Бәлки шуңадыр да бүген балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең 80 проценты — әти-әниле килеш ятим. Соңгы елларда бу гаделсезлек төзәтелә башлады. Хәзер сабыйны гаиләдән аерырга түгел, ничек тә анда калдырырга тырышалар. Әйе, нинди генә җылы, якты бүлмәләр, тәмле ашлар белән кызыктырмасыннар, үз өеңдәге тимер карават белән кыерчык ипигә, үз әти-әниеңә җитми шул.
Уфаның “Безнең балалар” хәйрия фонды баласыннан баш тарту яисә аннан колак кагу куркынычы булган социаль якланмаган гаиләнең хокукларын һәм ирекләрен яклау проектын нәкъ шушы максатта башлаган. Әлеге проект былтыр Русия Президенты Указына ярашлы үткәрелгән коммерция карамагында булмаган оешмаларга грантлар бүлү буенча Ачык конкурста катнашкан. Ул вакыт 1453 заявкадан 150се сайлап алынган иде. “Безнең балалар” фонды республикада ярдәм алган бердәнбер оешма булды. Проект 500 мең сум грант акчасына быел февральдән сентябрьгә кадәр гамәлгә ашырылган.