

Кайбер кешеләрнең гомере еллар белән түгел, ә кылган эшләре, ил тарихында калдырган эзләре белән үлчәнә. Шаһит Ходайбирдин да шундый шәхесләрнең берсе. Ул нибары 28 ел яшәгән. Әмма шул кыска гомеренә зур көрәшләр, җаваплы вазыйфалар, журналистика һәм мәгърифәт өлкәсендәге колачлы эшчәнлеге, республика төзелеше белән бәйле вакыйгалар сыйган.
1896 елның 9 октябрендә хәзерге Күгәрчен районына караган Печәнче авылында ярлы башкорт гаиләсендә дөньяга килгән Шаһитның балачагы җиңел булмый. Авылдагы урыс-башкорт мәктәбендә белем алган малайның сәләтен аңа дәрес биргән мөгаллим Хаҗиәхмәт Рәмиев беренчеләрдән булып күреп ала. Әмма Шаһит озакламый ятим кала – әти-әнисе бер-бер артлы вафат була.
Унөч яшендә ул белем алу өчен җәяүләп Ырынбурга юллана. “Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга керә. Яшәү өчен мөгаллим ярдәмчесе булып эшли, урам себерә, сарык йоны юа, алпавытта батрак була. Мәдрәсәдәге тәртипләргә, шәкертләргә тән җәзасы бирүгә каршы чыга. “Ук” стена гәзитендә, үзе оештырган “Без” исемле кулъязма сатирик журналда фикерләрен белдерә. Шәкертләр забастовкасында катнашкан өчен 1914 елда мәдрәсәдән куыла.
Аннан соң да ул бирешми. Төрле уку йортларына керергә тырышып карый, әмма “сәяси яктан ышанычсыз” дигән тамга аңа юлны яба. Империалистик сугыш башлангач, Ырынбурда кыска вакытлы фельдшерлар әзерләү курсларына укырга керә. Шул чорда Шаһидулла Габидуллин исемен йөрткән егет Шаһит Ходайбирдин исеменә күчә.
Курсларны тәмамлагач, ул фронтка озатыла. Ел ярым юеш һәм салкын окопларда хезмәт итә. Австрия фронтында, Карпат таулары итәгендә сугыша. 1916 ел ахырында аягы каты яралана. Уфада операция ясатканнан соң, терелеп, яңадан хезмәткә кайта.
1917 елгы Февраль революциясе Шаһит Ходайбирдин тормышында яңа чорны башлый. Уфада тупланган татар һәм башкорт солдатлары арасында аңлату, оештыру эшләре алып бара. Мәдәният-мәгърифәт, халык мәгарифе, китапханәләр белән бәйле эшләр башкара, “Солдат теләге” гәзите мөхәрририяте әгъзасы итеп сайлана. Шул ук елның маеннан Уфа Хәрби мөселман советы әгъзасы була.
1918 елның мартында РКП(б) сафына керә. Уфа губернасының милләтләр эшләре буенча комиссары урынбасары – башкорт эшләре буенча комиссия рәисе вазыйфаларын башкара. Гражданнар сугышы чорында хәрби отряд белән җитәкчелек итә, Бөгелмә шәһәре янында барган сугышта яралана.
1919 елда Башкортстан Совет Автономиясе турында килешү төзелү, Уфаның акгвардиячеләрдән азат ителүе белән бәйле вакыйгаларда да Шаһит Ходайбирдин актив катнаша. Ул Уфа губерна вакытлы революцион комитеты составына кертелә, мөселман эшләре бүлеген җитәкли. “25нче дивизия сәяси бүлеге хәбәрләре” гәзитен оештыра, соңрак ул “Кызыл юл” исеме белән чыга башлый. Листовкалар, мөрәҗәгатьләр, плакатлар, брошюралар бастыруны җайга сала, башкорт-татар театр труппасы оештыра.
1920 елның июлендә Стәрлетамакта Советларның беренче Бөтенбашкортстан съезды уза. Аңа кадәр Бөрҗән-Түңгәвер кантон комитеты рәисе булып эшләгән Шаһит Ходайбирдин съездда БашЦИК әгъзасы итеп сайлана. 1921 елда исә – БашЦИК Президиумы рәисе. Ул вакытта аңа нибары 24 яшь була.
1921 елның мартында РКП(б)ның X съездында катнаша һәм Кронштадттагы кораллы бәрелешләрдә дә була. Бәрелешләр вакытында яралана, контузия ала. Күрсәткән кыюлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Сәламәтлеге нык какшауга карамастан, Шаһит Ходайбирдин республикада төрле җаваплы вазыйфалар башкара. Башкортстанның җир эшләре комиссары урынбасары, эчке эшләр комиссары вазыйфаларын үти, республика буенча командировкаларда йөри.
1924 елның ноябрендә Мәскәүдә киңәшмәдә вакытта аның хәле авырая. Урология клиникасында операция ясатып, туберкулезлы бөерен алдыра. Әмма 21 декабрьдә аның йөрәге тибүдән туктый.
Шаһит Ходайбирдинның гәүдәсе Уфага кайтарыла һәм хәзер Матросов исемен йөрткән паркта җирләнә. Аның исеме туган авылына бирелә, Уфада һәм туган авылында һәйкәлләр куела.
Шаһит Ходайбирдин исеме журналистика тарихында да аерым урын алып тора. Башкорт телен камилләштерүгә, милли матбугатны үстерүгә зур өлеш кертә. 1989 елда БАССР Журналистлар берлеге идарәсе Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия булдыра. 1997 елдан башлап ул – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премиясе.
Тарих сакланган йорт
Шаһит Ходайбирдин турында күбрәк белү өчен аның исемен йөрткән музейга барырга була. Уфаның тарихи өлешендә урнашкан ике катлы агач йорт ерактан ук үзенә игътибарны җәлеп итә. Бу йорт XIX гасырның 60нчы елларында генерал-майор Капитон Парфенович Слотов боерыгы белән төзелгән. Бүген ул – дәүләт саклавында булган тарихи-архитектура һәйкәле.
Йортның үз тарихы бар. 1923 елның октябрендә Башкортстан Хөкүмәте аны Шаһит Ходайбирдинга бүләк итә. Ул монда гаиләсе белән яши. Үзе бу йортта бер ел гына гомер кичерә, ә хатыны белән кызы 1960 елга кадәр биредә яши.
Йортта музей ачу турында фикерләр 1959 елда ук барлыкка килә. Әмма 1961 елда бирегә балалар китапханәсе урнаша. Ул 1990 елда башка урынга күчкәч, 1991 елда йортны музейга бирү турында карар кабул ителә. Башта Шаһит Ходайбирдинның мемориаль музеен булдыру күздә тотылса, соңрак экспозицияне киңәйтергә карар ителә.
Музей 1996 елда ачыла. 1998 елда аны рәсмиләштерүгә бәйле документлар кабул ителә, ә 2000 елның 10 октябрендә йорт беренче тапкыр кунаклар өчен ишекләрен ача.
Эчкә керү белән үк аның гади музей гына түгел икәнен аңлыйсың. Биредә бер шәхеснең тормышы аша бөтен шул чорга күз салырга мөмкин.
Экспозициянең бер өлеше Башкортстанда милли-дәүләт төзелеше тарихына багышланган. Биредә XX гасырның 20нче елларында республика формалашу барышы, шул чордагы төрле дәүләт төзелеше проектлары, милли хәрәкәт вәкилләре, административ-территориаль үзгәрешләр турында материаллар урын алган.
Документларга һәм фотоларга карап, ул чорның никадәр катлаулы булуын аңларга мөмкин. Экспозициядә Башкортстанның дәүләт төзелеше башлангычлары, 1917-19 еллардагы милли хәрәкәт, төрле сәяси карашлар һәм республика тарихында эз калдырган шәхесләр турында мәгълүматлар урын алган.
Аерым зал Шаһит Ходайбирдинның үзенә багышланган. Биредә аның гаиләсенә бәйле истәлекләр саклана. Йортның кайчандыр Шаһит Ходайбирдинның үз йорты булганын белеп, бу бүлмәдәге экспонатларга башкача карый башлыйсың.
Музейда аның кызы – БАССРның халык артисты Тамара Ходайбирдина турында да аерым экспозиция бар. Шулай итеп, йортта бер гаиләнең генә түгел, берничә буынның тарихы чагыла.
Тагын бер залда Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучыларга багышланган материаллар урын алган. Музейда яшьләр белән очрашулар, белем арттыру һәм батырлык дәресләре, төрле акцияләр үткәрелә. Бу яктан ул үткәнне генә саклаучы урын булып калмыйча, яшь буын белән аралашу мәйданчыгы да булып тора.
Музейның иң зур үзенчәлеге – тарихны коры даталар һәм исемнәр аша гына түгел, кешеләр язмышы аша чагылдыруында. Бер залдан икенчесенә күчкәндә – республика тарихындагы зур вакыйгаларны, ә мемориаль бүлмәдә шул вакыйгалар эчендә яшәгән кешенең шәхси тормышын күрәсең.
Шаһит Ходайбирдинның гомере кыска булган. Әмма ул 28 ел гомере эчендә республика тарихында тирән эз калдырган.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102