Балалар бәләкәй чакта үзеңнең сабыеңа гына түгел, аның белән һәрвакыт уйнаган, балалар бакчасына бергә йөргәннәргә дә игътибарлы буласың. Беребезнең баласы авырып китсә, без, ата-аналар, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, таныш табибларның телефон номерын бирәбез. 4 яшьлек баламның дусты авыргач та бик борчылдым, чөнки улым көн саен Алмаз турында сөйли иде.
Яз айларында Алмазның тәне бозыла башлады. Әлбәттә, без дә моңа шунда ук игътибар иттек. Тәүдә — берәр үсемлеккә, соңыннан балалар бакчасында яисә өйләрендәге җиһазга аллергиядер, дип уйладык. Әмма, шактый вакыт үтүгә карамастан, малай шундый халәттә йөрүен дәвам итте. Әти-әнисе аны бер дәваханәдән икенчесенә йөртте. Хәтта җәйге ялларын авылда үткәрүгә карамастан, малайның тәне төзәлмәде.