+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 сентябрь 2014, 03:00

“Буратино” ишекләрен ачты

Узган чәршәмбедә Бакалы районы үзәгенең “Көнбатыш” бистәсендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында республиканың мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашты.— Өч ел элек республика җитәкчелеге 2016 елга кадәр балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсен тулысынча хәл итү бурычы куйган иде. Әйтергә кирәк, шушы уңайдан республикада зур эш алып барылды: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңалары төзелде, булганнары үзгәртеп корылды. Саннар теле белән әйткәндә, Башкортстанда 2014-15 уку елына балалар бакчаларында 10080 яңа урын (шуның 4 меңе яңа төзелешләр исәбенә) булдырылды. Шушы тизлек белән барсак, 2016 елга алдыбызга куелган бурычны тулысынча үти алачакбыз. Бүген Бакалы районы үзәгендә яңа балалар бакчасы ачу шушы юнәлештә анык адымнарның берсе булып тора, — дип белдерде Әлфис Гаязов, тантанага җыелучылар алдында чыгыш ясап.

— Гомум смета бәясе 71 миллион сум тәшкил иткән балалар бакчасы республика җитәкчелеге ярдәме белән төзелде. Яңа объектны файдалануга тапшыру район үзәгендәге балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсен тулысынча диярлек хәл итеп кенә калмады, 40 кешене эшле дә итте. Социаль юнәлешле объект сафка басу — район өчен аеруча куанычлы вакыйга. Моның өчен барлык бакалылылар исеменнән республика җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм, — диде район хакимияте башлыгы Александр Андреев.
Читайте нас: