+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 декабрь 2014, 22:11

Күп балалы гаиләләргә — Президент күчтәнәчләре

Илеш районында күп балалы 24 гаиләдә тәрбияләнүче 134 балага республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Яңа ел күчтәнәчләре таратылды. Бүләкләнүчеләр арасында 9ар бала тәрбияләүче Рсай авылыннан — Ахуновлар, Теләкәйдән — Ямаловлар, Югары Яркәйдән Нургалиевлар гаиләләре бар иде.

— Районыбыз күпбалалы гаиләләре белән элек-электән дан тота. Бүген районда күпбалалы 550 гаилә исәпләнә. Соңгы елларда шулар арасыннан 9 бала тәрбияләүче дүрт гаиләгә — “ГАЗель” автомобиле, 3 гаиләгә торак сертификаты тапшырылды. Моннан тыш, һәр Яңа ел бәйрәме алдыннан районның күпбалалы иң үрнәкле гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга Президент күчтәнәчләре тарату да күркәм традиция санала, — диде, тантаналы чарада чыгыш ясап, Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча халыкны социаль яклау үзәгенең Илеш районы бүлеге начальнигы Татьяна Васильева.
Тантаналы чарага район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Рамил Нуретдинов та чакырылган иде. Ул чарага җые­лучыларны районның социаль-икътисади хәле белән та­ныштырып үтте, уңышлары турында сөйләде, район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның бәйрәм кот­лавын җиткерде.
Балалар бу вакытта укуда һәм балалар бакчасында булу сәбәпле, Президентның Яңа ел күчтәнәчләрен алырга аларның әти-әниләре килгән иде. Рамил Нуретдинов һәр гаиләнең тормыш-көнкүреш хәлләре турында сорашты, шатлыкларын уртаклашты.
Соңгы вакытта респуб­ликада күпбалалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә мөгезле эре терлек сатып алуга адреслы ярдәм күрсәтелә башлады. Шуның нигезендә, агымдагы елда районда күпбалалы 28 гаилә белән шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән контрактлар төзелде. Бүләкләнүчеләр арасында әлеге программада катнашучылар да бар иде.
— Агымдагы елда социаль контракт нигезендә дәүләттән кире кайтарылмый торган 32 мең сумлык субсидия алдык. Аны терлек сатып алуга тотындык. Бүген ихатабызда ике савым сыеры бар. Аларның сөте үзебезгә дә, дәүләткә тапшырырга да җитә, — диде Иске Кыргыз авылыннан 5 бала тәрбияләүче Руслана Мө­хәммәдрина.
Теләкәй авылыннан Ямаловлар өчен агымдагы ел аеруча истәлекле булган — аларга “ГАЗель” автомобиле тапшырылган. Рсай авылыннан Ахуновлар исә мондый машинага былтыр ук ия булган.
— “ГАЗель” алгач, тормышыбыз тагын да ямьләнеп, җиңеләебрәк киткәндәй булды. Хәзер 9 балабызны берьюлы утыртып, кунакка да бара, табигать кочагына да чыга алабыз. Безнең кебек күпбалалы гаиләләрне даими хәстәрләп, эзлекле социаль ярдәм күрсәтеп торганнары өчен ил, республика, район җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, — диде күпбалалы әниләрнең берсе Светлана Ахунова.
Киләчәктә дә дәүләт мондый гаиләләрне игъти­барыннан читтә калдырмасын, аларның тормыш-көнкүреш шартларын җиңеләйтүгә юнәлтелгән яңа программалар кабул итсен дигән теләктә калыйк. Ә иң мөһиме — сабыйлар тулы һәм имин гаиләләрдә генә тәрбияләнсен иде!
Читайте нас: