+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 февраль 2021, 12:00

Бәхил бул, Роза апа...

Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова вафат.

Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова вафат.


Аккучукова Роза Сабирҗан кызы 1950 елның 12 февралендә Башкортстанның Белорет районы Абзак авылында туган.


1973 елдан бирле эстрада артисты булып эшләде, башкорт халык җырларын оста башкаручы буларак дан алды.


1999 елдан Башкорт дәүләт филармониясенең баш администраторы булып эшләде.


Ул үзенчәлекле, лирик һәм тирәнлеге белән аерылып торган тавышка ия иде. Репертуарында «Зөлхиҗә», «Сыбай-кашка», «Төрәкәй», «Сары да чәч» һәм башка башкорт халык җырлары, Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, А. Т. Кәримов, Р. В. Сәлманов һәм башка авторларның җырлары һәм романслары булды.


Ул башкарган «Алтын балдак», «Син утырткан муел» «Ак шомырт», «Акчарлак» һәм башка җырлар ил буенча сөю казанды. Роза Аккучукованы элекке СССРның күп төбәкләрендә халык көтеп ала иде.


Роза Сабирҗан кызы 70 яшендә коронавирустан вафат булды.


Сөекле җырчыбызның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Фото: "ВКонтакте"



Читайте нас: