Республикада туучылар саны үлүчеләрдән 13,3 процентка күбрәк. 2013 елның гыйнвар-ноябрендә бу сан 10,9 процент булган. Гомумрусия күрсәткече — 2,1 процент.
Русиянең 44 субъектында, шул исәптән Идел буе федераль округының 7 субъектында халыкның табигый артуы күзәтелгән. Округта Татарстан (8860 кеше), Башкортстан (6461) һәм Удмурт Республикасы (2394) лидерлар исәбендә.