+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
18 октябрь 2014, 22:33

Балалар бакчаларына чират юк

Туксанынчы елларда туым кимегәч, күп кенә балалар бакчалары ябылды, биналар башка максатта файдаланыла башлады. Шуңа күрә, бүген балалар бакчаларында урын җитмәү ил дәрәҗәсендәге проблемага әверелде. Башкортстанда да бу юнәлештә хәлләр катлаулы иде. Шул ук вакытта, республиканың кайбер төбәкләрендә урындагы җитәкчелекнең тырышлыгы белән мәсьәлә хәл ителгән. Әлшәй районында, мәсәлән, былтыр 3-7 яшьлек 877 бала чиратта торган. Бүгенге көнгә чират бетерелгән. Шафран, Идрис, Раевка авылларындагы бакчаларда өстәмә төркемнәр ачылган. Бушап калган кайбер биналарны балалар бакчаларына яраклаштырудан тыш, яңалары да төзелгән. Раевканың яңа бистәсендә былтыр өр-яңа бакча ишекләрен ачкан. Әти-әниләргә, балаларга шатлык өләшүче бу объектка без дә сокланып кайттык.

— Раевка авылындагы 1нче балалар бакчасы бөтен таләпләргә дә җавап бирә, — диде аның мөдире Елена Коновалова. — Бирегә 150 бала йөри. Алар алты төркемгә бүленгән. Музыка, физкультура, туклану бүлмәләре иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Электрүткәргечләр өзелсә, дизель станциясен эшләтә алабыз. Табиб кабинеты да бар. Әти-әниләр белән бергәләшеп, бинаның тирә-ягын да җыештырдык. Балалар саф һавада уйный, чыныга алсын өчен корылмалар урнаштырдык. Кыскасы, бө-тен шартлар да бар. Булганның кадерен белеп яшисе һәм җиң сызганып эшлисе генә кала.
Биш яшьлек улы Динисламны алырга килгән Әминә Ризванова да фикерләре белән уртаклашты:
— Хәлебезгә кергән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерәм! Яңа бистәдә балалар бакчасы ачылу безнең өчен шатлыклы вакыйга булды. Иң мөһиме — якын урнашкан. Балаларны ачы буранда авылның икенче очына йөртәсе юк, — диде ул.
Өенә ашыгучы шук малайга, хәстәрлекле әнигә сокланып карап тордык та кайтыр якка юл тоттык. Мөгаен, Әлшәй районында мәктәп-кәчә яшьтәге һәр баланың көне шулай тәмамланадыр.
Читайте нас: