+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 апрель 2021, 11:22

“Башнефть” легендасы

Изге эш-гамәлләре белән тарихта якты эз калдырган улларын халык онытмый, аларның исемнәре илебез, туган ягыбыз елъязмасына алтын хәрефләр белән уелган. Шундый олуг шәхесләрнең берсе – “Башнефть”нең легендасы Ампир Сыртлановка быел яз 85 яшь тулган булыр иде. Үзе бакыйлыкка күчсә дә, якташлары, хезмәттәшләре аның истәлеген кадерләп саклый. Күптән түгел Дүртөйле районында оештырылган чара моның тагын бер чагу дәлиле булды.

Изге эш-гамәлләре белән тарихта якты эз калдырган улларын халык онытмый, аларның исемнәре илебез, туган ягыбыз елъязмасына алтын хәрефләр белән уелган. Шундый олуг шәхесләрнең берсе – “Башнефть”нең легендасы Ампир Сыртлановка быел яз 85 яшь тулган булыр иде. Үзе бакыйлыкка күчсә дә, якташлары, хезмәттәшләре аның истәлеген кадерләп саклый. Күптән түгел Дүртөйле районында оештырылган чара моның тагын бер чагу дәлиле булды.

Республика һәм ил күләмендә билгеле шәхес, Русия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Башкортстанның атказанган нефтьчесе Ампир Сыртлановның якты рухына багышланган чарада катнашучылар (ә алар арасында күбесе бу өлкәдә озак еллар фидакарь хезмәт салган ветераннар иде) Ампир Сыртланов дәвамлы вакыт җитәкләгән, үстергән, хәзер горурлык белән аның исемен йөртүче 3нче нефть һәм газ чыгару цехында булды, биредә әлеге легендар шәхес истәлегенә ачылган мәрмәр тактаташка чәчәкләр салды.
Ампир Шәйбәк улы 1936 елда Бүздәк районының Сыртлан авылында дөньяга килә. Уфа нефть институтын тәмамлагач, хезмәт юлын гади оператор булып башлый. Сәләтле, булдыклы, һәрчак белемен камил­ләштерү өстендә эшләүче егет арытаба мастер, участок җитәкчесе, баш инженер, цех начальнигы итеп үрләтелә. Ә 1984-2002 елларда ул “Башнефть” компаниясенең генеральный директоры була.
– Ампир Сыртланов үз һөнәренең чын остасы иде, һәрчак эш дип янып яшәде, – дип хатирәләре белән уртаклашты “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Таһир Якупов. – Таләпчән булу белән беррәттән, ул искиткеч ярдәмчел кеше иде. Ул – 50дән артык фәнни хезмәт авторы, 150гә якын рациональ тәкъдим керткән нефтьче. Һөнәри яссылыктагы фидакарь эшчәнлеге өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары, “Нефть сәнәгате отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.
Ампир Шәйбәк улы скважиналарга тоз утыру мәсьәләсен хәл итүгә зур өлеш кертте, бу юнәлештә күләмле фәнни-җитештерү эшләре оештырды, нефть­не герметик җыю һәм әзерләү, промысел объектларын автоматлаштыру белән беррәттән, аның җитәк­челегендә республикабызның нефть чыгарылучы районнарында тирә-як мохитне сәламәтләндерү эшләре дә киң колач белән алып барылды.
Ампир Сыртланов Манчар, Тайморза, Андреевка, Мәнәвез, Чәрмәсән, Чакмагыш һәм башка нефть чыгару төбәкләрен өйрәнү һәм эшләтеп җибәрүдә катнашты.
– Ампир Шәйбәк улы “Башнефть”кә генеральный директор булып җиңел булмаган чорда килде, ул вакытта “кара алтын”ның бәясе барреленә 8-9 долларга төшеп беткән иде, – дип уртаклашты “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсен 30 елдан артык җитәкләгән Флүр Хәтмуллин. – Тик Ампир Сыртланов авырлыклардан куркып тора торган кеше түгел иде. Аның тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә “Башнефть” икътисади кыенлыкларга бирешмәде, халык хезмәт хакын вакытында алды, җитештерүчәнлек артты, объектлар яңарды. Акционерлар җәмгыятен төзүгә ул зур көч салды.
Чакмагыш нефть һәм газ чыгару идарәсенең Ветераннар советы рәисе Тәрҗемә Фәизова Ампир Сыртланов­ның бик кешелекле булуын искә алды.
Дистәдән артык китап авторы, нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин Ампир Сыртлановка багышланган шигырен укып ишеттерде, аның белән бик дус булулары хакында сөйләде.
– Ул вакытларда без даими рәвештә стена гәзите чыгара торган идек. Анда уңышларны, яңалыкларны яктырту белән беррәттән, җитешсезлекләр дә аяусыз тәнкыйть утына тотылды. Мәшәкатьләре муеннан булуга карамастан, Ампир Шәйбәк улы әлеге гәзиттә фәһемле итеп үз сәхифәсен алып бара иде, – диде ул.
Мәрмәр тактаташка кызыл канәферләр салганнан соң, чарада катнашучылар 3нче цехтагы Ампир Сыртлановның гомер һәм хезмәт юлына багышланган музейда булды.
Фото: 3 нче цех архивыннан.
Читайте нас: