+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
19 апрель 2021, 08:57

Рамазанда кыйблага карап, намазлыкта җан биргән

Һәрнәрсәне йөрәге аша үткәреп яза торган журналистка сәламәтлеген аеруча кайгыртырга кирәк тә бит...

Һәрнәрсәне йөрәге аша үткәреп яза торган журналистка сәламәтлеген аеруча кайгыртырга кирәк тә бит...

Казанда нәшер ителә торган "Акчарлак" гәзите журналисты, каләмдәшләр арасында туры сүзле булуы, әңгәмәдәшкә көтелмәгән сораулар биреп, эчкерсез аралашуга алып чыгуы белән аерлып торган Габдерәхим тәхәллүсе астында эшләүче Рөстәм Мөнәвәр улы Юнысов кинәт вафат булган. Якыннары аның югары кан басымыннан җәфалануын әйтә.

"Татар-информ" язуынча, аның энесе Рамил хәзрәт Юныс абыйсы җеназасы турында болай дигән:

«Икәү генә сөйләшкәндә Габдерәхим миңа әйткән иде: үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам hәм җеназа укучы берничә якын кешеләрем генә булсын», — дип васыятен калдырды. Үзе теләгенчә эшләдем. Бүген җирләдек. «Кешеләр күңелендә тере килеш каласым килә», — диде.

Урыны җәннәттә булсын. Мин фотога да төшереп алдым, хәле авырайганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән. Тирә-ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Догалары кабул булсын!»

Амин.

Фото: "Татар-информ"


Читайте нас: