+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 октябрь 2014, 22:23

Елга ярлары — чүплек

Игътибар иткәнегез бардыр, авыллар, башлыча, нинди дә булса сулык янына урнашкан. Халык тормыш корыр өчен мотлак елга, күл буйларын сайлаган. Һәм, әлбәттә, үзен туендыручы шул сулыкларны күз карасы кебек саклаган. Кая ди ул, бүгенге кебек, яр буйларына йөк-йөк чүп-чар, көнкүреш калдыклары илтеп аудару! Без бәләкәй чакларда да, ягъни моннан 30-40 еллап элек тә мондый хәл булмады. Ветеран-педагог, Миякәтамак авылы старостасы Җәвит Мәһәдиев белән шул турыда сөйләштек.

— Быел җәй үзебезнең Миякә елгасында үсмерләрнең балык сөзүен карап торырга туры килде. Барысы да аякларына итек кигән — берәрсе суга яланаяк керергә базнат итсә! Керми, әлбәттә, чөнки елга төбендә ни генә ятмас – пыяла ватыклары дисеңме, калай кисәкләреме. Балык сөзәм дип, аяксыз калуың да бик ихтимал. Элек без елга ярыннан суга чума идек. Ярлар хәтфә үлән белән капланган булыр иде. Ә бүген яр буйлары тигәнәк, кычыткан һәм башка чүп үләне белән капланган — кая ди ул суга чумулар! Башта, чүпне ерып, суны эзләп табарга кирәк әле. Суның тирәнлеге дә ярдан сикерерлек түгел инде — кайчандыр мул сулы елгабыз нык саекты, — дип сөйли авыл старостасы.
Әйткәндәй, нәкъ авыл старостасы буларак, ул әлеге мәсьәләне үзенчә хәл итеп караган. Авылдашлары бергә җыелгач, елганы саклау, аңа тиешле хөрмәт белән карау турында сүз кузгаткан. Моңа каршы килүче булмаган, әлбәттә. Риза булып тыңлаганнар, әмма берсе дә түккән чүбен кире җыеп алмаган. Миякәтамакта чүпнең иясен табу кыен түгел. Күпләр аны еракка илтеп тормый — бәрәңге бакчасының артына гына түгә. Ә бакчалар нәкъ Миякә елгасының ярына чыга. Шулар­ның хуҗаларын староста тәртипкә чакырып карый.
— Кая гына мөрәҗәгать итмәдем, әмма чүпне теләсә кая түгүне, елганы пычратуны чикләп булмады, — дип уфтана Җәвит абый.
Мәсьәләне дәүләт күләмендә хәл итәргә кирәк дигән фикердә Мәһәдиев.
Сулыклар өчен җаваплылыкны аерым авылларга, йорт хуҗалыкларына бүлеп тапшыруны законлаштыру зарурлыгына инанган ул.
Өлкән яшьтәге кешенең киләчәк буын өчен табигатьне саклауда көч салуы хөрмәткә лаек, аның бу эштә ялгыз булуы кызганыч, әлбәттә. Кайчандыр елга буйларының изге урын булуын күреп, белеп, тоеп яшәгән кешеләрне аны пычратуга нәрсә этәрә икән? Бүгенге көн белән яшәү, битарафлыкмы, әллә инде гап-гади проблема — чүп чыгару өчен башка урын булмаумы?
Читайте нас: