+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 ноябрь 2014, 19:55

Изгелек җирдә ятмас

Русиянең хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Алексей Вовченко халыкны социаль хезмәтләндерү учреждениеләре — “Изгелек” үзәге Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт эшчәнлеге белән танышты. Ул республикада 31 октябрьдә Русия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец җитәкчелегендәге делегация составында булды.

“Изгелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә ул 2012 елдан бирле эшләп килүче автоматлаштырылган “Рубин” системасы эше белән танышты. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр турындагы мәгълүматны системаның күп элементларына — бала тудыру йортлары һәм опека органнарыннан алып, комплекс үзәкләренә һәм мәгариф идарәләренә кадәр җиткерә. Шулай итеп, һәрбер учреждение үз компетенциясе чикләрендә гаиләгә ярдәм күрсәтә ала. Башкортстанның хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, “Рубин” системасы — ике дәрәҗәле, ул муниципалитетлар һәм республика власть органнары дәрәҗәсендә гамәлдә.
“Изгелек” үзәгендә тормыш эшчәнлеге чикле кешеләргә социаль көнкүреш һәм медицина ярдәме күрсәтелә. Биредә Алексей Вовченкога “Өлкәннәр өчен халык университеты” һәм “Социаль туризм” республика программаларын гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирелде.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта “түгәрәк өстәл” үтте. Анда демография һәм күпбалалы, инвалид баланы тәрбиягә алучы гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү чаралары турында сүз барды.
Алексей Вовченко, шулай ук, “Уңайлы мохит” программасы кысаларында чукраклар өчен 2012 елда ачылган диспетчерлык хезмәте эшчәнлеге белән танышты. Skype системасы ярдәме белән инвалидлар поликлиникага языла, такси яисә электрик чакырта ала. Әлеге үзәк хезмәткәре кирәкле учреждение һәм оешмаларга заявка бирә.
Министрлыкның инвалидлар эшләре буенча бүлек начальнигы Нурия Салихова сүзләренә караганда, диспетчерлык хезмәтендә эшләүчеләр ай саен 250-300 гариза кабул итә. Гаризалар Уфада яшәүче начар ишетүчеләрдән генә түгел, республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан да җибәрелә икән. Мондый хезмәт, Уфадан тыш, Мәскәү һәм Самарада гына бар.
Читайте нас: