+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 сентябрь 2014, 03:00

Иске Баешны яңа йортлар бизи

Дүртөйле районында торак төзелеше киң колач алган.Республикада “Йорт комплектлары” программасы кабул ителү авылда торак төзелешен үстерүгә яңа сулыш өрде. Программа кысаларында быел дәүләт ярдәме белән йөзләрчә гаилә торак шартларын яхшыртты да инде. Әлеге чара, шулай ук, агач эшкәртү тармагын да җанландырып җибәрде. Күптән түгел Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов әлеге проблема буенча Дүртөйле районында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашкан иде. Республикада яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренең Дүртөйле тәҗрибәсе нигезендә каралуы очраклы түгел. Узган елда, мәсәлән, районда файдалануга тапшырылган 28675 квадрат метр торак мәйданының 28455,6 квадрат метры шәхси йорт салучылар өлешенә туры килә.“Россия” токымчылык заводы җәмгыятенә караган Иске Баеш авылында әлеге программа кысаларында быел 11 йорт салынды.

Читайте нас: