+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 октябрь 2014, 23:51

Ремонт эшләрен комиссия билгели

Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрү буенча планлаштырылучы эш һәм (яки) хезмәт төрләрен билгеләү тәртибе расланды.

Бу эшне район хакимиятләре (шәһәр округлары) төзегән махсус комиссияләр ачыклаячак. Кимендә биш кешедән торган комиссия составында урындагы үзидарә, муниципаль торак күзәтчелеге органнары, коммерция карамагында булмаган “Башкортстанның төбәк операторы” фонды вәкилләре (килешү буенча), шулай ук, күпфатирлы йортта яшәүче торак хуҗаларыннан вәкил булырга тиеш. Тикшерү барышында комиссия төзек түгел дип табылган һәм капиталь ремонт таләп ителгән конструкцияләрне, инженер системаларын ачыклый һәм башкарылырга тиешле эшләр исемлеген, аларның чиратын билгели.
Тикшерү үткәргәннән соң биш эш көне эчендә комиссия тупланган мәгълүмат буенча акт төзи һәм аны муниципаль берәмлек хакимиятенә тапшыра. Актның күчермәсе, шулай ук, төбәк операторына һәм күпфатирлы йортта яшәүче торак хуҗалары исеменнән йөрүче вәкилгә җибәрелә.
Район һәм шәһәр хакимиятләренә үз территориясендәге күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрү программаларын гамәлгә ашыру буенча кыска вакытка исәпләнгән (өч елга кадәр) план төзегәндә шушы күрсәтмәгә таянып эшләргә тәкъдим ителә.
Читайте нас: