+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 октябрь 2014, 03:00

Чиратлар тарихта калачак

“РОСТЕХ” дәүләт пред­прия­тиесенең “Авиация корылмалары” холдингына караучы “Молния” фәнни-җитештерү предприятиесе акционерлар җәмгыятендә зур тантана – биредә балалар бакчасы ачылды.

Ул туксанынчы елларда балалар саны кимү сәбәпле ябылып, бер югары уку йортына арен­дага бирелгән иде. Ул чорда мәк­тәп­кәчә белем бирү системасы үзгәрешләр кичереп, нә­тиҗәдә, Уфада шәһәр предприя­тие­ләренә караучы бары тик алты балалар бакчасы калды. Аларның икесе “Авиация корылмалары” холдингына карый.
“Карлыгач” балалар бакчасы башкаланың үзәгендә — Совет районында урнашкан. Биредә 150 балага исәпләнгән 8 төркем булачак. Шуларның икесе нәниләр өчен оештырыла, алар өчен 5 сәгатьлек кенә махсус программа каралган. Һәр төркем өчен зур, якты бүлмәләр җиһазландырылган. Физик культура белән шөгыльләнү, спорт ярышлары үткәрү, башка чаралар өчен спорт залы бар. Моннан тыш, сабыйларны рәсем студиясе, музыка залы, логопед, психолог сыйныфлары көтә. Ә ишек алдында – чагу төсләргә буялган, хәвефсез, заман таләпләренә җавап бирүче уен мәйданчыгы.
Бирегә балаларын йөртүче ата-аналар ай саен 16 мең сум түли. Ә “Молния” предприятиесендә эшләүчеләр балаларын ташламалы хакларга йөртә, путевка хакының 40 проценты компен­сацияләнә. Гомумән, биредә эш кеше­сенең кадере зур, аларның гарантияләре һәм ташламалары исемлеге булдырылган һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә оешма кеременең 5 проценты бүленә.
Предприятие җитәкчесе Евгений Растопов сүзләренә караганда, әлеге балалар бакчасы узган гасырның җитмешенче елларында төзелеп, төрле үзгәрешләр заманында бу сыйфатта яраксыз хәлгә килгән булган. Җәй башында бирегә капиталь ремонт ясый башлаганнар, барлык эшләр 29 миллион сумга төшкән.
— Предприятиедә эшләүчеләрнең 30 проценты — утыз яшькә кадәр кешеләр, — ди ул. — Бәхеткә, алар гаилә кора, бәбиләр үстерә. Бүген балалар бакчасына путевка алырга 40 гаилә гариза язган, ә кайчандыр алар 2-3 кенә иде.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов билгеләвенчә, 2016 елга Уфада балалар бакчаларына чиратлар калмаячак, нәкъ шул вакытка республикада да бу мәсьәлә хәл ителәчәк дип көтелә.
Читайте нас: