+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 октябрь 2014, 03:00

Хезмәт күрсәтү даирәсе киңәя

2015 елдан инвалидларны реабилитация чаралары һәм шифаханә-курортларга юлламалар белән тәэмин итү вәкаләтләре Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан Русия Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсенә күчәчәк. 7 октябрьдә Уфада үткән киңәшмәдә сүз шул турыда барды. Аны Русиянең хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Максим Топилин үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, Социаль страховка фонды башлыгы Андрей Кигим катнашты.

Утырыш барышында Максим Топилин агымдагы елның 10 октябренә кадәр вәкаләтләрне тапшыру турында килешүгә кул куярга кушты. Моннан тыш, ул штатлар саны сакланып калырга тиешлеген ассызыклады. Әлегә кадәр Министрлык карамагындагы республиканың гражданнарны реабилитация чаралары һәм шифаханә-курортларга юлламалар белән тәэмин итү үзәгендә эшләүче 59 кеше Социаль страховка фондына күчәргә тиеш. Иң мөһиме, үзәктә хезмәтләндерелүче һәр инвалидның яңа елда юлламалар һәм реабилитация чаралары сорап Фондка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында хәбәрдар булуы зарур. Бу мәсьәләдә иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре — Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе рәисе Олег Ротов һәм Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең төбәк җәмгыяте рәисе Юрий Акшенцов булышлык итәчәк.
Максим Топилин, шулай ук, Социаль страховка фондының төбәк бүлекчәсенә Баш медицина-социаль экспертиза бюросы белән Уфа протезлау-ортопедия предприятиесе арасында электрон ведомствоара бәйләнешне активлаштырырга кушты. Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсе вәкилләренә әлеге өлкәдә Бурятиядә тупланган тәҗрибә үрнәк итеп китерелде. Фондның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Марат Латыйпов федераль министрны вәкаләтле вәкилләрнең республиканың һәр шәһәре һәм районында эшләвен әйтте һәм мәгълүматлар базасын тапшыруда авырлыклар булмаячагына ышандырды.
Шулай ук, Максим Топилин киләчәктә реабилитация чарасын теләгән җитештерүчедән сайлап алу мөмкинлеге бирүче сертификат кертеләчәге турында белдерде.
Башкортстанга эш сәфәре кысаларында Максим Топилин Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышты. Аңа дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакытын кыскарту мөмкинлеге бирүче электрон технологияләр тәкъдим ителде. Бу программа “Русия Пенсия фонды идарәләрендә кабул итүгә язылу” дип атала. Кабул итүгә язылырга, документлар һәм белешмәләр алу өчен телефон аша яисә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә уңайлы программа республиканың барлык идарәләрендә дә гамәлдә.
Продажа квартир в Уфе.
Читайте нас: