партия элитасы һәм Михаил Горбачев җитәкләгән яшь реформаторлар арасындагы көрәш корбаны булды. 1987 елның 6 июнендә КПССның Башкортстан өлкә комитетының 8нче пленумында Мидхәт Закир улы “партия тормышы нормаларын тупас бозган өчен” өлкә комитетының беренче секретаре вазыйфасыннан азат ителә. Моңа кадәр Владимир Прокушевның “Правда” гәзитенең 1987 елның 6 маендагы “Эзәрлекләүне туктатырга” дигән мәкаләсе басылды, анда Шакиров җитәкчелегенең авторитар стиле тәнкыйтьләнә, ул Башкортстандагы кайбер җитәкче эшлеклеләргә карата законсыз репрессияләргә, шул исәптән ялган эшләр буенча җинаять эзәрлекләүләренә китергән диелә.
Техник фәннәр докторы, профессор Рифхәт Мидхәт улы Шакиров 2016 елда дөнья күргән “Первый секретарь обкома М. З. Шакиров” дигән китапта әтисе турында болай яза:
“Әти гомере буе илебез, республикабыз өчен эшләде. Башкортстанны ул бервакытта да шәхси баю, үзенең һәм гаиләсенең мәнфәгатьләрен хәл итү объекты итеп карамады. Эшче биографияле кеше, чын профессионал иде. Тәкәбберлек, масаю аңа ят иде, бөтен яклап та намуслы, Башкортстанга һәм аның халкына тугры булды. Кайчандыр ул сузган трассаларда еллар үткәннән соң миңа да эшләү насыйп булды һәм шунда төзелеш-монтаж оешмалары җитәкчеләренең, бригадирларының, прорабларының, гади эшчеләрнең әтине олы ихтирам белән телгә алуларының шаһиты булдым.
Урта Азиядә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себердә газ-нефтьүткәргечләр төзергә китүемә каршы килмәгәненә дә мин аңа рәхмәтлемен. Өйдә бервакытта да өстәлгә исерткеч куелмады, бервакытта да әтинең эчкәнен күрмәдем. Өйдә шулай ук беркайчан да тиргәшү, ямьсез сүз ишетелмәде. Әти һәркөнне иртүк торып, чәйгә кадәр 6-7 чакрым, кичен эштән соң да шундый ук араны йөреп керә, кышын чаңгыда бик еш йөрде. Ялгызы, ягъни тән сакчысыннан башка йөрде, яшәгән йортына да сакчы куелмады. Өч бүлмәле фатирыбыз (ә без анда өч бала үстек) йөз квадрат метрдан аз гына зуррак иде.
Хезмәт вазыйфасы буенча бирелгән дача Булгаково янында, гамәлдә, сигез гаилә өчен төзелгән йорт иде. Һәр гаиләнең фатиры ике катта да булып, астагысында – кунак бүлмәсе һәм кухня, өстәгесендә кабинет һәм йоклау өчен ике бүлмә иде. Янәшәдә – һәр гаиләгә дүртәр сутый бакча җире. Әни дә, өлкә комитетының башка секретарьлары хатыннары да шунда яшелчә-җимеш үстерү белән мәшгуль булдылар. Мул уңыш үстереп, кышкылыкка кайнатма, тозланган яшелчә хәзерләп куйдылар. Дача капкасы төбендә дүрткә биш метр зурлыгында агач йорт булып, анда азык-төлек кибете һәм бер милиционер сыешлы бүлмәчек урнашкан иде. Көн дә кирәк була торган, үзебездә җитештерелгән азык-төлек иде анда. Бернинди коралсыз бер милиционер дежурда тора иде.
Күпфатирлы дача янәшәсендә әллә ни зур булмаган, бурап эшләгән гадәти авыл мунчасы бар һәм аны шимбә, якшәмбе кичләрендә ягалар иде. Дачада чакта да әти якын-тирәдәге урман һәм басулар буйлап бик күп йөрде (һәрвакытта диярлек сакчысыз). Дачада булган хезмәттәшләре дә, әтидән үрнәк алып йөрергә тырышсалар да, түземлекләре җитмәде.
Әти партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшли генә башлаган чактагы бер вакыйга. Шәһәрдәге фатир ишегендә шалтырау. Ачса – районнарның берсенең җитәкчесе. Әтигә ике катыргы тартма бирергә маташа. “Анда нәрсә?” – ди әти. “Безнең районнан күчтәнәч: эремчек, каймак, сөт. Рәхим итеп алыгыз!” – ди теге. Әти аңа болай ди: “Мин сезне хәзер үк партиядән чыгармыйм, беренче партия йомышы кушам. Бу әйберне алып китегез һәм партия райкомнарының барлык беренче секретарьларына шалтыратып чыгыгыз: әгәр кем дә булса сезнең хатаны кабатласа, ул партия сафыннан чыгарылачак һәм эшеннән бушатылачак”.
Мин әти белән очрашкан вакытларда, аеруча аның белән шәһәр урамнарында йөргәндә, үземне җитди тоттым, теге яки бу вакыйгаларга карата җиңел-җилпе фикер әйтүдән сакландым. Телдән әдәби булмаган сүз ычкыну, исерткеч һәм тәмәке исе, киемнең пөхтә булмавы юл куелгысыз нәрсәләр иде. Ул замандагы югары җитәкчеләрнең күпчелегенә хас ниндидер әдәп-әхлак үзәге, ныклылык сизелеп тора иде аңардан.
Хезмәт вазыйфасы буенча ул чакларда миңа һәртөрле төзелешләрдә, илнең ягулык-энергетика комплексы министрлыклары коллегияләрендә министрлыклар җитәкчеләре, КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, өлкә комитетлары хезмәткәрләре белән очрашырга туры килде. Анда төшке һәм кичке ашлар тыйнак һәм тиз оештырылды, гадәттә, җитәкчеләр өстәлдә өч-биш сум акча калдырып китә иде.
Туган көннәрен әти һәр елны республикадан читтә үткәрде. Гадәттә, отпуск ала да “Карловы Вары”га яисә башка санаторийга китә. Нәрсәнедер бәйрәм итүгә, ниндидер бүләкләр алуга һәрчак каршы булды.
Ул отставкага киткән 1987 елда мин Мәскәүдә яши һәм бер гыйльми-тикшеренү институтының генеральный директоры булып эшли идем. “Октябрь” кунакханәсендә берничә тапкыр очраштык. Шунда әти “Правда” гәзите һәм төрле тикшерү оешмалары аша аны илнең ул вакыттагы төп идеологы, КПСС Үзәк Комитеты секретаре Егор Лигачев эзәрлекләве турында әйтте. Михаил Горбачев белән Егор Лигачев игълан иткән “коры закон”га, алар гамәлгә кертергә теләгән байтак башлангычларга әти каршы чыккан булган. Ул көннең кичендә дә кунакханәгә КПСС Үзәк Комитетыннан килде дә әйтте: “Шулай итеп, Рифхәт, мин пенсиягә чыгам”. Лигачев аңа лаеклы ялга китәргә тәкъдим ясаган, бу карарга каршы килеп маташу үзенә дә, гаиләсенә дә начар булып бетү ихтималлыгын аңлаткан. Әти дә Башкортстанда башка төбәкләр җитәкчеләре өчен күргәзмә кампания оештырмагайлары дип тә шикләнде”.
Отставкадан соң Мидхәт Закир улы үз гадәтләрен үзгәртми, аны еш кына Уфа урамнары буйлап йөргән килеш күрергә мөмкин була, мемуарлар һәм истәлекләр язмый, өлкә комитеты карарына каршы килми.
Мидхәт Шакиров 2004 елның 1 маенда 88 яшендә вафат була һәм хатыны һәм әти-әнисе янында Уфа шәһәренең мөселман зиратында җирләнә. Гомеренең ахырына кадәр ул Энгельс урамындагы 1нче йортта өч бүлмәле фатирда яши, хәзер анда скульптор Хәниф Хәбибрахманов эшләгән мемориаль такта урнаштырылган. Уфа шәһәре Октябрь районы Нагаево бистәсендәге урамнарның берсе күренекле дәүләт эшлеклесе исемен йөртә.
2024 елда язучы Галим Хисамов “Шакиров” дип аталган роман тәмамлады. Әлеге әсәр XX гасырның җитмешенче елларыннан соң Башкортстанда булган вакыйгаларны сурәтли.
Уфада 11 октябрьдә, Республика көнендә, Мидхәт Шакировка һәйкәл ачу планлаштырыла. Һәйкәл Ленин исемендәге паркта урнашкан, ул масштаблы реконструкциядән соң шул көнне ачылачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.