Республика көне алдыннан районда тагын бер шатлыклы вакыйга булды: “Русиянең транспорт системасы үсеше” максатлы программасы буенча төзелгән дүрт чакрымлы “Көнтүгеш — Янтимер” юлы ачылды. Бу программа нигезендә транспорт челтәре белән тәэмин ителмәгән авылларга юл үткәрелә. Әмма аның үз таләпләре бар: авыл халкы 125 кешедән дә аз булмаска һәм аңа илтүче юл озынлыгы 5 километрдан артмаска тиеш. Янтимер авылы бу таләпләргә җавап бирә. Яңа юл заманча технологияләргә нигезләнеп төзелгән. Аны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов бу программаның авыл халкы мәнфәгатен кайгыртып төзелгәнлеген, аның әле алдагы елларда да эшләячәген ассызыклады. Республиканың “Юл хуҗалыгы идарәсе” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Ришат Рәфыйков әйтүенчә, соңгы берничә елда республика җитәкчелеге тарафыннан юл фондына акча бүлү тоемлы арткан. “Көнтүгеш — Янтимер” юлы — быел республикада ачылган 28нче объект. Аның төзелешенә 71 миллион 985 мең сум сарыф ителгән. Шуның 40 миллион сумы Русия Федерациясе максатлы программасы буенча бүленсә, калганын республика үз өстенә алган.
Районда юл төзелеше буенча башкарасы эшләр байтак әле. Аеруча Күзәй — Шавъяды, Мишкә — Ялангач — Якүдә авыллары арасында зур ремонт таләп ителә. Соңгысы районның төньяк-көнчыгышындагы авылларны район үзәге белән тоташтыру мөмкинлеге бирәчәк.
Яңа юл ачылуга шушы төбәктә яшәүче халыктан дә ныграк шатланучылар булмагандыр. Янтимер авылы халкы исеменнән чыгыш ясаган Пётр Абдулов ил, республика җитәкчеләренә, шушы программаны кабул иткән Дәүләт думасы депутатларына һәм төзүчеләргә олы рәхмәтләрен юллады. Район Мәдәният сарае артистлары һәм шушы авылларның үзешчәннәре чыгышы бу шатлыклы мизгелләргә ямь өстәде.