— Бу дөньяда адәм баласы күрү, сөйләшү һәм үзаллы хәрәкәт итүдән мәхрүм булса да, аларның җаны тулы моң, күңеле тулы илһам булырга мөмкин. Инвалидлар арасында җырчылар, матур итеп рәсем төшерүчеләр, биюгә маһирлар, кул эше осталары бик күп. Аларның иҗатына, бер-берсе белән аралашуына, күңел ачуларына шартлар тудыру — безнең изге бурычыбыз, — ди җитәкче.
Әйе, Уфаның Кустарная урамында урнашкан Инвалидлар иҗат йорты Гөлчәчәк Зарипова кебек эшлекле җитәкчене торгынлык елларыннан торып калган иске җиһазлар, уңып-тузып, таушалган сәхнә чаршаулары, тутыгып беткән гөл савытлары белән каршы ала. Иҗтиһатлы җитәкче мәдәният йортын ремонтлау, яңадан җиһазлау эшенә җиң сызганып тотына. Иң башта фойедагы гөл савытлары алыштырыла, матур итеп стендлар ясатыла, коридорларга, кабинетларга косметик ремонт үткәрелә, тәрәзәләр алыштырыла, сукырлар хәрәкәте өчен коридорлар махсус җиһазландырыла, сәхнәгә инвалидлар коляскасы белән менү урыны ясала. Элек биредә нибары бер компьютер булса, хәзер спонсорлар ярдәмендә бөтен белгечләр дә оргтехника белән тәэмин ителгән.
“Кыргый капитализм” дип аталган безнең чорда, әлбәттә, җитәкче югарыдан фианслауны гына көтеп ятмый. Бирәм дигән колына чыгарып куйган юлына, диләрме әле? Булдырам дигән җитәкче хәйриячеләрен дә таба, җиһазларын да кайтарта. 350 урынлык тамаша залында филармониядән китертелгән югары сыйфатлы бәрхет утыргычлар ялт итеп тора хәзер.
— Шушы утыргычларга лаек чаршаулар да эләргә иде, — ди канәгать елмаеп, булдыклы директор.
— Бу кадәр эшлеклелек каян килә? Җитәкчелек тәҗрибәгез күптәннәнме?
— Мин — дипломым буенча икътисадчы, — ди ул. — Мәскәүдә Н. М. Шверник исемендәге Профсоюз хәрәкәте югары мәктәбен отличие белән тәмам-лагач, хезмәт юлымны Башкортстан дәүләт телера-диокомпаниясендә бухгалтер булып башладым. Кияүгә чы-гып, Туймазы якларына китәргә туры килде. Туган коллективымнан аерыласы килмәү мине төбәк тележурналисты итте дә куйды, 12 ел буе республиканың көнбатыш төбәге корпунктын җитәкләдем. 2004-2010 елларда Туймазы районы хакимиятендә мәдәният бүлеге башлыгы булып эшләдем. Икътисадчы булуым җитәкчелек эшендә нык ярдәм итте, чөнки һәр мәсьәлә акчага барып терәлә. Аларны дөрес һәм бәрәкәтле файдаланганда гына максатка ирешеп була. Мәдә-ният бүлеген җитәкләгән чорда 40 авыл клубына ремонт ясатырга туры килде.
Ә Инвалидлар иҗат йорты — мин моңарчы белмәгән үзе бер гаҗәеп дөнья. Иҗат — алар өчен тормыш мәгънәсе. Ә безнең бурычыбыз — аларның тормышын тулы мәгънәле итү, иҗатларына канат кую, рухи реабилитацияләү. Бездә, бию һәм хор, вокал һәм драма түгәрәкләреннән тыш, тынлы оркестр, урыс драма түгәрәге, сәнгатьле сүз, вокаль-инструменталь ансамбль, “Күңел күзе” дигән башкорт халык театры, музыка студиясе, балалар хоры эшли. Элек биредә начар күрүчеләр генә шөгыльләнсә, хәзер һәр-төрле инвалид балалар һәм өлкәннәр, коляскада гына хәрәкәт итүчеләр дә килә.
Җитәкче сөйләвенә караганда, Инвалидлар мәдәният йортында кызыклы шәхесләр белән очрашулар, спорт бәй-рәмнәре, республика фести-вальләре үткәрелә. Биредә елына 40тан артык чара уздырыла. Без, мәсәлән, Балалар фонды белән берлектә оештырылган һәм 300 бала катнашкан бәйрәм тантанасында булдык.
Былтыр бу мәдәният йорты 40 еллыгын билгеләгән. Быел начар күрүче инвалидлар арасында беренче тапкыр “Халык күңеле - 2014” Бөтенрусия фестивале узган. Анда Русиянең 17 төбәгеннән 150 кеше катнашкан. Уфалыларга да үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге туган.
Бүген талантлы инвалидларны гадәти концерт-бәйге-ләрдә катнаштыру да көн үзәгендә тора. Инвалидлар мә-дәният йорты шушы изге эшкә 50 ел гомерен багышлаган Рал Вәлиев, биредә 40 ел хезмәт куючы Светлана Вәлиева, 30 ел эшләгән Гүзәл Вәлиуллина, күп еллар халык театры режиссеры булып эшләүче Винир Ахунов кебек фидакарьләре белән чиксез горур.
— Мөмкинлекләре чикле кеше-ләр — үзе бер гаҗәеп дөнья, — ди Гөлчәчәк Зарипова. — Алар — язмыш сынауларына баш бирмәүче, күңел байлыкларын башкаларга да өләшергә әзер торучы, бәхетне үзләре тудыручылар. Аларны аңларга, юл ачарга, ярдәм итәргә генә кирәк.
Дөньяның ачысын-төчесен татыган, зур хезмәт тәҗрибә-сен туплаган, эшлекле, бер үк вакытта шигъри җанлы Гөл-чәчәк Габделхак кызы кебек җитәкчене язмыш табигать тарафыннан кыерсытылган инвалидлар белән очраштырган икән, димәк, монда тирән хик-мәт ята. Ходай үксезләрне, яр-дәмгә мохтаҗларны һәрвакыт фәкать аның кебек киң күңелле, җылы куллы кешеләргә генә тапшырсын иде. Изге эшләре-гез саваплы булсын, Гөлчәчәк ханым!