Былтыр апрельдә “Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору” дәүләт программасы расланды, ул Наркотик кулланучыларны комплекслы тернәкләндерү һәм тормышка кайтару дәүләт системасының төбәк сегментын булдыруны да күздә тота. Әлеге төбәк сегментын булдыру, наркотик кулланучыларны ачыклау һәм аларны тернәкләндерү программаларында катнашуга җәлеп итү максатында наркоманнарны социаль реабилитацияләүче оешмалар сайлап алынган. Республикада бу эш белән республика наркотикларга каршы комиссия аппараты, Сәламәтлек саклау министрлыгы, наркоконтроль, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе вәкилләре, психологлар, галимнәрдән төзелгән эшче төркем шөгыльләнә.
Башкортстанда бүген җиде тернәкләндерү үзәге сайлау үтеп, төбәк сегментында катнашучыга әйләнгән. Алар арасында “Перспектива”, “Вершина-Уфа”, “Ковчег”, “Олимп”, “Инҗәр” (аның эшчәнлеге турында өченче биттә укыгыз) үзәкләре бар. Реабилитация системасын булдыру буенча республика башкарма властеның вәкаләтле органы итеп Сәламәтлек саклау министрлыгы сайланган. Наркотик кулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка кайтару мәсьәләләре буенча координацион советны республика наркология диспансеры бүлек мөдире Азат Сәгыйдуллин җитәкли.
Күптән түгел шушы үзәкләр җитәкчеләре һәм дәүләт органнары вәкилләре катнашлыгында “түгәрәк өстәл” үтте.
— Бүген республикада наркотикка бәйле ун мең кеше яши. Белгечләр чын күрсәткечне белер өчен бу санны дүрткә тапкырларга куша. Бер наркоман фаҗигасе, ким дигәндә, дүрт кешелек гаиләне утка сала, димәк, 120 мең кеше зыян күрә дигән сүз. Дәвалауның нәтиҗәсе булсын өчен без бергәләп әлеге төбәк сегментының нинди булуын билгеләргә тиешбез. Былтыргы саннар сагаерга мәҗбүр итә. Республикада наркотиклар кулланучылар саны 20 процентка арткан. Шуңа ярашлы, наркоҗинаятьләр 7,4 процентка күбәйгән. Наркоманиягә каршы көрәш, шушы агуга бәйлеләр өчен тернәкләндерү үзәкләре төзү — гомум эшебез. Социаль проектлар кризиста да өстенлекле бурычыбыз булып кала,— диде республика Җәмәгатьчелек иминлеге Советының наркотикларга каршы эшчәнлеген көйләү бүлеге мөдире Фәрит Гомәров.