

Хәзерге Салават районының Дуван районы чигендә, Атау елгасы буенда урнашкан Таймый дип аталган саф татар авылында бер нәселдән булган Сәгадиев һәм Гыйрфанов фамилияләре йөртүче берничә шәхес Башкортстан һәм Татарстанның әдәбияты, сәнгате, мәгарифе, фәненә фидакарь хезмәт итеп, зур казанышларга иреште. Аларның кайберләре хәтта элекке СССР күләмендә, Урта Азия тарафларында да киң танылды. Шуларның берсе — шактый озын гомер кичергән Камил Гыйрфановның якыннары аның 100 еллыгын билгели. БДУда моннан 15-20 еллар элек кенә укып йөргән замандашларыбыз да аны яхшы хәтерли әле. Изге күңелле педагог дип, соклану һәм рәхмәт тойгылары белән искә алалар.
Таймыйдагы 11 балалы гаиләдә икенче бала булып алтын көздә туган ул. Авылдагы җидееллык мәктәпне гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлый. Алда ике юл тора: йә Аркаул урта мәктәбендә, йә Мәсәгуть педучилищесында белем алуны дәвам итәргә. Камил икенчесен сайлый. Чөнки укытучы һөнәре аның үзенә дә, әти-әнисенә дә хуш килә. Шул ук елны сугыш башлануга, тормыш шартлары кискен начараюга карамастан, укуын уңышлы дәвам итә. Бер елдан әтисен хезмәт армиясенә алалар, ул анда өч айдан вафат була. Рамил исемле абыйсы да сугышка китә, бәхеткә, ул әйләнеп кайта, озак еллар республика күләмендә югары вазыйфалар башкара.
Камил Гыйрфанов туган авылы мәктәбендә өч ел физика һәм математика укыта. Сугыш бетсә дә, тормыш җиңеләйми, 1947 елда яшь педагог бәхет эзләп Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. Башкортстанда читтән торып укый башлап, 1950 елда Сталинабад дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Әфганстан чигендәге бер мәктәптә бер ел директор булып эшләгәннән соң, Уфага әйләнеп кайта. 19нчы мәктәптә математика укыта. Яшьтән үк матур җырлаган Камил бер үк вакытта сәнгать училищесында вокал буенча шөгыльләнә, беренче курсны тәмамлый. Укытучы булып эшләгәндә тавышы “арый”, шуңа тавышны саклый алырлык башка эшкә күчәргә киңәш бирәләр.
Иглин РОНОсында инспектор булып эшләгәндә үзен белемле, принципиаль итеп күрсәтә, моңа Мәскәүдән килгән бер инспектор да игътибар итә һәм, шул егетне министрлыкка алсагыз, отачаксыз, дип тәкъдим ясый. Татарча, башкортча, урысча бертигез дәрәҗәдә яхшы сөйли, яза белүче Камил Гыйрфанов 1953-58 елларда Мәгариф министрлыгында инспектор булып, республика мәктәпләре буйлап йөри. Матбугатта да еш чыгыш ясавын күздә тотып, аны “Учительская газета”ның Башкортстан буенча үз хәбәрчесе итеп тәгаенлиләр. Ике ел ярымнан гәзиттә ул вазыйфа бетерелгәч, Камил Гыйрфанов журналистлык эшен “Кызыл таң” гәзите редакциясендә дәвам итә. Уку-укыту һәм тәрбия темаларына мәкаләләрне яратып яза. Шул дәвердә илдә журналистларның иҗади оешмалары төзелә башлый. Республикабызның Журналистлар берлеге рәисе итеп – “Совет Башкортостаны” гәзите мөхәррире Гыйлемдар Рамазанов, ә җаваплы секретаре итеп Камил Гыйрфанов сайлана.
Укытучы-журналистның фән белән шөгыльләнергә дә теләге зур була, ә аспирантурага 35 яшькә кадәр генә алалар. Камилнең яше үтебрәк киткән була. Ләкин теләгән кеше әмәлен таба бит. Ул, Мәскәүгә барып, үзенең хәлен, хыялын аңлата, анда аның яшенә бигүк дәгъва белдермиләр, тик аспирантурага килү өчен бераз мәктәптә эшләргә кирәклеген әйтәләр. Камил Гыйрфанов аларның киңәшен тота, Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре вазыйфасын икенче бер “Кызыл таң”чы – танылып килгән яшь прозаик Фәнил Әсәновка тапшырып, Мәскәүдәге Н. К. Крупская исемендәге педагогия институтында 1964-67 елларда шөгыльләнеп, кандидатлык диссертациясе яклый һәм Башкорт дәүләт университетына укытырга кайта.
Шуннан алып элекке хезмәттәшебезнең республикабызның төп вузында дүрт дистә елдан артыкка сузылган педагогик һәм гыйльми эшчәнлеге башлана. 2006 елның сентябрендә университет тарихында бер истәлекле вакыйга булды: биредә этика, эстетика һәм культурология кафедрасы доценты Камил Вәли улы Гыйрфановка БДУның гыйльми советы карары белән “Шәрәфле профессор” исеме бирелде. 80 яшен тутырып, биредә педагог буларак 40нчы уку елын башлаган бу шәхескә югары исем турындагы таныклыкны тапшырганда университет ректоры Мөхәммәт Харрасов аның казанышларын санады һәм “минем укытучым” дип горурланып әйтте. Ул еллардагы мәгариф министры Зөһрә Рәхмәтуллина да, Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе (соңгы берничә елда Камил Гыйрфанов анда да дәресләр алып барган) проректоры Сергей Лаврентьев та Камил Вәли улының юбилее һәм хезмәтләре югары бәяләнү уңаеннан котлау адреслары тапшырдылар һәм аны “хөрмәтле остазыбыз” дип атадылар.
1967 елда педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклагач, Камил Гыйрфановның Мәскәүдәге гыйльми җитәкчесе Николай Зикиев болай дип хат язган: “Үз мөмкинлекләреңне артык югары бәяләү – начар, ә мөмкинлекләреңне бәяләп җиткермәү – тагын да начаррак. Син мотлак рәвештә докторлык диссертациясен әзерләргә тиешсең”.
Ләкин Камил Вәли улы башыннан эшкә күмелгән, хезмәтләрен, туплаган белемен диссертация итеп эшләмәгән, төпкел авылдан, ярлы гаиләдән чыккан кешегә шушы дәрәҗә дә җиткән, дип бары белән канәгать калган.
Аны да аңларга була. Ә бит уйлап карасаң, 1944 елда педагогия училищесын тәмамлап, фронтка китәргә омтылган 18 яшьлек егетне, буең кыскарак, үз һөнәрең буенча эшли тор, дип Уфадан кире борып кайтаргач, мәктәпкә укытырга киеп барырга чалбары гына да булмаган бит! Әнисе май сатып, Кропачево базарыннан галифе алып кайткан һәм аны авылдагы бер тегүче ападан чалбар кыяфәтенә китергән. Ә дәрескә кергәндә аякта чабата булган. Менә шулай тормышның төбеннән күтәрелгән ул.
Камил Гыйрфановның төп шөгыле, фәнни хезмәтләре әлеге заманда аңлашылып та бетмәскә, сораулар тудырырга да мөмкин. Ул алып барган дәресләр Совет чорында “Фәнни атеизм нигезләре” дип аталды. Дингә каршы агитация дип тә аңларга була моны. Дәреслекләр дә, укыту методикасы да шул максатны күздә тотып эшләнгән иде. Ул заманда дин тотучылар аз, аның тәгълиматын белүчеләр юк дәрәҗәсендә, белгәннәре дәшәргә дә курка иде. Нәрсәне дә булса тәнкыйтьләү өчен генә булса да аны белергә кирәк. Шул исәптән динне дә.
Фәнни атеизм укытучысы Камил Гыйрфановның дәресләре дин тарихын, аның гамәлләрен өйрәнүгә кайтып кала иде. Шуның өчен дә аны, динне пропагандалый, дип гаепләүчеләр дә булды. Университетта укыта башлаган елларында Махачкалада үткән бер конференциядә Ислам диненең уңай яклары, аның кешеләрдә югары этика, әхлак тәрбияләве турында сөйләгәч, Мәскәүдән барган кайбер галимнәр Камил Гыйрфановны пыран-заран китереп тәнкыйтьлиләр. Аны берәү дә яклап чыгарга батырчылык итми, гәрчә күпләр аның белән килешсәләр дә һәм яшерен генә килеп кулын кыссалар да.
Мин аны якыннан белә һәм аралаша башлаганда гомеренең сигез дистәсен түгәрәкләгән Камил Вәли улы “Дин белеме”, “Дин тарихы һәм теориясе” курсларын алып баручы, инде ничәнче буын студентларның яраткан остазы иде. Белем алучы егетләр һәм кызлар гына түгел, университет хезмәткәрләре дә бу киң белемле, эшчән, гадел, тыйнак шәхесне тирән хөрмәт итә иде.
Укытучы шундый бер кызыклы вакыйганы хәтерләде. Лекциясен тыңлаучы яшьләргә күз салганда алгы рәтләрнең берсендә утыручы талибәгә игътибар итә. Уку алдынгысы, Радищев стипендиаты Светлана Никитина. Бу кыз бит әле аудиториядә утыручыларның курсташы түгел булса кирәк. Нигә керде икән? Лекциядән соң кызның үзенә дә бу хакта әйтә. “Әйе, мин югарырак курстамын. Сезне былтыр тыңладым, әле тагын тыңлыйсым килә, рөхсәт итегез инде”, – ди кыз. Укуын тәмамлагач, университет гәзитенә биргән интервьюсында С. Никитина: “Тагын бер тапкыр (кунак сыйфатында булса да) Давид Семенович Гутман, Камил Вәли улы Гыйрфанов, Вера Сергеевна Синенко лекцияләрен кереп тыңлар идем”, – дип яза.
Мурзина фамилияле талибәнең дин белеме буенча рефератында остазына адресланган шундый юллар бар: “Дөресен әйткәндә, нәкъ Сезнең лекцияләрдән соң теге яки бу нәрсәләр турында ныграк уйлана, башка диннәргә дә аңлап, ихтирам белән карый башладым. Лекцияләрегезне зур кызыксыну белән тыңлыйм, Сез китергән кызыклы тормыш фактларын хәтерләп калам һәм аларны өйдә якыннарыма сөйлим. Сезгә шуның өчен зур рәхмәт әйтәсе килә”.
Әле мисалга китерелгән бу фикерләр язылган чакларда мәктәпләрдә, башка уку йортларында дин дәресләрен укыту буенча җәмгыятьтә күптөрле бәхәсләр бара иде. Болар хакында да Камил Вәли улының фикерләре фәһемле булды.
Дини мәсьәләләр бик нәзакәтле, тиз уалучан, уйлап җиткерелмәгән эшләр, гамәлләр җәмгыятькә төзәтә алмаслык зур зыян китерергә мөмкин, – дип сөйләгән иде ул. Кешеләр үз мәдәниятләрен, шул исәптән дини мәдәниятне дә белергә тиеш. Ә инде урта мәктәптә теге яки бу дин нигезләрен укытуга килгәндә, бездә бит мәгариф дөньяви, ә мәчет-чиркәүләр дәүләттән аерылган. Дин дәресләрен якшәмбе, мәхәллә, дини уку йортларында гына алып бару урынлы дип саныйм. Башка диннәрне тотучылар, дөньяга карашлары башка булган кешеләр, шул исәптән атеистлар белән дә толерантлык (түземлелек) формалаштырырга кирәк. Дин дәресләрен дин әһелләре алып бармаска тиеш, чөнки алар чыгышларын үзләренең диннәрен өстен итеп куюга, мактауга гына корырга мөмкиннәр. Мондый хәлдә, әлбәттә, укучылар дини тормышның күптөрлелеге буенча да, Русиядә яшәүче халыклар мәдәнияте, тарихы турында да мәгълүмат алалмаячаклар. Бу алар төзегән уку әсбапларына да кагыла. Кыскасы, дин сабакларын дин әһелләре түгел, дин белгечләре укытырга тиеш.
Камил Гыйрфановның алты дистә ел ярымга сузылган хезмәт юлы бер-берсе белән үрелеп барган өч өлештән торды – мәгариф, матбугат һәм фән. Шушы өч өлеш-тармак буенча да хезмәтләре югары исемнәр белән билгеләнде. Ул халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре иде. Инде телгә алып үтүемчә, “Шәрәфле профессор” исемен лаеклы йөртте. СССР күләмендә – “Хезмәттәге казанышлары өчен”, Русия Федерациясе күләмендә “Югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” дигән билгеләргә лаек булды.
Аның йөзләрчә гыйльми хезмәте матбугатта басылды. Башкортстан телевидениесендә яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләренә, әхлакый-этик темаларга багышланган чыгышлары белән тамашачылар ихтирамын казанды. Шактый өлкән яшендә дә төрле күмәк чараларда, очрашуларда теләп катнашты. Мәсәлән, бервакыт Салават районына, шундагы Таймый авылына язучы Агиш Гыйрфановның юбилеена Уфадан зур делегация булып барган идек. Арабызда бертуган Рамил һәм Камил Гыйрфановлар да бар иде.
Камил Вәли улы, БДУ доценты, химия-биология фәннәре кандидаты Ләйлә Нәгыйм кызы белән ярты гасырдан артык гомер кичереп, ике кыз үстерделәр. Ул кызлар гаилә корып, әти-әниләре кебек, фән юлын дәвам иттеләр. Ләйлә Нәгыйм кызы иртәрәк дөнья куйды. Камил абыебыз исә 93 яшькә җитеп, 2019 елда вафат булды.
Фәрит Фаткуллин.