Эш өстәлем янындагы киштәдә Суфиян Гаяз улы Сафуановның “Рухи күперләр” китабы тора. Ул басылып чыкканга да инде егерме ел вакыт үткән. Беренче битендә “Бу китапның дөньяга чыгуында Сезнең дә өлешегез бар бит!” дип язылган юллар сырланган. Шуларны укыган саен күз алдыма диңгез төсле зәңгәр күзләр, ихлас елмаю килеп баса.
Суфиян Гаяз улы – минем укытучым, фәнни җитәкчем, хезмәттәшем. Университетка ул алтмыш биш яшендә, танылган галим, журналист, нәшир булып килде. “Яшь укытучы”ның беренче дәресләре үк безне, студентларны, академик белемнең тирәнлеге белән сокландырды. Язучылар белән очрашулар оештыруы, үзенең мавыктыргыч чыгышлары күңелләребездә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде, аны аңларга һәм аңлатырга өйрәтте. Суфиян абый безнең күңелләргә әдәбиятка, фәнгә, кешелеклелеккә күперләр салды. Яшь тикшеренүчеләргә фән юлын ачты, үз үрнәге белән намуслы, игътибарлы булырга өйрәтте.
Кафедрада, укытучы һәм аспирант буларак, аның белән көн саен диярлек аралаштык. Суфиян абыйның гаҗәеп хәтеренә, иң вак нечкәлекләргә кадәр игътибарлы булуына сокланмый мөмкин түгел. Бервакыт шундый күренешкә тап булдым. Ул тормыш иптәше Луиза апага шалтыратып, китапның билгеле бер битендәге абзацны хәтереннән әйтеп, өтеренә кадәр дөресме икәнен тикшертте. “Үзегез белгәч, нигә шалтыртып торасыз инде?” – дип көлүемә “Фән төгәллек ярата”, дип җавап бирде.
Ул рәсем ясарга да оста иде – күңелсезләнеп утырган чакта дәфтәр битенә тиз генә кеше сурәтеме, чәчәкме төшереп куя торган иде. Ә фикерләвендә математик төгәллек һәм тәртип сизелеп торды.
Эрудициясе, тирән белеме безне, яшь галимнәрне, магниттай үзенә тартты. Кешеләргә ихтирамы, армый-талмый эшләве – аның табигатенә хас сыйфатлар. Зур гыйльми көч һәм кешелеклелек анда бергә үрелгән, ә киң колачлы фикер йөртүе, әдәби багланышларны тирәнтен белүе аны һәрчак аерып торды.
Кандидатлык диссертациямне мин аның җитәкчелегендә яздым. 2005 елның апрелендәге яклау көне әле дә күз алдымда. Ул көнне иң бәхетле кеше җитәкчем булды – күзләрендә яшь тамчысы җемелдәде. “Үземне беренче баласы туган ата кебек хис итәм”, – диде ул. Язмыш шулай язган, аның беренче һәм диссертация яклаган бердәнбер аспиранты мин булып калдым.
Соңрак без хезмәттәшләр булып эшләдек, хикәяләр бәйгесендә жюрида булдык, “Тулпар” журналында мәкаләләр бастырдык.
Бикмәттән – Уфага
Суфиян Гаяз улы Сафуанов 1931 елның 2 октябрендә Туймазы районының Бикмәт авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбеннән соң Бөгелмә педагогия училищесында (1947-50), аннары Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында (1950-54) белем ала. Бер чорда аның белән Хисам Камалов, Суфиян Поварисов, Илдар Юзеев укый – соңыннан татар мәдәниятенә зур өлеш кертәчәк шәхесләр. Яшь студент М. Әмир,
С. Баттал, Г. Бәширов, Н. Исәнбәт кебек әдипләрнең чыгышларын йотлыгып тыңлый, әдәбиятта үз сукмагын шунда ук эзли башлый. Фән аны шулкадәр үзенә тарта ки, институттан соң егет аспирантурада (1954-57) кала.
1957 елдан аның язмышы Башкортстан белән бәйләнә. Яшь галим СССР Фәннәр академиясенең Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли башлый. 1961 елда “Али Карнай. Тормыш һәм иҗат юлы” исемле беренче монографиясе дөнья күрә, ә 1962 елда шушы тикшеренүләр нигезендә кандидатлык диссертациясен яклый.
Ике әдәбият – бер язмыш
Матбугатта хикәя һәм очерклары белән 1949 елдан, тәнкыйть мәкаләләре белән 1952 елдан күренә башлый. Әдәбият тарихына, аерым әдәби күренешләргә, язучылар иҗатына багышланган хезмәтләре бүген башкорт һәм татар әдәби тәнкыйтенең алтын фондында саклана. Башкортча 1967 елда, урысча 1977 елда басылган “Башкорт совет әдәбияты тарихы”ның төп авторларыннан берсе ул. 1990-96 елларда чыккан алты томлык академик “Башкорт әдәбияты тарихы”ның өченче томына җаваплы мөхәррир була. Бу басмадагы тирән эчтәлекле, җентекле мәкаләләре бүген дә өйрәнүчеләр өчен нигез хезмәт булып кала. 1972 елда Мәскәүдә чыккан күпмилләтле совет әдәбияты тарихының дүртенче томындагы башкорт әдәбияты бүлеге дә – аның каләменнән. Алты томлык “Татар әдәбияты тарихы”н әзерләүдә дә актив катнаша.
Онытылганны кайтаручы
Галимнең иң изге эшләреннән берсе – онытылган исемнәрне, югалган әсәрләрне кире кайтару. Бөек Ватан сугышында һәлак булган унөч яшь шагыйрьнең шигырьләрен гәзит-журнал битләреннән берәм-берәм җыеп, тормыш юлларын ачыклап, “Җыр сафта кала” (1960) җыентыгын туплый. 1966 елда аның тырышлыгы белән Башкортстан сүз осталарының Габдулла Тукайга багышланган истәлекләре, мәкаләләре һәм әсәрләре “Тукай Башкортстанда” китабына җыела, 1984 елда кардәш халыклар әдәбиятыннан “Сәлам сиңа, Башкортстан” җыентыгы дөнья күрә.
Гайнан Хәйринең 1928 елда ук язылып та, вакытында басылмый калган “Борылыш” әсәре башкорт әдәбиятында беренче роман буларак билгеле. Аның кулъязмасын, “Өчәүнең тарихы” повестен һәм берничә хикәясен гарәп язуыннан кириллицага күчерүче – нәкъ менә Суфиян Сафуанов. Даут Юлтыйның “Кан” романының икенче кисәген эзләп табып, редакцияләп бастыручы да ул. Әкрам Вәли, Хәсән Мохтар, Шиһап Шәһәр, Суфиян Яхшыгуловның югалган дип саналган әсәрләре дә аның тырышлыгы белән укучыга кайта. Әдәбият тарихындагы “ак таплар” галим өчен гомерлек эшкә әверелә.
Аерым язучыларга багышланган китаплары – “Али Карнай. Тормышы һәм иҗат юлы” (1961), “Ибраһим Гази. Язучы турында китап” (1968), “Әнвәр Бикчәнтәев иҗаты” (1971), “Гайнан Хәйри. Тормышы һәм иҗаты” (1983), Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимов турындагы “Җиһан буйлап караван кичте” (2009) – әдипне бөтен тулылыгында күрсәтә, һәр әсәрнең идея-эстетик асылын һәм сәнгатьчә осталыгын ача.
Дуслык күперләре
Суфиян Сафуанов исеме иң элек әдәбиятлар дуслыгы белән бәйле. Милли әдәбиятларның үсеш законнарын, үзенчәлекләрен тирәнтен белгән галим татар, башкорт, урыс әдәбиятларының үзара бәйләнешләрен өйрәнүгә зур өлеш кертте. “Вехи дружбы и братства” (1976), “Межнациональные связи башкирской литературы” (1979), “Хаклык әдәбияты, дуслык әдәбияты” (1981) китаплары, ике кисәктән торган “Взаимосвязи башкирской литературы с литературами народов СССР” (1981) библиографик күрсәткече – шушы юлның билгеләре. Башкорт әдәбиятының урыс, татар, казах, украин әдәбиятлары белән иҗади багланышларына ул дистәләрчә мәкалә багышлады. “Башкирия в русской литературе” басмасының 4, 5 һәм 6 томнары, М. Рәхимкулов белән берлектә Л. Н. Толстойның 175 еллыгына язылган “Башкортлар мине беләләр һәм бик ихтирам итәләр…” мәкаләсе, Р. В. Паль белән төзелгән “А. С. Пушкин һәм Башкортстан” китабы да – шул эшнең дәвамы.
“Башкорт балалар әдәбияты үсеше проблемалары” (1986) монографиясе бу өлкәдә беренче хезмәт булды. Галимнең мәкаләләре “Зур Совет энциклопедиясе”, “Кыскача әдәби энциклопедия”, “Әдәби энциклопедик сүзлек”, “Лермонтов энциклопедиясе”, “Башкортстан. Кыскача энциклопедия”, “Татарстан энциклопедиясе” битләрендә даими урын алып, милли әдәбиятны ил күләмендә танытты.
Иҗади портретлар һәм этюдлар остасы буларак, ул язучының әдәбияттагы урынын төгәл билгеләде, аның стилен сизгер тотып ала белде. С. Агиш, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, И. Гази, М. Гафури, Ә. Еники, М. Җәлил,
Г. Ибраһимов, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, Ф. Кәрим, Х. Кәрим, Н. Мусин, К. Нәҗми, М. Сөндекле, Һ. Такташ, Ф. Хөсни, И. Юзеев, Д. Юлтый… Аның игътибар үзәгендә булган әдипләрне санап бетерү дә кыен.
“Тулпар”дан – кафедрага
1994 елда “Тулпар” журналы оешкан көннән ул әдәбият бүлеген җитәкли, яшь каләмнәргә канат куя. 1996 елдан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, 1997-2003 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була. Гомеренең соңгы елларын туган тел һәм әдәбият укытучыларын әзерләүгә багышлый. “Татар әдәбиятын Башкортстан белән бәйләп өйрәнү” фәненең фәнни-методик нигезен булдыра – программалар, методик күрсәтмәләр, “Галимҗан Ибраһимов һәм Башкортстан” (2000), “Тукай һәм Башкортстан” (2000) кебек уку әсбаплары шуның җимеше. Вакытлы матбугатта хәзерге татар әдәбияты турында фикер йөртә, башлап язучыларга киңәш бирә, аларның әсәрләрен редакцияли.
Башкортстан татар язучыларының талантын күреп алу, аларга юл ачу – аның иң яраткан эшләреннән берсе. Ул беренчеләрдән булып Башкортстан татар әдәбиятын бербөтен күренеш итеп өйрәнә, системалаштыра башлады. “Башкортстан җирлегендә татар әдәбияты” темасы буенча тикшеренүләр алып барып, студентларның һәм аспирантларның фәнни эшләренә җитәкчелек итте, чын мәгънәсендә үз фәнни мәктәбен булдырды. Бүген бу әдәбиятны өйрәнүче галимнәр нәкъ шушы мәктәптән үсеп чыкты.
Ярты гасырлык эзләнүләргә кардәш башкорт һәм татар әдәбиятлары арасындагы багланышларны яктырткан фундаменталь хезмәтләр, шул исәптән “Рухи күперләр” (2006) китабы йомгак ясады. Анда М. Әмир, Ә. Еники, М. Җәлил, Г. Ибраһимов, Н. Исәнбәт, Г. Исхакый, Г. Тукай, Х. Туфан һәм башка әдипләр иҗатын Башкортстан белән бәйләгән тарихи һәм әдәби фактлар тупланган. Бу – галимнең соңгы китабы, үзе узып килгән гомер юлының көзгесе кебек. Ә иң кадерлесе – анда аның фәнни мәктәбе дә чагыла.
Соңгы елларда галим вакытлы матбугат тарихына мөрәҗәгать итә. ““Яшь көч”тән “Өмет”кә” (1998) хезмәтендә 1910 елдан Бөек Ватан сугышына кадәр Башкортстанда татарча чыккан яшьләр матбугатын, “Башкортстандагы татарча гәзитләр тарихыннан” (2005) мәкаләсендә татар вакытлы матбугатының туу һәм үсү юлын, “Мәшһүр шагыйрь наменә” (2007) мәкаләсендә 1911 елда Троицк шәһәрендә чыга башлаган “Акмулла” көлке журналы тарихын яктырта. Каләмен әдәби иҗатта да сынап карый – төрле елларда аның хикәяләре, очерклары, күләмлерәк әсәрләре басыла.
Энциклопедик белем иясе
Җитди фәнни мәсьәләләрне хәл итүгә алынган, төрле өлкәләрдә бердәй хәбәрдар, татар, башкорт, урыс телләрендә иркен язган галимгә тематик киңлек һәм фикер тирәнлеге хас. Аның каләменнән 400дән артык фәнни хезмәт, китап һәм монография чыкты. 1963 елда ул Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләренә кабул ителә. Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Башкортстан Язучылар берлеге каршында татар язучылары берләшмәсе оешканда, аның башында торучыларның берсе була, соңыннан берләшмә идарәсе әгъзасы буларак язучылар тормышында актив катнаша. 1981 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары В. П. Бирюков (1988), Ә. Атнабаев, Ф. Кәрим (2007) исемендәге премияләр белән билгеләнә.
Тормыш иптәше Луиза Мөбәрәк кызы да гомерен мәгарифкә багышлады – мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшләде, Русия Федерациясенең атказанган укытучысы исемен алды. Ирен барлык эшләрендә дә хуплап, аңа терәк булып торды, әмма, кызганычка каршы, аннан алда бакыйлыкка күчте. Сафуановлар балаларында да белемгә мәхәббәт тәрбияли алды. Уллары Илдар – педагогика фәннәре докторы, Мәскәү шәһәр педагогия университеты профессоры, кайчандыр әтисе кебек Башкорт дәүләт педагогия институтында да укыткан. Кызлары Әлфия Мәскәүдә чит ил компанияләре белән эшләүче техник консультант. Икенче уллары Фәрит – психология фәннәре докторы, профессор,
В. П. Сербский исемендәге иҗтимагый һәм суд психиатриясе дәүләт фәнни үзәгенең суд психологиясе лабораториясе җитәкчесе, Мәскәү дәүләт психология-педагогика университетының клиник һәм суд психологиясе кафедрасы мөдире.
Соңгы елларында Суфиян абый авыр чир белән батырларча көрәште, башлаган эшләрен төгәлләргә ашыкты. Хәле мөшкел булса да, лекцияләрен ташламады, укучыларына киңәш бирде, аларны фән юлына юнәлтеп торды. Вафатына аз гына калгач, Әхияр Хәкимовның тормышы һәм иҗаты турындагы китабын тәмамлап өлгерде. Буш вакытында бакчасында кайнашырга ярата иде. Гомер буе тыйнак булды ул, бу дөньядан да тыйнак кына китте – авыруы турында беркемгә дә сөйләмәде, зарланмады.
Суфиян Сафуанов 2009 елның 30 ноябрендә Уфада вафат булды, туган ягында җирләнде. Аны белгән кешеләр үткен акыллы, җор телле, энциклопедик белемле, намуслы һәм үз фикерендә нык торучы галим итеп хәтерли. Милләтләр әдәбиятына багышланган гомере фәнне баетты, ә яшь каләм ияләре һәм тикшеренүчеләр өчен бүген дә үрнәк булып тора.
Без, аның укучылары, Сафуанов мәктәбенең традицияләрен дәвам итәргә тырышабыз – бу аның безгә калдырган иң кадерле мирасы. Галимнең хезмәтләре дә, педагогик тәҗрибәсе дә бүген кыйммәтен югалтмый. Ә мин аның укучысы булуым белән чиксез горурланам.
Альбина Хәлиуллина,
Уфа Фән һәм технологияләр университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент.