+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
18 октябрь 2014, 22:17

Яңа фатир ачкычы — бәхетнең бер баскычы

Бакалыда күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды.Соңгы елларда Бакалы районы үзәге яңарыш кичерә: күпфатирлы йортлар һәм социаль объектлар сафка бастырыла, шәхси секторда да төзелеш киң колач белән бара. Сентябрьдә Бакалының яңа бистәсендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы үз ишекләрен ачса, Республика көнендә М. Горький урамында күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Яңа фатир алучыларның шатлыгын уртаклашырга республика хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова да килгән иде.

Район үзәгендә күпфатирлы йортларны төзү белән “Бакалыжилстрой” җәмгыяте шөгыльләнә. Әлеге оешма тарафыннан соңгы елларда гына да күпфатирлы сигез йорт сафка кертелгән. Алардан 250 сугыш һәм хезмәт ветераны һәм аларның тол хатыннарына, 43 ятимгә торак сертификатлары тапшырылган.
Республика көнендә файдалануга тапшырылган йорттан фатир алучылар арасында да ятимнәр — Регина Әюпова, Динә Гыйләҗева, Фәрит Миһранов бар иде. Рәсми өлештән соң тантанада катнашучылар Регина Әюпованың яңа фатирында булып, аның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышып чыкты.
— Барлык уңайлыклары булган үз фатирымда яшәү кайчандыр буй җитмәслек хыял иде. Бу куанычлы вакыйганың нәкъ минем белән булуына һаман ышанып бетә алмыйм. Яңа фатир ачкычы — бәхетнең бер баскычы инде ул. Мине һәм сеңлемне фатирлы иткәннәре өчен район һәм республика җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм, — диде Регина, шатлыгы белән уртаклашып.
Әйткәндәй, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган кыз өчен фатир алу үзе зур шатлык булса, шушы көннәрдә аны тагын бер куанычлы вакыйга — туй көтә. Яңа фатирда яңа тормыш башларга җыенучы яшьләрнең парлап атлар юллары озын һәм сикәлтәсез булсын, киләчәктә йорт­ларының эче шат сабыйлар авазыннан гөрләп торсын иде.
Гомум смета бәясе 24 миллион сум тәшкил иткән әлеге күпфатирлы торак йорт бер ел дигәндә сафка бастырылган. “Төзелешне шушы темплар белән алып бара алсак, киләчәктә районда фатирсыз бер генә ятим дә, сугыш һәм хезмәт ветераны һәм аларның тол хатыннары да калмас дип ышанабыз”, — дип белдерде тантанада район хакимияте башлыгы урынбасары Юлай Зыязетдинов.
Читайте нас: